Кызларның чәчен балачактан кайгырт!

Чынлыкта чәч мәсьәләсе яшь әниләрнең барысын да борчый. Яңа туган сабыйның чәчен кыркыргамы, юкмы? Башындагы себорея белән ничек көрәшергә? Ни өчен нәнинең баш артында чәч үсми? Кайсы гына ата-ана әлеге сорауларга җавап эзләмәде микән. Андыйлар юктыр, мөгаен.

Шәхсән мин дә нәкъ шундый ана булдым. Башта сабыйның чәчен кыркыргамы, юкмы дип борчылдым. Нәтиҗәдә, кыркырга дигән карарга килдек. Өстәвенә, мулла да моны саваплы, тиеш эш диде. Ә инде чәчне кыркыганнан соң яңа проблема туды: әгәр дә чәч алган вакытта аның тамырларына зыян китергән булсам? Балам чәчсез калса? Бу сораулар баланың яңа чәчләре чыкканчыга кадәр күңелне тырнап торды.

Күпмедер вакыт узгач исә күзем баламның баш артына төште. Ә анда чәч үсмәгән!!! Миндә тагын паника. Ярый интернет бар дөньяда. Аны укып шуны белдем: күп вакытны ятып уздырганга, баланың баш артында чәч сирәк була икән. Ә инде утыра һәм йөри башлагач, һичшиксез, үсәчәк.

Аллага шөкер, шушында минем кызымның чәче белән бәйле борчуларым тәмамланды. Ә бактың исә, кайбер ата-аналарга сабыйга бер яшь тулгач та тынычлык юк икән. Кайсыбер балаларның чәчләре билгеле бер яшькә кадәр сирәк үсәргә яисә, гомумән, үсмәскә мөмкин ди.

“Кызымның чәче бик сирәк үсә. Инде 1,5 яшь тулды, ә ул һаман чәчсез”, -дип яза әниләр чатларында аралаша торган хатыннарның берсе. Ә икенчесенең малаеның башында гомумән дә чәч юк. “Әллә кыркыганда тамырларына зыян китердек микән, кемгә барыйк?”, — дип киңәш сорады ул. Малайлар бер хәл, ә менә кызларның әниләре өчен бу чын мәгънәсендә зур борчудыр, мөгаен. Хәер, Аллага шөкер, белгечләр аларга бу әлегә гадәти хәл дип кайтарган. Өч яшьләрдән соң баланың башы чәч белән капланырга тиеш дип әйткәннәр.

Бактың исә, баланың, бигрәк тә кызларның чәчен шушы яшьтән үк кайгырта башларга, җентекләп карап тотарга кирәк икән. Төп киңәшләр белән сезне дә таныштырам:

Нәни балаларның чәчләре нәфис, нечкә була, ә баш тиресе бик тә сизгер. Шуңа күрә баланың чәче турында кайгыртканда бик тә сак булырга кирәк. Әгәр дә тарарлык чәче бар икән, көнгә ике тапкыр – иртә-кич тарау сорала.

Яңа туган сабыйның чәчен җылымса су белән юарга, атнага бер тапкыр шампунь кулланырга кирәк. Сабын түгел!

Бераз өлкәнрәк — уйный, йөгерә торган сабыйларның, бигрәк тә кызларның чәчен атнасына ике-өч юарга кирәк, бигрәк тә җәй көне. Тагын бер мөһим таләп: шампуньне башта кулда күбекләндерү сорала, бары тик шуннан соң гына чәчкә сөртергә ярый.

Сабыйларның чәчен сөлге белән сөртмәсәң яхшы. Аннары соң юеш килеш чәчне тарау тыела.

Шампунь сайлаганда, аның компонентларына игътибар итегез. Составында лаурил, сульфат лауретлары булмаска тиеш. PH дәрәҗәсе 4,5-6 булса яхшы.

Кайчакларда шампуньне төрле үләннәр белән алыштыру кирәк. Кычыткан, каен бөресе, розмарин, мәтрүшкә чәчләрне ныгыта. Ә менә ромашкадан читтә торсаң яхшы. Ул чәчләрне корыта һәм сынучан итә.

