ТУГАН КӨНЕГЕЗ БЕЛӘН, РОБЕРТ АБЫЙ!

 

Бүген яраткан шагыйребез Роберт абый Миңнуллинның туган көне. Ә балачакны аның шигырьләреннән башка күз алдына да китереп булмый!

Дөрес, ул өлкәннәр өчен дә шигырьләр яза. Аның сүзләренә язылган җырлар да бик күп. Әмма ни дисәң дә, Роберт абый балачак иленнән! Сабыйлар күңелен аңлап, аңа үтеп керердәй юллар табып, тәмле итеп яза Роберт Миңнуллин. “Шигырь яраткан балалар Булалмый начар”, — ди ул. Роберт абый шигырьләрен укып, яттан сөйләп, шигърияткә гашыйк булып, ничә буын тәрбияләнде икән?! Бүгенге көндә дә яраткан шагыйребез дәртләнеп иҗат итә, безне сөендерә. Роберт Миңнуллин озак еллар “Сабантуй”да хезмәт куйган шәхес тә әле ул. Бүгенге көндә ул башкарган эшләрне дәвам итә алуыбыз белән без бик горурланабыз.

Хөрмәтле Роберт абый! Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Сәламәтлек, гаилә иминлеге, иҗат дәрте телибез.

Роберт абыйның шигырьләре:

Балалар өчен шигырьләр

Уймак шигырьләр

 

ӘТИЕҢ НИГӘ ЯШЕЛ?

Кечкенә бала ясаган рәсемнәргә карап, күп әти-әниләр пошаманга кала. Йә күк йөзе гел караңгы төстә, йә гаилә әгъзаларының барысы да рәсемгә төшмәгән…

Борчылу өчен сәбәпләр булмаска да мөмкин, әмма берничә кагыйдәне белү кирәк:

Әгәр балагыз күк йөзен кызылга буяган икән, хафаланырга ашыкмагыз. Бәлки аның зәңгәр буяулары беткәндер. Шуңа күрә буяу карандашларын һәрчак карап, тикшереп торыгыз. Югалса яки бетсә, җитмәгән төсне тиз арада булдыру ягын карарга кирәк.

– Шулай ук, баланың 3 яшьләргә инде яраткан төсе дә билегеләнә, бу хакта да онытмаска кирәк.

– Рәсем ясалып беткәч тә, андагы һәр төснең ни аңлатканын белергә тырышып утырмагыз. Иң күбе нинди төс кулланылган – шуңа игътибар итү мөһим. Бары бер рәсемне карап кына нәтиҗә ясап куярга да ярамый, ә атна буе “иҗат ителгән шедеврлар”га күзәтү ясау мөһим.

– Бала гаиләсен ясарга ярата икән, бик яхшы. Ә менә кара төстәге әтине, кызыл бабайны күреп, баланы орышырга ярамый. Бу аның фантазиясенә бәйле булырга мөмкин. Баладан ипләп кенә ни өчен шундый төсләргә буяганын сорап карарга кирәк.

– Бала үзен нинди төскә буяган – шуңа игътибар итегез. Ул үзен ничек хис итүенә карап, бу төсләр төрле булырга мөмкин.

– Бала рәсем ясаганда ничә төс куллануына карап, аның эмоциональ халәтен ачыклап була. 4-7 яшьлек балалар гадәттә 5-6 һәм аннан да күбрәк төс куллана башлый. Әгәр бала 1-2 генә төс белән ясарга ярата икән, бу аның тискәре эмоциональ халәттә булу турында сөйли.

– Бала бары тик гади карандаш белән генә ясый, төсле буяулар кулланмый икән, монда борчылу өчен сәбәпләр булырга мөмкин. Баланың тормышына күңелле вакыйгалар, матур хис-кичерешләр җитмәү дә моңа йогынты ясый ала.

Хөрмәтле әти-әниләр, ә сезнең балагыз нинди буяулар куллана?

Илүсә ЗӘЙНЕТДИНОВА

Туган көн килә елга бер тапкыр…

Балачакта туган көнне аеруча нык көтеп аласың. Котларга килгән туганнар, дуслар, кызыклы бүләкләр, шатлыктан балкыган йөзләр,  тәмле торт – балачак турындагы иң матур хатирәләр дә туган көнгә бәйле. Балаларның туган көнен, һичшиксез, күңелле итеп үткәрергә кирәк.

Йортта бала бар икән, аның туган көнен үткәрү-үткәрмәү турындагы сорау хәтта башка да килми. Әлбәттә, үткәрәсең! Баланы ел буе көтеп алган бәйрәменнән ничек мәхрүм итәсең инде? Ә аны ничек итеп үткәрү хакында инде уртага салып сөйләшү дөрес булыр.

Балага ничә яшь булуга карамастан, туган көн аның өчен аеруча мөһим бәйрәм. Өстәвенә әлеге бәйрәмнең берникадәр психологик һәм педагогик ягы да бар. Беренчедән, баланың дөньяга карашы киңәя. Шулай ук туганлык җепләрен ныгыту өчен дә бер сәбәп бит ул туган көннәр. Ә бу көндә кичергән матур эмоцияләр ел буена җитәрлек булачак.

1-5 яшь аралыгы

Бу вакытта бала өчен иң кадерлесе – өйдә үткән бәйрәм. Әти-әнинең янда булуы, якын туганнарның килүе баланың кәефен күтәрәчәк. Бу көнгә ямь өстәү өчен өйне шарлар белән бизәргә, төрле матур плакатлар элергә мөмкин. Йортның һәр почмагында бәйрәм рухы сизелеп торсын! Бала әти-әнисенең аның өчен тырышуын күреп үсәргә тиеш.

