«Сабантуй» журналының октябрь ае, 19-нчы санында:
1. 1нче биттә яшь җырчы, хыялый Азалия белән танышыгыз;
2. Укучыларыбыз редакциягә юллаган хатларны 4-5нче битләрдә укыгыз;
3. Роберт Миңнуллинның оныгы, Айдар Галимов, Эльмира Сөләйманованың кызларының яңалыкларын белештек, шуңа күз салыгыз;
4. Уңган әниләрне ташкабаклы жюльен пешерергә өйрәттек, сынап карагыз;
5. Нәни хуҗабикәләргә чисталык кагыйдәләрен аңлатык, исеңдә калдырырга тырыш;
6. «СТС» каналында барган «Закрытая школа» фильмы героинясы Луиза-Габриэла Бровина белән әңгәмәне укы;
7. Ахыргы битләрдә, гадәттәгечә, әкият һәм сканворд! Буш вакытыңны аларга багышла.
#СабантуйЖурналы битләрендә күрешкәнгә кадәр!