Менә шундый киңәшләр, җәмәгать. Шулай булганда, үсеп җиткәч, кызыгыз сезгә мең кат рәхмәт укыр!!!

Яшь әни язмалары

Садикларга бүленеш бара – үзгәрешләр бар!

Фото: pixabay.com

“Соңгы айларда балалар бакчасы темасын бик яратты әле бу,” — дип уйлыйсыздыр инде. Тик гафу итегез, бу язма шулай ук садик темасына багышланачак. Ник дигәндә, хәзерге вакытта РОНО бүлекчәләрендә мәш килеп садикка урыннарны бүләләр. Әлеге җитди процесс вакытында башка темага фикерләп була ди мени инде, я?

Өстәвенә, быел әлеге тема безгә турыдан-туры кагыла. Август аенда кызыбызга өч яшь тула. Бу исә без ничек итсәк итеп, бакчага эләгергә тиеш дигән сүз. Шуңа күрә РОНО ишек төбен би-ик иртә таптый башладык.

Хәтерләсәгез, узган язмамда интернет аша чират номерын тикшереп, өйдә утыруның ярамый торган хәл булуын бер кат искәрткән идем инде. Әлеге язмада әлеге сүзләрне тагын бер кат кабатлыйм. Чөнки бу арада шактый күп ата-аналар белән аралашып, әлеге электрон чиратлар белән бәйле әллә нинди сәер вакыйгалар турында тыңларга туры килде.

Шуларның берсе турында сезгә дә сөйләргә булдым. Инде әйткәнемчә, закон нигезендә балалар бакчасы белән ноябрь аена кадәр өч яшен тутырган балалар гына тәэмин ителә. Ә инде декабрь-гыйнвар аенда туган балалар исә автомат рәвештә киләсе елга кала. Бер хатынның баласы да шул рәвешле тагын бер ел өйдә утырган. Аннары исә РОНО га юл тотканнар. Тик апрель башында түгел, ә сентябрьдә. Шунда аларның тагын бер кат тишек тагарак каршында басып калганлыклары ачыкланган. Бактың исә, дүртенче яше белән барган балаларны әлеге электрон чират “күрми” икән. Ягъни аларны инде садиклы дип кабул итә! Менә сиңа мә… Бу очракта кем гаепле дип уйлыйсыз? Әлбәттә инде әти-әни! Аларга РОНО га апрель башында ук киләсе булган икән бит! Димәк, “үзегез гаепле, гафу итегез, пока!”  Шулай да, сугыша-талаша торгач, садикта урын табылган тагын.

Шуңа күрә мондый очракларны булдырмас өчен, садик турында бик иртә кайгырта башларга кирәк. Менә безнең кебек, мәсәлән. Балага садикны без март түгел, ә узган елның декабрь аенда ук белешә башладык инде. Үзебез чират торган бакчага барып, садик мөдире белән сөйләшеп тә кайттык әле. Чөнки чиратыбыз ике елга нибары 10 пунктка күчте (!). “Сез чиратта ничәнче? Ә? 57 нче??? Юк, киләсе елга безгә эләгә алмыйсыз!”, — дип шундук хәбәр итте ул.

Озак уйлап тормадык, РОНОга юл тоттык. Анда безне март аенда килергә кушып, кайтарып җибәрделәр. Март аенда килсә-әк… андагы халык!!! Очы-кырые юк! Һәрберсенең тизрәк приемга эләгәсе килә. Этешәләр-төртешәләр! Ярты көн чиратта утыргач, ниһаять, элкәтек бит! Баланы башка “бушрак” садикка күчердек тә, түземсезләнеп апрель җиткәнне көтә башладык.

Беренче апрель көнне исә Татарстанның Дәүләт хезмәтләре порталындагы балалар бакчасы бүлеге эшләмәс булды. Һәркемнең садикка бүленеш нәтиҗәсен тизрәк күрәсе килә. Алар арасында мин дә бар, билгеле. Көнгә 7-8 тапкыр сайтка кереп, әлеге бүлекнең эшләү-эшләмәвен тикшереп чыкмасам, күңел тынычланмый. Ашау-эчүдән дә калдым, хәтта.

