Уен мәйданы
«Сабантуй»ның уен почмагы: «Башмаклар» һәм «Сикергеч» уеннары
Айгизә Галимова: “Әти җырлавыма каршы”
Айдар Галимовның кечкенә кызы Айгизәнең әтисе кебек үк сәхнә тормышында кайнавын күпләр белә. Җырчы кызы әтисенең концертларында да чыгыш ясады. Ә Айдар әфәнде кызының үзе юлыннан китүен теләдеме икән?
– Әти минем җырлавыма, тормышымны сәхнә белән бәяләвемә һәрвакыт каршы булды, – ди Айгизә. – “Бу хатын-кыз эше түгел, авыр хезмәт”, – дия иде. Һәм ул хаклы. Мин көн саен аның ничек итеп эшенә җаны-тәне белән бирелгәнен күреп торам. Нинди генә уңышлар казанса да, ничә еллар сәхнә дә булса да, һәр чыгышы алдыннан ничек дулкынланганын беләм. Аның мине сәхнә юлыннан китмәскә өндәүләренә дә өч ел вакыт узды. Хәзер барысы да башкача. Бервакыт ул минем бер чарада җырлавымны күрде һәм: “Миңа караганда да зуррак уңышларга ирешергә тырыш”, – диде. Хәзер безне төрле бәйрәмнәргә чыгыш ясарга чакыралар.
Айдар әфәнде үзе дә бервакыт бу турыда фикерен белдергән иде:
– Айгизәнең сәнгать өлкәсен сайлавына иң каршы булган кеше мин идем. Гомумән, кыз баланың бу юлдан китүен теләмәс идем. Бу турыда ачыктан-ачык үзенә дә әйтәм. Айгизәнең икенче бер җитди һөнәр сайлау мөмкинлеге дә бар бит. Бик матур итеп рәсемнәр төшерә ул. Илһам килсә, төннәрен дә торып, әлеге эш белән шөгыльләнергә мөмкин. Шул юл белән китмәс микән дип уйлаган идем. Ә шулай да җыр күбрәк җәлеп итә. Минем белән клип төшереп, сәхнәгә чыга башлагач, бөтенләй шул дөньяга кереп чумды. Әти һәм әни буларак без бу гамәлен бөтенләй хуплап бетерә алмыйбыз әлегә. Шулай да баланың омтылышына, Ходайдан биргән сәләтенә каршы бару да дөрес булмас. Үз иркенә куйдык, дип тә әйтеп бетермим. Каршы килеп күңелен дә кайтарасы килми. “Очам” дип торганда, канатларын каеру гадел булмас. Бәлки минем белән сәхнә тормышында кайнап, кирәкме бу аңа, юкмы икәнен аңлар. Һәркемнең үз язмышы, юлы. Һәркем үз ишеген ачып керергә тиеш. Ул ишекне ябып, бикләп куярга ярамый. Вакыт күрсәтер.
Әдәби-музыкаль кичә: «Балачак — бәхет иле!» /сценарий/
Әлмәт шәһәрендә урнашкан «Диңгезкәй» балалар бакчасы “Балачак — бәхет иле” исемле әдәби-музыкаль кичә уздырган. Бу бәйрәм шагыйрә Сәрия Бикмөхәммәтова иҗатына багышланган. Кичәне әзерләүче һәм алып баручы — әлеге балалар бакчасы тәрбиячесе Вәлиева Гөлназ Дамир кызы. Ул үзенең сценарие белән «Сабантуй» журналын укучы башка коллегаларын таныштырып үтә.
Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Әлмәт шәһәре 29нчы «Диңгезкәй» гомумүстерешле балалар бакчасы
“Балачак — бәхет иле”
Шагыйрә Сәрия Бикмөхәммәтова иҗатына
багышланган әдәби-музыкаль кичә.
(зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары белән)
Әзерләделәр һәм алып бардылар:
Әлмәт шәһәренең “ Диңгезкәй” 29нчы балалар бакчасы тәрбиячесе
Вәлиева Гөлназ Дамир кызы,
музыка җитәкчесе — Артемьева Ольга Геннадий кызы
Әлмәт, 2017 ел.
Максат:
1. Балаларны Сәрия Бикмөххәмәтова иҗаты белән таныштыру.
2. Әлмәт шәһәрендә яшәүче якташ мөгаллимә—шагыйрә иҗатынакызыксынучанлык тәрбияләү.
3. Иҗади сәләтне үстерү өчен мәйдан ачу, этәргеч бирү.
