Татарстан бәйрәм итә! Без булдырабыз! /фоторепортаж/

Бүген Татарстанлылар бәйрәм итә! Бу бәйрәм күпмилләтле республикабыз халкының дуслыгын һәм бердәмлеген күрсәтә. Алда илебезне нинди генә сынаулар көтмәсә дә, бер-беребезне аңлап һәм үзара ярдәмләшеп яшик, дуслар!

Татарстанның башкаласы Казан әле бүген шәһәр көнен дә үткәрә. Казанлылар көне буе шәһәрнең төрле почмакларында узган чараларга агылды. Кичен салют көтелә. Безнең корреспондент Горький исемендәге мәдәният һәм ял үзәк паркында уздырылган  спорт чаралары һәм балалар бәйрәмендә булып кайтты. Ә иң моңлы һәм күңеллесе — Иске татар бистәсендә уздырылган “Уйна гармун! (“Играй, гармонь”) фестивале булгандыр.

Фоторепортажны Ренат НӘҖМЕТДИНОВ әзерләде:

 

Балага кечкенәдән үк шигырь укырга кирәк!

Шигърият кешене рухи яктан баета, тәрбиягә тәэсир итә. Балаларга кече яшьтән үк шигырьләр уку бик файдалы икән.

Иң кечкенәләр өчен дигәннәре уен формасында, нәрсәне булса да тасвирлауга корылган булса да, алар ритмга бәйле рәвештә хисне тоярга һәм шуңа карап кәеф булдырырга ярдәм итә.

Психологлар, баланың ритмны тою сәләтен үстерү, аның акыл үсешенә, үзен һәм дөньяны танып-белүенә йогынты ясый дип билгели.

Сабый шигырьнең мәгънәсен аңламаса да, ритм аша аның хисен сизә. Шуңа күрә актив, тиктормас балалар ритмлырак шигырьләргә, ә тынычрак холыклылары моңлырак юлларга өстенлек бирә.

Баланың нинди шигырьләр тыңларга яратуына карап, көйсезләнгән чакларында аны җиңел генә юатырга мөмкин. Кулга китап алып, тыныч кына шигырь укый башларга кирәк.

Шигырьләрнең тәрбияви ягы да бар бит әле. Күп кенә балалар шагыйрьләре иҗатында баланы герой аша шундый булырга яки булмаска өйрәткән әсәрләр бар. Шуңа күрә мондый юлларны укыгыч, бала белән герой дөрес эшләгәнме, юкмы икәнлеге турында сөйләшегез. Ни өчен ул шулай эшләгән? Аның үз-үзен тотышы башкаларга ошыймы? Ничек дөрес эшләргә кирәк? Балалар герой турында сөйләп, үзләрен ничек дөрес тоту кагыйдәләрен истә калдыралар.

Инде бераз үсә төшкәч, олылар балаларга үзләре яраткан шигырьләрне укый ала. Бала андагы сүзләрне, мәгънәне аңлап бетермәсә, сораулар яудыра. Шулай итеп, ул тагын да күбрәк аңлап-белә, тыңлап кына торучыдан актив, белергә омтылучыга әйләнә.

Шигърият аша хисләрне бик төгәл җиткереп була. Шагыйрь үзе кичергәннәрне, иң якты хис-тойгылары белән уртаклаша. Бу кичерешләр укучыга да күчә. Шигырьләр яратырга, тормыш шатлыкларын күрергә, тирә- ягыбыздагы әйберләргә башка күз белән карарга өйрәтә.

Күп кенә шагыйрьләрнең иҗат җимешләре туган ягына, әнисенә, мәхәббәткә багышланган. Алар безгә кешелекле, киң күңелле, ягымлы, шул ук вакытта кыю булырга ярдәм итә.