Һәм, ниһаять, бер атна узгач, эшли башлады бит сайт! Безнең балалар бакчасына узганлыгыбыз ачыкланды. Аллага шөкер! Әлеге яңалыкны белгән көн бала алып кайтканнан соңгы иң бәхетле көннәрнең берсе булгандыр, мөгаен.

Тик без тынычланырга да өлгермәдек, тагын бер яңалык ачыкланды! Бактың исә, быелдан башлап, Казан садикларына кабул иткәндә, баланың теркәлү урынына игътибар итәчәкләр икән. Ягъни, башта балалар бакчаларына пропискасы Казанда булган сабыйлар кабул ителә. Аннары вакытлыча теркәлүе булган балаларны алалар. Бары тик шуннан соң гына башка шәһәр, районнарда теркәлгән сабыйларга чират җитә.

Менә шундый яңалык. Боларның барысын да белеп торыгыз һәм… авыз ачып утырмагыз! Баланы садикта урын белән тәэмин итәсең килсә, эшне бер ел алдан ук башларга кирәк.

Яшь әни язмаларыннан.

Балалар бакчасына урнашабыз: моны һәр ата-ана белергә тиеш!

Апрель якынлаштымы, 2,5-3 яшьлек балалары булган ата-аналар РОНО ишек төбен таптый башлый. Һәркемнең тизрәк баласын балалар бакчасына урнаштырасы килә. Интернет аша чират номерын тикшереп, өйдә генә утыру исә ярамый торган хәл. Юкса, тагын бер елга бакчасыз калуың ихтимал…

Билгеле булганча, хәзер 3 яше тулган һәр балага садикта урын бирелергә тиеш. Тик ноябрь ахыры-декабрь башында бәби алып кайткан гаиләләргә күпкә авыргарак туры килә. Чөнки закон нигезендә балалар бакчасы белән ноябрь аена кадәр өч яшен тутырган балалар гына тәэмин ителә. Ә инде декабрь-гыйнвар аенда туган балалар исә автомат рәвештә киләсе елга кала. Көлсәң – көл, еласаң – ела, тик бала алып кайту өчен иң кулай вакыт сентябрьгә кадәрге айлар булып чыга, җәмәгать!

Ярар, Аллаһның рәхмәте белән бакчада урын да булды ди. Әмма садик турында моңа кадәр бер тапкыр да ишетмәгән ата-ана беренче мәлдә югалып кала. Нинди справкалар, документлар җыярга кирәк, ата-ананың нинди хокуклары, бурычлары бар – кагыйдә буларак, яшь гаилә боларның берсеннән дә хәбәрдар түгел. Шуңа күрә мин сезгә берничә файдалы киңәш бирергә булдым да инде.

Беренчедән, махсус медицина тикшерүе узмый торып, сезне беркем дә садикка алмаячак! Әгәр дә әлеге тикшеренүне бушлай поликлиникада үтәргә уйлагансыз икән, бу эшне күпкә иртәрәк башлагыз һәм… нервыдан дару сатып алырга онытмагыз. Әлеге төр хезмәтне түләүле клиникаларда да башкарып була. Анда инде барысы да тиз һәм җиңел булачак. Акчаңны гына түлә…

Балалар бакчасына яңа гына йөри башлаган баланың әти-әнисен борчыган тагын бер сорау: педиатрдан белешмәләр нинди очракларда кирәк? Әлбәттә, авырганнан соң. Садикта эшләүчеләр, баланы чирдән соң кабул иткәндә, аның сау-сәламәт булуына инанырга тиеш. Бала биш көннән озаграк садикка йөрмәгән булса, шулай ук сәламәтлек турында белешмә кирәк булачак (яллар һәм бәйрәм көннәре саналмый).

Тагын бер файдалы киңәш прививкалар белән бәйле. Күп кенә бакчаларда әти-әнине: “балагызга прививкалар ясалмаган булса, алмыйбыз!”, — дип куркыталар. Тик чынлыкта бу дөреслеккә туры килми. Бакчага йөрү өчен прививкалар кирәк түгел. Гомумән, алар закон тарафыннан мәҗбүри дип билгеләнмәгән. Шулай булгач, бакча өчен генә дип прививка артыннан йөгереп йөрүнең бер кирәге дә юк.

