Көз якты һәм матур төсләргә, бизәкләргә бай чор. Бу вакыт аралыгы балалар иҗаты өчен илһам чишмәсе дә, табигый материаллар чыганагы да. Шуңа да күп кенә мәктәп һәм балалар бакчаларында укытучылар, тәрбиячеләр Көз бәйрәме үткәрәләр, кулдан эшләнмәләр әзерләп килергә кушалар.
Бала белән бергәләп эшләнмәләр ясау бик күңелле шөгыль. Без дә сезгә берничә идея тәкъдим итәбез. Эшләнмәләрнең төп элементы – көзге яфраклар булачак! Яфраклар бик нәзберек булсалар да, сак кына эшләгәндә әллә нинди матур эшләнмәләр майтарып була. Алар сезнең бүлмә интерьерыгызны бизәргә дә ярдәм итәр.