Үсмер чакта күпләр үзләре дә шигырь язып карый. Бу чорда уй-хисләреңне рифмага салу – шәп чара. Ләкин әти-әниләргә бик игътибарлы булырга кирәк. Улыгыз йә кызыгызның әле бик үк килеп чыкмаган юлларыннан көләргә, яки ничек дөрес язарга кирәклеген, кимчелекләрен күрсәтергә һич ярамый. Шулай ук яшь талантны бөтен кешегә белдерергә теләү дә дөрес эш түгел. Әгәр теләсә, үсмер моны үзе дә эшли ала. Моңа зуррак хисләрне аңларга ярдәм итүче чара буларак карарга кирәк.

Арборда – бәйрәм! Афәрин, Зөлфия ханым! /фоторепортаж/

Сабантуй, төрле фестиваль-җыеннар, истәлекле көннәр – Татарстанда нинди генә бәйрәмнәр уздырылмый! Үзенә күрә уникаль бәйрәмнәр дә бар. Балтач районының Арбор авылындагы Тукай урамы бәйрәме шундыйлардан.

Урам бәйрәмнәре Республикада күпләп уздырыла. Бәйрәмнең оештыручысы, идеясе авторы Зөлфия ханым Хәлиуллина да беренче фестиваль уздыру уе башкаларга карап туганын яшерми. Алай булгач, нәрсәдә соң уникальлеге дисеңме, дустым?

Арбордагы бәйрәмне китап, уку, белем фестивале дип атарга була. Гадәттә бәйрәмдә авыл балалары, килгән кунаклар, укытучылар, китапханәчеләр шигырь укый, китап укырга өнди, мастер-классларда яңа белемнәр эсти.

Менә быелгысында да (ә бәйрәмнең быел үзенә күрә нәни юбилее – 5 ел) арборлыларны шагыйрь, тәрҗемәче Гарифҗан ага Мөхәммәтшин, актриса, шагыйрә Резидә Зәйниева, укытучылар, китапханәчеләр, балалар шигырь укып, танылган рәссам Рөстәм Хуҗин ачык һавада картина иҗат итеп, “Ядкәр” ансамбле җырлап шатландырды. Монда тагын милли болын уеннарын, эбру сәнгате буенча мастер-класс һ.б.ларны да санасаң, Тукай урамы бәйрәмен чыннан да бик уңышлы узды дип әйтергә була. Афәрин, Зөлфия ханым!

Искәндәр Хәбибуллин язмасы һәм фотолары

Татарлык – горурлык! Читтә яшәп, ничек татарлыгыңны югалтмаска?

Милли һәм заманча итеп күңел ачарга мөмкинме? Ашык боерык фигыль булмаган очракта ни ул? Чит илдә, чит төбәктә яшәп, ничек татарлыгыңны югалтмаска? – боларның барысына да җаваплар түбәндә.

Шимбә. Казан кремле. Очраклы гына килеп эләктем мин монда бүген. Гадәттә шактый буш булган тыкрык-борылышларда да – халык диңгезе. “Нәрсә булыр бу?” – дип аптырап торган арада күзем зур рәсемгә төште. Укып карыйк. Әһә, “Түгәрәк уен” фестивале. Менә бит ничек уңышлы һәм вакытлы килдем.

Киттек минем белән мәйданчыклар буйлап!

Милли киемнәр киеп алган апа-абыйлар, малайлар-кызлар биеп тә карый, ичмасам. Аларның җитезлегенә күз күнегеп кенә бетә, инде икенчеләре чыгып такмак әйтә башлый. Башны селки-селки аларга кушылырга да өлгермисең, халык җырларына моңландырган, көлдергән, биеткән егет-кызлар игътибарны яулап ала. Ничек барысын карап өлгерергә соң боларның?

Карап кына түгел, катнашырга да яратучы-теләүчеләр рәхәтләнде фестивальдә. Ышанмыйсыңмы? Сана: шәл ясатырга өйрәттеләр – бер! Чүлмәкләргә бизәк төшерделәр – ике! Борынгы туку станогында келәм ясап күрсәттеләр – өч! Әле тагын күн эшләнмәләр, мозаика ясау, пыялага милли бизәкләр төшерү, чигүнең берничә төрен үзләшетерү – “Түгәрәк уен”дагы остаханәләрнең саны бихисап иде.