Ә менә мантуны ясату мәҗбүри. 1-18 яшьлек балаларга мантуны елга бер мәртәбә ясарга тиешләр. Әгәр дә балагызга манту ясалмаган икән, бакчага эләгү өчен фтизиатрдан аның сәламәт булуы турында белешмә алырга кирәк булачак. Шунысыз булмый.

Һәм шуны онытмагыз – озак вакыт дәвамында килмәгән өчен баланы садиктан беркем дә куып чыгара алмый!!!

Яшь әни язмалары.

Баланы садикка илтәбез – уңай һәм тискәре яклары

Инде белгәнегезчә, күптән түгел кызым балалар бакчасына йөри башлады. Тиздән ике ай була инде. Шушы вакыт эчендә әлеге урынның барлык уңай һәм тискәре якларын өйрәнеп бетердем бугай инде. Алар турында сезгә дә сөйлим.

Әлбәттә, баланы садикка йөртә башлауның иң начар ягы – СТРЕСС. Кагыйдә буларак, балага  әнидән аерылу бик авыр. Без шулай ук чыгарма булмадык. Беренче атнада бакчаны яратып йөрде-йөрүен. Тик садикка баруның гадәти хәлгә әверелүен аңлый башлагач, истерика куптара башлады. “Бакчага бармыйм”, “киенмим”, “кайтасым килә”… Ә иң мөһиме, иртәләрен ул бары тик минем генә нервыны бетерә. Садикка килеп керүгә, елаудан “шып” итеп туктый. Тәрбияче дә: “балагыз сезнең янда гына елый, борчылмагыз”, — дип юата. Шуңа күрә әлеге елауларны йөрәгемә якын алмыйм инде хәзер. Иң мөһиме, иртүк түзәргә!

Бакчаның тагын бер минусы, әлбәттә инде, АВЫРУЛАР. Беркемгә сер түгел, өйдә утырырга күнеккән бала сабыйлар арасында кайнашкач, еш чирли башлый. Әле маңкалый, әле температурасы күтәрелә. Эчәклек инфекциясе булса, гомумән, бөтен төркемнәре белән авырый башларга мөмкиннәр.

Тагын бер тискәре ягы – биредә балага ШӘХСИ ЯКЫН КИЛҮ юк. Ягъни, бөтен балага да бертөрле карыйлар. Синең сабыең үсеш, камиллек ягыннан югарырак торырга яки, киресенчә, башкалардан бераз калышырга мөмкин. Тик моңа игътибар бирүче юк, биредә барысы да тигез.

Ә хәзер балалар бакчаларының уңай якларына тукталыйк.

Беренче урынга мин, әлбәттә, ҮСЕШНЕ  куям. Кагыйдә буларак, биредә балалар өйдәге сыман уйнап, мультфильм карап кына утырмый. Алар рәсем ясыйлар, пластилиннан фигуралар әвәлиләр, бию, логопед, физкультура белән шөгыльләнәләр. Минем өчен исә бу аеруча зур плюс! Сез яхшы беләсез, мин озаклап уйнап, рәсем ясап утыра торган кеше түгел. Шуңа күрә моның ише эш белән мин түгел, ә башкаларның шөгыльләнүе миңа ошый. Аллага шөкер, бала өйдәге кебек гаджет, телевизорга капланып утырмый хәзер.

Өстәвенә, бала үзен башка сабыйлар белән чагыштыра, алардан үрнәк ала башлый. Мәсәлән, минем кыз бер урында озаклап утыра белми. Тик дусларыннан күреп, ясый башлаган рәсемнәрен, пластилиннан фигураларын ахырына кадәр җиткерә башлады хәзер.

Бакчаның тагын бер мөһим плюсы – РЕЖИМ. Бала вакытында ашый, йоклый, урамга чыга.