Җиһазлау:
Сәрия Бикмөххәмәтова китапларыннан күргәзмә, шигырьләре буенча салган рәсемнәр, презентация.
Кичә барышы:
Лирик көйгә тәрбияче һәм балалар залга керәләр, шагыйрә Сәрия Бикмөхәммәтованың “Тирбәлә бишек,тирбәлә” шигырь юлларына бию.
Музыка җитәкчесе:
Тирбәлә бишек, тирбәлә
Татлы йокыда бала.
Бала йоклагач мизгелне
Әнисе көйгә сала.
Тирбәлгән бишек шыгырдый
Төрә сагышы белән.
Тыныч кына йоклый бала
Бишек тавышы белән.
Тигез сулап бала йоклый,
Тирбәтеп куя бишек.
Фәрештәләр тыныч кына
Тирбәтеп куя ничек.
“Бишек “биюе.
Исәнмесез, диеп башлыйк әле,
Очрашулар шулай башлана.
Сезнең белән бүген очрашуга
Күңелебез шундый шатлана.
Алып баручы:
Исәнмесез, хәерле көн кунаклар! Бүген бездә зур бәйрәм, шигърият бәйрәме. Ә шигърият шәхестән башлана. Ул шәхеснең иҗат җимеше. Иҗат – хыял, үз хыялыңны үзең куып җитәргә омтылу.
Ә шагыйрәләр күңеле бигрәк тә хыялга, хискә бай була. Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә Сәрия Галиәхмәт кызы Бикмөхәммәтова иҗатына багышланган “Балачак — бәхет иле” дигән кичәгә җыелдык.
Шагыйрәләр, дисез, нинди була?
Алар эч серләрен җырга салалар,
Эчкерсез саф булып калалар.
Йолдызларга җырлар өләшәләр,
Җилләр белән калып серләшәләр,
Уйланып шигырь язалар.
Хөрмәтле Сәрия ханым! Һәм дә кунаклар! Ә хәзер сезнең алкышлар белән безнең өчен иң кадерле, иң газиз балаларыбызны сәхнә түренә чакырабыз.
(Күңелле музыка уйный балалар залга керәләр, кунаклар белән исәнләшәләр)
Алып баручы:
Исәнмесез балалар, хәлләрегез ничек? (балаларның җавабы)
Балалар бүген бездә зур бәйрәм! Нинди бәйрәм дисезме? Бүген шигырь бәйрәме,җыр бәйрәме, уен-көлке бәйрәме, балачак бәйрәме. Балалар әйдәгез кунакларыбызны бәйрәм бн котлап, матур теләкләребезне теләп “хәерле көн” җырын бүләк итәбез!
(җыр: “Хәерле көн”)
Алып баручы:
Балалар зинһар өчен әйтегез әле “Балачак” дигән сүзне сез ничек дип аңлыйсыз?
1 бала. “Балачак” дигәч минем йөргән балалар бакчасы, безгә күп белем биргән апаларым искә төшә.
2 бала. “Балачак” дигәч минем дусларым искә төшә.
3 бала. “Балачак” дигән сүз бн, минем күз алдыма туган як һәм аның матурлыгы килеп баса.
Алып баручы:
Балачак бит ул гаҗәеп киң төшенчә, ә балалар әдәбияты – балачакның көзгесе. Ул көзгегә карасаң, анда балалар дөньясы, малайларыбызның, кызларыбызның, ихлас тормышы, балачакның якты да, татлы да, шул ук вакытта тылсымлы да сәхифәләре ап-ачык булып күренеп тора. Балачак ул- чыннан да, үзе бер кабатланмас олы дөнья.
Балалар Сәрия апа бик тә талантлы шагыйрь. Ул Минзәлә районында туа. Ә балачагы Мөслим районының Түреш авылында уза. Балачагы бик авыр елларга туры килгән. Ул авырлыкларга бер дә бирешмәгән, һәрвакыт уңган тырыш булган. шигырьләр дә язган. Менә нинди оста апа икән!
Шигырләре балаларны шатландыра, җырлата, биетә ала.
(Слайд Сәрия апаның иҗаты буенча)
Татар халык биюе.
Алып баручы:
Балалар әйдәгез әле Сәрия апабызның матур кызыклы шигырләрен сөйләп китик.
1 бала.
2 бала. “Өч дус”
3 бала.
4 бала. “Ринальгә 1 яшь”
Балалар әйдәгез ял итеп музыка коралларында уйнап алабыз.
(Слайд “Әпипә” + оркестр)
Балалар шагыйрәнең шигырләрен бик яратып өйрәнделәр әйдәгез, тыңлап үтик.