О, ә монысы нәрсә соң? Марий Эл кунаклары уйнаган мондый музыка уен коралын минем “Ну, погоди!” мультфильмында гына күргәнем бар. Гөслә дип атала икән ул. Кызык, мавыктыргыч. Төрле-төрле уен коралларының көенә бар халык бии, шатлана; туристлар да фестивальдә катнашучылардан артта калмый, алар белән бергә бию хәрәкәтләре ясарга тырыша.

Инде фестиваль мәйданчыкларында мине гаҗәпләндерерлек әйберләр башка очрамас диеп, ялгышканмын икән. Кол Шәриф мәчете артындагы мәйданчыкка төшүем булды – анда ике төркем балалар нидер уйныйлар. Якынрак килеп карыйм, булмаса. Әһә, егетләр ниндидер зур сөякләр аталар, кызлары келәмгә утырып бәләкәй сөякчекләр белән уйныйлар. Малайларныкы – сака (сага, сока), кызлар уйнаганы – сикертмәч дип атала икән.

Монда да шул ук дуслык, татулык хөкем сөрә. Бу мәйданчыкның тагын бер кызыгы – ашык ату буенча ярыш. Әлеге ярышта Россиянең, Татарстанның төрле якларыннан килгән 16 малай катнашты. Ярышның кагыйдәсе бик гади – һәрбер катнашучы 5 тапкыр ашык ата, максатлары – өстәл уртасында тезелгән 5 ашыкны сызык артына бәреп чыгару. Башланганда шактый сүлпән старт алган ярыш ахырга кызып китте, малайлар бирелеп, бар осталыкларын эшкә җигеп ата башладылар ашыкларны. Кискен көрәш нәтиҗәләре түбәндәгечә:

1 урын – Прокопьев Александр (Тукай районы, “Питрау” коллективы);

2 урын – Мөхәммәтгалиев Азат (Саба районы, “Наза” коллективы);

3 урын – Кузнецов Юрий (Тукай районы, “Питрау” коллективы).

Димәк, Татарстанның һәм Россиянең иң оста, иң булган, иң төз ашык ата торган егетләре Тукай районында яши. Район исеменә егетләрнең җисеме туры килгән инде, димәк! (башка район малайлары миңа үпкәли күрмәсен, яхшылап күнекмәләр ясап, аларның Тукай районы егетләрен җиңәргә мөмкинлекләре киләчәктә әле күп булачак).

Фестиваль программасы бөтен коллективлар, тамашачылар катнашында (барлыгы – 1000 (!) кешегә якын) узган “Түгәрәк уен” белән тәмамланды.

Казан кремлендә төркем-төркем җыелышып йөрүче туристларга инде күнегеп беттек. Ләкин фестиваль хәтта күпне күргән абыегызны да шаккаттыра алды. Нәрсәсе белән дисеңме, дустым? Монда бар да татарча сөйләшә, татар тарихы, йолалары, халык биюләре, уеннары белән кызыксына. Татарлар Казан кремлен шаулатты, яктыртты, бизәде.

Фестивальгә килеп эләккәнче аптырый идем – дөнья буйлап сибелгән, төрле телле, мәдәниятле, динле тирәлек-вәзгыятьтә яшәгән татарлар ничек үз телләрен, татарлыгын онытмый икән. “Түгәрәк уен” күзләремне ачты: нәкъ менә шушы җыр-биюләрне җырлау-бию, йолаларны тоту-үтәү, уеннарны уйнау бөтен дөнья татарларына бер-берсен аңларга, бергә булырга, дуслашырга ярдәм итә икән бит.

Искәндәр ХӘБИБУЛЛИН

Татар дөньясына рәхим итегез! Шимбә көннең иң текә вакыйгасы нәрсә?