МӨСТӘКЫЙЛЬЛЕК турында шулай ук онытырга ярамый. Баланы мөстәкыйльлеккә өйрәтү бер дә җиңел түгел. Ә менә балалар бакчасы сезгә һичшиксез ярдәмгә киләчәк. Мөстәкыйль рәвештә ашау, йоклау, киенү, конфликтларны хәл итү – барысына да садик өйрәтә.

Төп пунктлар менә шулар, җәмәгать. Укыгыз да, уйлагыз. Җиде кат уйлап, бер кат кисәр өчен менә дигән мөмкинлек сезгә.

Яшь әни язмалары

Эреспал тыелды! Балага дару бирмәс булдым…

Фото: pixabay.com

Инде күпләрегез ишеткәндер, шушы көннәрдә Россиянең сәламәтлек саклау буенча күзәтчелек идарәсе бронхит, ютәл кебек авыруларны дәвалый торган эреспал препаратын сатуны тыйды. Бактың исә, ул сабыйлар гына түгел, ә өлкән кешеләрнең йөрәк тибешләренә дә начар йогынты ясарга мөмкин икән…

Ә иң куркынычы, беләсезме, нәрсә? Минем әлеге дару ярдәмендә кызымны ике-өч мәртәбә дәвалаганым булды. Беренче тапкыр 1,5 яшьлек чагында эчердем. Баламның тавышы юкка чыккан иде. Нинди генә чаралар кулланып карамадым, бернәрсә булышмады. Педиатр, аптырагач, шушы препаратны язды. Әлбәттә инде мин тизрәк даруханәгә йөгердем. Шундук ярдәм итте, малай.

Икенче тапкырында исә көчле ютәл вакытында эчертергә туры килде. Ул чагында авыруны ике көндә “җиңдек”.

Әлбәттә инде,  бу препарат тиз арада минем иң яраткан даруларның берсенә әверелде. “Аптечка”мны аңардан башка күз алдыма да китерми идем. Тик кичә исә әлеге даруның яңа гына башланган флаконы белән хушлашырга туры килде. Ул чүп чиләгенә очты. Чөнки сәламәтлек саклау буенча күзәтчелек идарәсе аны сәламәтлек өчен зыянлы дип тапкан. Бактың исә, әлеге препарат балалар гына түгел, өлкәннәрнең дә йөрәген туктатырга сәләтле икән. Әлеге органның бераз йомшак булуы гына кирәк.

Бу яңалык мине чын мәгънәсендә борчуга салды. Мин бала “аптечка”сындагы даруларны тагын бер кат күздән кичереп чыктым. Уйлап карасаң, балаларга әллә нинди дарулар бирергә туры килә бит. Составлары нинди, кем чыгарган, зыяны нәрсәдә икәнлеген уйлап та тормыйбыз. Витаминнар белән дә шул ук хәл. Моңа кадәр профилактика өчен бирелә торган әлеге төр кушылмаларга каршы булсам, әнә, көчле ангинадан соң мин дә балама витамин өстенә витамин ашата башладым. Иммунитетын күтәрәм, вируслардан саклыйм, имеш.

Мин үзебезнең даруханәләргә ышанам, ә яшь әниләрнең күбесе чит ил сайтларында утыра. Витамин, ризыкка биокушылмаларны шуннан сатып алалар. Составлары яхшырак, янәсе, файдасы да зур.

Ә файдасы бар микән соң? Әнә, Франция галимнәре озак еллар дәвамында даруханәләрдә тыныч кына сатылган препаратның зыянлы икәнлеген дә хәзер генә ачыклаган. Ә ирекле сайтларда тәкъдим ителә торган товарларның курынычсызлыгы өчен кем җавап бирә?

Хәер, уйлап карасаң, әлеге яңалыкның бер шаккатмалы урыны да юк. Бер генә дару һәм витамин да организмга файда китерми. Бер җирне дәвалый, икенче урынга зыян сала. Шулай булгач, иң яхшысы даруларны булдыра алганча азрак кулланырга тырышудыр. Әле беркөнне генә укып утырдым – минут саен дару эчкән кешеләрнең организмы әлеге чит “ярдәмчеләр”гә тиз күнегә икән. Проблема белән үзе көрәшми башлый. Шуңа күрә бала-чаганы кечкенәдән дарусыз үстерергә тырышырга кирәктер. Ә сез ничек уйлыйсыз?

Яшь әни язмалары.

Балалар бакчасы кемгә кирәк — әнигәме, балагамы?

Булды бу, җәмәгать. Кызыбызны 2,5 яшьтә балалар бакчасына бирергә карар кылынды. Әлбәттә инде, күңелне корт кимерә. Өч яше тулмаган сабыйны садикка илтү аның психикасы өчен зыянлы булмасмы, аны анда кимсетмәсләрме яки, киресенчә, үзе берәр балага сугып, уенчыгын талап алып елатмасмы – башта мең төрле сорау…

Фото: pixabay.com

Балалар бакчасына бару карары юктан гына кабул ителмәде, билгеле. Инде күптән күрәм-сизәм: балама минем белән кызык түгел. Аңа чит кешеләр, балалар белән аралашу җитми, уйнар өчен компания кирәк. Ә мин көне буе берни эшләмичә, бары тик аның белән генә уйнап утыра алмыйм. Нәкъ менә шуңа күрә балалар бакчасы турында уйлана башладык та инде.

Әлбәттә, һәрвакыттагыча садикка чыгар алдыннан бу теманы бик яхшылап өйрәндем, белгечләрнең фикерләрен тупладым. Һәм беләсезме нәрсә? Популяр белгечләрнең барысы да беравыздан “өч-дүрт яшькә кадәр балага бакча кирәк түгел, бу — әти-әни теләге”, — дип белдерә.

“Ата-ананың күбесе баланы садикка бирүне аны җәмгыятькә якын итү, аралашырга өйрәтү теләге белән аңлата. Тик 4 яшькә кадәр балага яшьтәшләре кирәк түгел. Аларга әнисе дә бик җиткән. Сабыйларда яшьтәшләре белән дуслашу теләге бары тик 4,5-5 яшьләр тирәсендә генә формалаша”, — дип ассызыклый белгечләр.

Белгечләр әйтүен-әйтә. Тик алар ничек кенә хөрмәтле булмасын, мин моның белән килешмим. Ни өчен соң алайса балама минем белән күңелсез? Ни өчен ул һәркөнне мине: “Әйдә Әсгать, Әмир, Тимурларны кунакка чакырыйк”, — дип аптырата. Ни өчен балалар мәйданчыклары яныннан тыныч кына уза алмый. Шунда керәсе, балалар белән уйныйсы килә? Сораулар күп, ә җавап юк…

Хәер, бу сорауларга җавапларны мин бераз соңрак, башка белгеч аша таптым. Күптән түгел психологка баргач, ул безне: “балагыз садикка әзер, бер дә курыкмыйча рәхәтләнеп бирегез”, — дип кайтарды. Мин исә аңарга интернет челтәрендә популяр белгечләрнең фикерләрен китерергә ашыктым. Ул миннән көлде генә. “Андый гомуми сүзләргә ышанмагыз. Бу – бары сүзләр генә. Алар сезнең баланы күрмәгән, белмәгән. Ә сез – аның әнисе, иң якын кешесе. Кызыгызны сездән дә яхшырак белүче юк бит”, — диде ул.

Киңәше дә бик гади иде. Баланы бакчага илтергә һәм  аның үз-үзен тотышын күзәтергә. Әгәр дә ул атна-ун көн узгач та елаудан туктамаса, минут саен әнисен эзләсә, көннәр буе кәефсез йөрсә, димәк бакчага барырга әле иртә. Хәер, иртә дип әйтү дөреслеккә туры килмәс. Психолог сүзләренчә, кайсыбер бала биш яше тулгач та садикка әзер булмаска мөмкин. Һәрвакыттагыча, барысы да баланың үзеннән, аның холкы нинди булуыннан тора.

Менә шулай, җәмәгать. Бу сөйләшүдән соң мин кызыма балалар бакчасының кирәк һәм файдалы булачагына тагын бер кат ышандым. Шулай да, садикка киткәнче балалар бакчасына йөрүнең плюс һәм минуслары турында мәгълүмат җыярга булдым. Анысы турында инде киләсе язмада укырсыз.

Яшь әни язмалары