5-10 яшь аралыгы

Әлеге чорда баланың аралашу даирәсе киңәя төшә. Аңа инде туган көн мәҗлесенә дусларын чакырырга да рөхсәт итү кирәк. Алар бергәләп ял итә, төрле уеннар уйнап ярыша ала. Мөмкинлектән чыгып, туган көнне инде өйдә түгел, күңел ачу үзәкләрендә, кафеларда үткәрергә була. Хәзер моның белән шөгыльләнүче махсус оешмалар да күп. Әгәр инде төрле сәбәпләр аркасында бәйрәм өйдә уза икән, әти-әниләр балалары өчен үзләре дә менә дигән бәйрәм оештыра ала. Теләк кенә кирәк!

10-17 яшь аралыгы

Бала үскән саен, аның дуслары да арта. Туган көннәрне дә алар белән бергә үткәрәсе килү теләге барлыкка килү табигый хәл. Әгәр инде бу көнне бары тик гаиләдә үткәрү традициясе барлыкка килгән икән, моны көннең беренче яртысында башкарып, дусларны һәм сыйныфташларны кич белән кунакка дәшеп була. Иң мөһиме – баланың бу теләгенә каршы килмәгез. Аның өйгә дусларын дәшергә тулы хокукы бар. Бәйрәмнең ничек үтүе, әлбәттә, әти-әни карамагында. Килгән кунакларга һәм туган көн иясенең үзенә күңелсез булмаслык бәйрәм ясау беренчел бурыч.

 

Бу елгы тортның өстендә ничә шәм булуына карамастан, күңел түрендә балачакта үткәрелгән туган көн бәйрәмнәренең матур хатирәсе яшәсен иде. Ә без, әти-әниләр, балаларның көтеп алган бәйрәм көнен матур истәлекләргә баетыйк!

 

Илүсә Зәйнетдинова

Татарстан бакчаларында кабат ясле төркемнәре эшли башлый

Фото: Ринат Нәҗметдинов

Билгеле булганча, Татарстанда 3 яшькәчә сабыйлар өчен балалар бакчалары юк диярлек. Тик быел исә барысы да тамырдан үзгәрәчәк. Республикада хатын-кызлар соравы буенча, 3 яшькәчә балаларны бакча белән тәэмин итү буенча махсус программа тормышка ашырыла башлаган.

Бу турыда Татарстан Дәүләт Советында узган җәмәгать тыңлаулары вакытында Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Шәрәпов сөйләде.

— Быел өч яшькә кадәрге балалар өчен садикларда 2 меңнән артык урын булдырылачак, — дип ассызыклады ул.

Бу максатка барлыгы 5 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. 2019 елның башында милли программа кысаларында төзелгән 2 бакча үз эшен башлап җибәргән инде.  Алдагы ярты елда Казанда – 10, Чаллыда – 6, Әлмәт һәм Түбән Камада – 2 шәр, Алабуга, Азнакай, Минзәләдә, Лаеш, Кайбыч, Нурлат һәм Питрәч районнарында — 1шәр бакча ачылачак.

2021 елга исә балалар бакчаларында урыннар белән 1,5-6 яшьлек 15 мең (!) бала тәэмин ителергә тиеш.

Почтальоннарга – акчалата бүләк!

Мәгълүм булганча, 1нче апрельдә 2019 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе башланып китте. Ә бүген исә узган яртыеелык нәтиҗәләре буенча «Хат ташучылар һәм почта элемтәсе бүлекчәләре бәйгесе»нең җиңүчеләрен котладылар. Бүләкләү тантанасы «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте матбугат залында узды. Бәйгедә җиңүчеләр «Татмедиа» ширкәте генераль директоры Андрей Кузьмин кулыннан акчалата призлар белән бүләкләнде.

«Тараткан контентыгыз өчен сезгә оят булмаска тиеш. Чөнки аны районнарыбыз өчен җаны-тәне белән көеп яшәгән журналистларыбыз яза — фактларны бозмыйча, матур һәм дөрес телдә язучы коллегаларыбыз», – диде Андрей Кузьмин.

«Безгә ничә тапкыр интернет басмалары «Сез үлдегез, сезне укымаячаклар!» дип әйтсәләр дә, безнең эшебез барыбер дәвам итә, чөнки сез тараткан контент — ул гадел профессиональ һәм төгәл итеп языла», – диде ул.

Республикакүләм бәйге дүрт номинациядә узды. «Иң яхшы авыл почтальоны» номинациясендә Актаныш районыннан Нурия Басыйрова, Балтачтан Екатерина Зәйнуллина һәм Чирмешәннән Нурсинә Җиһаншина җиңде. Кече шәһәрнең иң яхшы хат ташучысы итеп Мамадыштан Нурия Шәкүрова һәм Чистайдан Надежда Кольцова билгеләнде. Аларның һәрберсе 15 мең сум күләмендәге акчалата приз белән бүләкләнде.

Иң яхшы почта элемтәсе бүлекчәләре итеп Югары Ослан районының – Октябрьскский (422580), Актаныштагы  – Яңа Әлем (423762), Мамадышның (422192), Балтач районындагы – Урта Көшкәт (422241) һәм Чирмешәндәге – Яңа Элмәле бүлекчәләре (423118) игълан ителде. Аларның һәрберсенә 30 мең сум акча тапшырылды.

 

tatar-inform.tatar