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Республиканың традицион мәдниятны үстерү үзәге һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты 5 август көнне бар халыкны Казан Кремлена чакыра. Нәкъ менә бу көнне башкалабызда «Түгәрәк уен» Халыкара татар фольклоры фестиваленең төп чаралары тамашачылар игътибарына тәкъдим ителәчәк.

Фестиваль программасында РФнең 20 дән артык субъектыннан килгән коллективлар катнашачак. Алар арасында Татарстан, Башкортстан, Кырым, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия, Чувашстан, Пермь, Әстерхан, Волгоград, Киров, Түбән Новгород, Самара, Свердлов, Төмән, Оренбург, Омск, Пенза, Ульяновск, Чиләбе өлкәләре коллективлары, чит илләрдән килгән кунаклар осталыкларын күрсәтәчәк. Катнашучыларның гомуми саны 800 дән артык булачак.

Фестиваль программасы һәм мәйданнары:

16:00-19:00 – интерактив мәйданчыкларның эш вакыты, алар арасында:

1) «бию мәйданчыгы»;

2) «инструменталь мәйданчык»;

3) «такмак әйтеш»;

4) «вокал»;

5) «йолалар мәйданчыгы»;

6) «Кичке уен»;

7) «уен мәйданчыгы» (ашык һәм сака ату уеннары).

Моннан тыш бар теләүчеләр чигү, бисер, алтын белән чигү, керамикага, күнгә бизәкләр төшерү, күн мозаика, түбәтәй ясау, камчы үрү буенчяа мастер-классларда катнашырга мөмкин, милли сәнгать үрнәкләрен сату да оештырылачак.

Татар дөньясына рәхим итегез!

Дөньядагы иң зур Сабантуй — Мәскәүдә узды!

22 июльдә Мәскәүдә дә бик зур Сабантуй узды. 200 меңнән артык мәскәүлене, шәһәр кунакларын, чит ил вәкилләрен, дәүләт идарәсе хезмәткәрләрен, җәмәгать эшлеклеләрен берләштергән бәйрәм яңадан дөньядагы иң зур Сабантуйның матур үрнәге булды.

«Коломенское» музей-тыюлыгында үткән чара программасы быел тагын да киңәйтелгән: традициягә кергән уеннар белән беррәттән, флайборд су тамашасы, көймә ярышы, музей территориясе буенча квест халык күңеленә бик хуш килгән. Концерт мәйданчыкларында Мәскәү, Татарстан, Башкортостан һәм башка төбәкләрнең танылган артистлары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясаган. Милләтара бәйрәмне татар, башкорт авылларының җыр-биюләре, уеннары, милли ашлары бизәгән. Ә мәйданда ил батырлары төп бүләк – машина оту өчен бил алышкан. Мәскәү көрәше җиңүчесе булып Нижгар өлкәсеннән Илшат Нуриманов билгеләнгән.

Сабантуйга килгән һәркем әлеге бәйрәмнең милли гореф-гадәтләребезне саклауда, халыкның мәдәни һәм спорт ягыннан осталыкларын күрсәтүдә, дуслык күперен ныгытуда зур һәм мөһим чара булуын билгели.

Чыннан да, Мәскәү Сабан туе ел саен татарларның һәм килгән кунакларның очрашу, рәхәтләнеп күңел ачу, ял итү урыны булып тора.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да: «Сабантуй яшәгәндә, күпмилләтле Россия дә яшәячәк, тынычлык һәм татулык елдан-ел ныгый барачак, без моңа ышанабыз», – дип билгеләп үтә үзенең Мәскәү бәйрәмендәге чыгышында. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен дә җиткерә ул.

РСФСРның халык артисты Ренат Ибраһимов Мәскәү Сабан туенда шәһәр турындагы мәшһүр җырны яңгырата. Чөнки дөньядагы иң зур Сабантуй нәкъ менә Россиянең күпмилләтле башкаласында уза бит!