1 бала. “Денис эшкә өйрәнә”
2 бала.
3 бала. “Фоторәсем”
4 бала.
(Уен “Куш кулым”)
Музыка җитәкчесе:
Хөрмәтле Сәрия апа һәм кунаклар! Сезгә безнең бакчада эшләүче тәрбиячеләр тарафыннан “Шаян бию” бүләк итәбез. Бу бию аша үзегезнең яшьлегезне искә төшерергә ярдәм итәр дип, өметләнеп калабыз.
(Бию + Слайд + тәрбиячеләр)
Алып баручы:
Сәрия ханым иҗатында табигатьне саклау зур урын алып тора. Ул хайваннар дөньясын, балаларны да җаны—тәне белән ярата.
1 бала. “Уенчык”
2 бала. “Рәхәт тамаша”
3 бала.
4 бала. “Алсу үскән кыз”
Алып баручы:
Сәрия ханымның күңел серләре сыйган шигырьләрен безнең тәрбиячеләр дә үз иттеләр.
(Азнакай шәһәре балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе Хазиева Гөлнара Зөфәр кызының чыгышы)
Алып баручы:
Кадерле балалар һәм хөрмәтле кунаклар!
Балачак бит ул гаҗәеп киң төшенчә, ә балалар әдәбияты – балачакның көзгесе. Ул көзгегә карасаң, анда балалар дөньясы, малайларыбызның, кызларыбызның, ихлас тормышы, балачакның якты да, татлы да, шул ук вакытта тылсымлы да сәхифәләре ап-ачык булып күренеп тора. Балачак ул- чыннан да, үзе бер кабатланмас олы дөнья булып калачак! Һәрвакыт күңелегез бала йөрәге кебек саф, матур була язсын!
Сезгә бездән “Балачак биюен” бүләк итеп кабул итеп алыгыз.
Бию ”Балачак биюе”.
Балалар сезгә бүгенге очрашу ошадымы? Сезнең өчен матур шигырләрен язучы кунагыбыз Сәрия ханым язган. Менә безнең залыбызда нинди матур апалар килгәннәр, шулар арасыннан кайсысы Сәрия апа икән? (балалар күрсәтәләр)
Ягез әле үзен түргә чакырыйк.
Сәрия ханымга сүз бирелә.
Балалар сораулар бирәләр:
1 бала. Сәрия апа сез ничә яшьтә яза башладыгыз?
2 бала. Сез мәктәптә ничәлегә генә укыдыгыз?
3 бала. Кайсы шигырегезне яратасыз?
4 бала. Ә сез безнең бакчага тагын киләсезме? (җаваплар)
Алып баручы:
Балалар, Сәрия апа безгә вакыт табып килгән, әйдәгез аңарга чын күңелдән рәхмәт әйтик. Рәхмәт. Хөрмәтле кунаклар бүгенге очрашуыбыз ахырына да якынлашты, сезгә барыгызга да зур рәхмәт!
Сәрия апа сезнең иҗат чишмәгез бер дә саекмасын, каләмегез кулыгыздан төшмәсен! Сезгә исәнлек, иминлек, иҗади уңышлартелибез. Киләчәктә дә безне яңа китапларыгыз белән сөендерегез.
Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. Киләсе очрашуларга кадәр, сау булыгыз!
(тәмам)
Туган көн елга бер килә: шигъри котлаулар һәм теләкләр
Туган көнең белән котлап
Телим изге теләкләр
Мәңге Раббым рәхмәтләре
Булсын сиңа бүләкләр.
Раббым биргән гомереңне
Яшәргә насыйп итсен
Авырулар начар кәеф
Килмичә кире китсен.
Йоклаганда ике якта
Фәрештәләр утырсын
Һәркөн иртән күзең ачкач
Бәхетең көтеп торсын
Хәвеф-хәтәр начарлыклар
Сине әйләнеп узсын
Ялгыш абынып егылсаң
Дусларың кулын сузсын.
Озын булсын гомерең,
Тыныч булсын hәрчак күңелең.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
Кояш кебек тормышыңа
Ак бәхетләр килсен күренеп,
Куанычлар гына юлдаш булсын,
Яшә шатлыкларга төренеп.
Чәчәк бәйләмнәре бүләк итсәк,
Чәчәк бәйләмнәре корыр ул.
Йөрәк җылыбызны бүләк итсәк,
Мәңге сүнмәс, җылы торыр ул.
Бик гадисең, бик гүзәлсең,
Бар кешегә карата.
Шуңа күрә яше-карты
Сине бердәй ярата.
Сине котлап җыелганнар
Иң якын туганнарың.
Дусларның да чакыргансың
Үзең күк булганнарын.
Бүген сиңа кайгыларсыз
Озын гомер телибез.
Шул гомерне бергә-бергә
Яшәрбез дип уйлыйбыз.
***
Туган көнең, туган көнең
Күңелгә нур өстәсен.
Синең һәрбер туар көнең
Сипсен бәхет көлтәсен.
Җәен җиләк чәчкәсе бул,
Кышын кышлау гөле бул.
Яшәр гомерең озын булсын,
Безнең белән бергә бул!
Тагын бер ел өстәлсә дә сиңа,
Ул ел сине тагы да яшәртсен.
Нурын сибеп көләч йөзләреңә
Гел шат итеп кенә яшәтсен.
Ташламасын сине беркайчан да
Бәхет белән тулы елмаю.
Урап үтсен сине кайгы-хәсрәт,
Ә йөзеңдә булсын куану!
***
(…исем) Тормыш юлың бүген
(..сан)нче кат җирдә әйләнә.
Бәхетле бул көлеп кенә яшә,
Теләгеңә иреш дөньяда.
Син бит безнең өчен кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә мәңге картайма,
Иң кадерле якын кешебез.
Озын булсын синең гомерең,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
Котлап сине туган көнең белән,
Юлларыңа үссен ак чәчәк.
Алып килсен сиңа бүгенгесе
Бәхетле һәм матур киләчәк.
***
Бәхет нурында коенып,
Назга күмелеп яшә.
Тиңең белән тигез булып
Гел булыгыз янәшә
Синең өчен гөлләр чәчәк атсын,
Тыныч булсын кичең, төннәрең.
Сайрар кошлар синең өчен генә
Багышласын иде көйләрен.
Күңелеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бәхет, шатлыклар.
*** Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Бөтен гомереңне, көчеңне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа!
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан,
Өлеш чыксын сиңа мул гына.
Без телибез сиңа, ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Бәйрәмеңнең матур хатирәсе,
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине, чын күңелдән,
Барыбыз да бергә җыелып…
Озын булсын гомерең,
Тыныч булсын hәрчак күңелең.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
Кояш кебек тормышыңа
Ак бәхетләр килсен күренеп,
Куанычлар гына юлдаш булсын,
Яшә шатлыкларга төренеп.
Чәчәк бәйләмнәре бүләк итсәк,
Чәчәк бәйләмнәре корыр ул.
Йөрәк җылыбызны бүләк итсәк,
Мәңге сүнмәс, җылы торыр ул.
Бу көн шулай куңелледер — Син туганга,
Бу дөнья шулай яктыдыр — Син булганга.
Бөтен жиһан шатлангандыр — Син туганда.
Тирә-якта һәрчак бәйрәм — Син булганда.
Котлыйбыз сине туган көнең белән,
Шау чәчәкле айда тугансың.
Шуңа күрәдерме ягымлы да,
Син, сабыр һәм тыныч булгансың.
Бездән сиңа шушы изге теләк –
Борчу күрми, яшә гомергә.
Кайгы-хәсрәт күрми, тыныч кына
Яшик әле алда гел бергә…
//ihlastan.ru//
Төкле аягың белән, Белем көне! /фото/
1 сентябрьне кемнәр түземсезләнеп көтеп ала? Әлбәттә, тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче беренче сыйныф укучылары! Әти-әниләр алдында шигырь сөйләү, чыгарылыш сыйныф укучылары кулларыннан Әлифба алу, чәчәк бәйләмнәрен укытучыга тапшыру… Бу мизгелләр һәркемнең йөрәк түрендә әле күп еллар сакланыр.
Бүген Казан шәһәренең алдынгы уку йортларының берсе, Милли мәгариф үзәге комплексына кергән Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә дә беренче сыйныф укучыларын тәбрикләделәр. 120 сабый балалар бакчасы белән саубуллашып мәктәп ишеген тәүге тапкыр ачып керде. Гимназия директоры Камәрия ханым Хәмидуллина аларны котлап мәктәп тормышына хәер-фатихасын юллады.
Милли орнамент белән бизәлгән мәктәп формасы да, тантананлы линейканың саф татар телендә алып барылуы әлеге мәктәпнең исеме җисеменә туры килүен дәлилли. Татар мохитендә белем алып, тәрбияләнеп үсәчәк балаларны бәйрәмнәре белән котлыйбыз!
Белешмә: республика буенча быел 48 меңгә якын укучы 1нче сыйныфка бара.
Ринат Нәҗметдинов фотолары: