Сукояр йолдызлыгында туган балалар — чын табышмак!

Физика укытучылары телендә әйтсәк, Сукояр-балалар (20 гыйнвар — 18 февральдә туганнар) уран, электр көче һәм югары сыйфатлы дулкыннардан тора дияр идек. Алар — бүгенге көн белән яшәми, һәрчак киләчәк турында уйлап, план коручылардан булырлар.

Сукояр-балалар бәйсез, кире, уйлап табучан һәм үзенчәлекле фикер йөртүчән. Вакыты-вакыты белән әти-әниләр хәтта баласын гений дип тә уйларга мөмкин.

Сукояр-бала — чын табышмак. Аның характерындагы үзенчәлекләр кече яшьтән күренә башлый. Күп очракта кечкенә чагында аны киребеткән бала буларак кына сурәтләп була. Ул әти-әнисенең барлык үтенечләрен кире кага, сүзен тыңламый, бер сорауга йөз җавап таба. Аның белән бар нәрсәгә дә әзер булып торырга кирәк. Тик үсә төшкәч олылар аның чын характеры һәм тормышчан карашлары формалашканын күрер.

Сукоярларны өйрәтү, тәрбияләү җиңелләрдән түгел. Ничек кенә мөстәкыйль булмасын, әти-әнигә баласына туры юл күрсәтергә кирәк булачак. Кайсы өлкәдә уңышлырак — аны шул юнәлеш буенча үстерегез, сайлаган юлыннан тайпылдырмагыз. Йөз эшне бергә алып барып уңышка ирешә алуы икеле.

Мәктәптәге укуына килгәндә: бер мәхәббәт җимешегез өчен гоурурланып үлә язсагыз, икенче юлы оятыгыздан җир тишегенә кереп китәрдәй булырсыз. Гаҗәпләнмәгез — Сукояр-бала шундый була. Укытучылар да бер зарланыр, бер мактар.

Табиб, хисапчы, укытучы кебек һөнәрләр аңа кызык булмаячак. Балерина, ихтиолог, антрополог — менә ул чын һөнәрләр!

Кечкенәдән аны берәр спорт секциясенә бирегез: ул аны дисциплинага өйрәтер.

Еш кына Сукоярлар пессимизм рухына бирелеп, тиз кызып китүчән булалар. Аның өчен гаиләдәге атмосфера бик мөһим. Мөмкин кадәр аңа карата ягымлы, аңлаучан булыгыз. Сукояр-бала яхшылыкны онытмас.
Аның дуслары, танышлары күп. Ул алар белән тиз дуслаша, тиз аерылыша. Сукояр кешенең нинди социаль статуслы булуына игътибар бирми. Аның өчен барысы да, Тукай әйтмешли, дус һәм туган.

Балаларыбызның әти-әниләргә әйтер сүзләре

Фото: pixabay.com

Әлеге текст үзенә ирек яуларга һәм хокукларын якларга теләгән баланың үзенчәлекле монологы гына түгел, ә өлкәннәрне үзара аңлашуга, әңгәмәгә чакыру да.

👶❤ Мине артык иркәләмәгез, моның белән сез мине бозасыз. Мин нәрсә сорыйм, шуны алырга кирәк түгел икәнлеген бик яхшы беләм, бары сезне сынап кына карыйм.
👶❤ Миңа карата кырыс булырга курыкмагыз. Миңа шундый мөгамәлә ошый. Бу миңа үз урынымны билгеләргә ярдәм итә.
👶❤ Юләр һәм мәгънәсез сорауларыма җавап бирмәгез. әгәр болай эшлисез икән, бераздан гел үземә генә игътибар иттереп торырга теләвемне аңларсыз.
👶❤ Минем юк-барга җебергә торуларыма артык игътибар итмәгез. Мин бик еш кына авыруга сабышып үземә күңеллелек, рәхәтлек ала башларга мөмкинмен.
👶❤ Минем тискәре гадәтләремә артык игътибар итмәгез. Бу миңа аларны тагын да дәвам итү өчен сәбәп булырга мөмкин.
👶❤ Миңа үземне үз яшемә караганда кечерәк итеп тоярга юл куймагыз. Мин елап сезне һәр очракта «җиңә» башларга мөмкинмен.
👶❤ Мин үзем башкара алган эшләрне минем өчен эшләмәгез, чөнки алга таба да сезне хезмәтче итеп файдалана башлаячакмын.
👶❤ Минем провокацияләргә бирелмәгез. Юкса мин тагын да зуррак «биңү»ләргә ирешергә тырышачакмын.
👶❤ Мин нәрсәне дә булса ялгыш эшләгән өчен тизрәк сорау ала башламагыз. Кайчак мин ни өчен нәкъ менә шулай эшләгәнемне белмим.
👶❤ Минем намусымны артык зур сынауларга куймагыз. Куркып, ялганчыга әйләнергә мөмкинмен.
👶❤ Минем курку-шикләнүләрем сезне борчуга салмасын. Юкса мин тагын да катырак курка башлаячакмын. Мине бары тик курыкмаска гына өйрәтегез.
👶❤ Үти алмастай вәгъдәләр бирмәгез. Бу минем сезгә булган ышанычымны какшата.
👶❤ Икеле-микеле сөйләшмәгез. Бу миңа үз сүземне сүз итәргә мөмкинлек калдыра.
👶❤ Миңа гел бәйләнеп, бертуктаусыз мыгырданып тормагыз, юкса мин ишетмәмешкә салышып үз-үземне якларга мәҗбүр булачакмын.
👶❤ Миңа бертуктаусыз нотык укымагыз. Минем нәрсәнең начар, нәрсәнең яхшы икәнен белүемне күреп, сез гаҗәпкә калачаксыз.
👶❤ Беркайчан да үзегезне камил һәм гөнаһсыз итеп күрсәтергә тырышмагыз. Болай эшләп сез үзегезне башкалар белән чагыштырып карарга урын калдырачаксыз.
👶❤ Мин: «Мин сезне күралмыйм!», дисәм, курыкмагыз, үпкәләмәгез. Минем бу сүзләремнең мәгънәсе бөтенләй башка. Мин сезнең миңа карата эшләгән начар гамәлләрегез өчен үкенүегезне генә телим.
👶❤ Әгәр сез башта миңа мине яратуыгыз хакында әйтеп, аннары үзегез өчен берәр эш башкаруымны сорасагыз, мин үземне базарда дип хис итәчәкмен. Бу очракта мин сатулаша башлыйм һәм җиңәчәкмен дә.
👶❤ Минем нәрсәне дә булса ялгыш эшләвемне үлемгә тиң гамәл итеп карамагыз. Минем дә хаталанырга, аны төзәтергә һәм шуннан сабак алырга хакым бар. Әгәр сез мине бернигә дә яраксыз дип битәрләп торсагыз, алга таба мин нәрсә дә булса эшләргә куркып торачакмын.
👶❤ Мине үзем ясаган хаталарның нәтиҗәсеннән сакларга тырышмагыз. Сезнең кебек мин дә үз тәҗрибәмнән чыгып өйрәнәм.
👶❤ Минем экспериментлар ясарга яратканымны онытмагыз. Шулай итеп мин дөньяны өйрәнәм, зинһар өчен, моңа каршы килмәгез.
👶❤ Конфликтның иң кызган вакытында минем үз-үземне тотышым турында фикерләрегезне әйтеп калырга ашыкмагыз. Кайбер объектив сәбәпләр аркасында бу вакытта минем колакларым томалана һәм сезне тыңлыйсы килү теләге кими. Билгеле бер адымнар ясагыз, ә минем белән бу турыда соңрак сөйләшерсез.
👶❤ Чит кешеләр барында мине төзәтергә тырышмагыз. Күзгә-күз карап тыныч тавыш белән ясалган кисәтүләргә мин күбрәк игътибар итәм.
👶❤ Сезнең хуплау, мактауларыгыздан башка минем уңышларга ирешә алмасымны аңлагыз.
👶❤ Мин сезнең бер-берегезне яратуыгыз аркасында дөньяга килүемә ныклап ышанырга тиешмен. Сезнең гел талашып, әйткәләшеп торуларыгыз моның киресен раслый.
👶❤ Мин энемне яки сеңлемне артыграк яратуыгызны күрсәм ачуланачакмын һәм игътибар белән ярату күбрәк эләгүчегә күбрәк һөҗүм итәчәкмен, чөнки шулай гаделрәк булыр дип саныйм.
👶❤ Мин хәзердән үк инде капма-каршы җенес белән кызыксынам. Әгәр сез бу турыда сөйләшүдән качсагыз һәм берни дә аңлатмасагыз, бу турыда мин яшьтәшләремнән һәм өлкәнрәк балалардан беләчәкмен. Сезгә шулай тынычрак булырмы?
👶❤ Минем ачыктан-ачык сорауларымнан качмагыз. Әгәр ул сорауларга җавап бирмисез икән, мин аларны сезгә бирүдән туктыйм һәм кирәкле мәгълүматны каяндыр читтән эзли башлаячакмын.
👶❤ Сезгә бик авыр булган вакытны мин тоям. Миннән качмагыз. Барысын да үзегез белән кичерергә мөмкинлек бирегез. Сез миңа ышанасыз икән, мин дә сезгә ышаначакмын.
👶❤ Без бик аз вакыт бергә булабыз дип борчылмагыз. Минем өчен вакытның күпме булуы түгел, ә бергә үткәргән вакытның ничек булуы мөһимрәк.
👶❤ Мине көч кулланып җиңәргә тырышмагыз. Бу миндә көчлене генә санга сугарга кирәк икән дигән ялгыш фикер калдыра.
👶❤ Мин яшьтәшләремә һәм үземнән өлкәнрәкләргә тартыла торган чорда бик игътибарлы булыгыз. Бу вакытта минем өчен аларның фикере сезнекеннән өстенрәк булырга мөмкин. Бу чорда мин сезгә гел тәнкыйть белән караячакмын һәм сүзләрегезне кылган гамәлләрегез белән чагыштырып торачакмын.
👶❤ Миңа карата дустанә мөнәсәбәттә булыгыз. Шул вакытта мин дә сезнең дустыгызга әйләнермен. исегездә тотыгыз: мин тәнкыйтькә карап түгел, ә үрнәккә карап өйрәнәм.

Мәгълүмат gzalilova.narod.ru сайтыннан

Ангина һәм антибиотиклар – бирергәме, юкмы?

2 яшькә кадәр балабызга бер тапкыр да антибиотик биреп караган булмады. Тик быелгы кыш чын мәгънәсендә сюрпризлар әзерләгән булып чыкты. Кызыбыз соңгы ай ярым эчендә инде икенче мәртәбә ангина белән авырый.

Балага әз-мәз салкын тиеп, борынына томау төшү дә әти-әнинең кәефен төшерә. Ә менә ангина кебек куркыныч авыру исә гомумән дә борчылырга мәҗбүр итә. Югары температура белән, хәлсезләнеп яткан баланың хәлен яхшырту өчен әллә ниләр эшләргә риза буласың. Тизрәк терелсен генә берүк!

Бу вакытта әти-әнигә, әлбәттә инде, антибиотиклар ярдәмгә килә. Әле дә хәтерлим, без кечкенә чакта, ангина килеп чыктымы, шундук антибиотик бирәләр иде. Ике көндә аякка басасың. Ә хәзер исә антибиоткларга караш үзгәрде. Интернет челтәре, телевидение аша танылган педиатрлар балага антибиотик бирү карарын кабул иткәнче, яхшылап уйларга киңәш итә. Алар фикеренчә, күп кенә авыруларны антибиотикларсыз да дәвалап була. Һәм ничек кенә сәер тоелмасын , ангина – шундый авыруларның берсе.

Билгеле булганча, ангина ике төрле була: бактерияле һәм вируслы. Бактерияле ангинаны, әлбәттә, антибиотиксыз дәвалап булмый. Ә менә вируслысын, бактың исә, була икән! Вируслы ангина вакытында тамак төбенә махсус спрейлар сиптерү, тозлы су белән чайкау да җитә, дип ассызыклый белгечләр. Ике-өч көннән югары температура һичшиксез төшәчәк.

Ә ангинаның вируслымы, бактериялеме икәнлеген каян белергә соң, дисезме? Моның ике ысулы бар. Беренчесе – махсус анализ бирү, ә икенчесе – махсус стрептатест дип атала торган тест ясату. Хәер, бу шактый каршылыклы ысуллар дияр идем. Чөнки тамак төбеннән алына торган махсус анализны ясау өчен берничә көн кирәк. Ә бу ангина өчен озак вакыт. Антибиотик бирергәме, юкмы дигән сорауны тизрәк хәл итү сорала. Ә тест исә берничә бактерияне генә ачыклый ала. Ә тамак төбенә бактерияләрнең төрлесе төшеп утырырга мөмкин бит.

Шуңа күрә күп кенә әниләр участок табибы сүзен тыңлап, ангина диагнозы куелуга ук антибиотик белән дәвалауга күчә. (Әйе-әйе, участок педиатрлары танылган табиблардан аермалы буларак антибиотикка бик уңай карый. Кайберәүләр хәтта гади саклын тиюдән дә антибиотик билгеләргә мөмкин). Мин дә шундый аналар рәтендә. Чөнки баланың югары температура белән ятуын гомумән күтәрә алмыйм. Шундук паникага биреләм. Ә антибиотиклар исә баланың сау-сәламәт булачак көннәрен якынайта кебек тоела…

Тик шулай да бала чирләгән саен, аңа антибиотик бирү яклы түгелмен. Шуңа күрә бу юлы, кызым терелгәч,  аның иммунитетын күтәрү белән шөгыльләнә башларга исәплим. Ике яшьлек сабыйның иммунитетын ничек күтәрергә икән? Укыйм әле…

Яшь әни язмалары

Баланың режимын көйлибез: мөһим киңәшләр

Әлеге мәсьәлә беренче карашка гына бик гади кебек тоела икән. Ә инде режим көйләү проблемасы үз башыңа төшкәч, хәлләр мөшкелләнә…

Фото: pixabay.com

Яңа ел чоры бөтен тормышның астын-өскә китерә, диюләре чын-чынлап дөрес, ахрысы. Үзебезнең генә түгел, баланың режимы да тулысынча үзгәрде. Хәер, кызыбызның режимын моңа кадәр дә “идеаль” дип әйтеп булмый иде. Тик йокы турында  төнге 12дә генә искә төшерүне гомумән дә хәтерләмим.

Ә монда исә сабыебызның йокы сәгатьләре кинәт кенә  күзгә күренеп кимеде. Моңа кадәр кичке 10-11дә караватына ашыккан бала, 12 тулгач та, “йокламыйм”, — дип талаша башлады. Алай гына да түгел, безне елау белән генә җиңеп булмаячагын аңлагач, йокы сәгатен хәйләкәрлек белән кичектерергә карар кылды. Башта китап укыта, йокларга ятып 10-15 минут узгач, кинәт кенә я эчәсе, яисә инде бәдрәфкә барасы килә башлый. Аннары соң башка бүлмәдә калган курчаклары исә төшә. Аларын да берәм-берәм үзе янына ташыта. Шулай итә торгач, сәгать беренче ярты җитә. Ничек түзмәк кирәк, я…

Ярты ай дәвамында шулай җәфалангач, без кызыбызның режимын көйләргә карар кылдык. Тик дөресен генә әйткәндә, моңарга телевизор каналларының берсендәге балалар йокысына багышланган махсус программа этәргеч булды. Бактың исә, аз йоклау баланың үсешенә начар йогынты ясый икән.

“Үсеш гормоны йокының дүртенче стадиясендә генә эшләнә башлый. Әгәр дә бала соң ята икән, әлеге процесс өчен вакыт бик аз кала”, — дип ассызыклый белгечләр. Аннары, режимлы балалар яшьтәшләренә караганда җитезрәк, үҗәтрәк булалар икән.

Менә шушы мәгълүматлар турында белдем дә, озакка сузмый гына эшкә керештем. Тик дөресен әйтим, тырышлыгымның нәтиҗәсен бары тик ярты ай узгач кына күрә башладым. Беренче чиратта, әлбәттә, китаплар ярдәмгә килде. Йокы алдыннан әкият уку традициягә әверелде. Хәзер бала белә:  әкият укыйлар икән, димәк, йокы сәгате җитә. Көндез “әйдә, китап укыйбыз”,  — дисәң дә, йокы киемен күтәреп килеп җитә, балакаем.

Тагын бер нәрсәгә игътибар иттем: безнең бала телефон, ноутбук, телевизор яктысына артык сизгер. Изрәп йоклаган вакытта да янында телефон тотып утырсаң, күзен ачып карарга мөмкин. Шуңа күрә баланы йоклатыр алдыннан әлеге төр җиһазларның барысын да читкә алып куя башладык. Гомумән, йоклаган бала янында телефон тотып утырмаска тырышам.

Ә шушы көннәрдә генә тагын бер ачыш ясадым. Баланың режимын көйләүнең иң яхшы ысулы – әлеге процесска үзең дә кшылу икән бит. Ягъни, баланы сәгать 22.00 дә йоклатасың икән, үзеңә дә шул вакытта ятарга тырышырга кирәк. Бөтен гаилә белән ятып йокласаң, сабый теләсә-теләмәсә дә сезнең арттан кабатларга тиеш була.

Менә шундый артык гади, тик бик мөһим киңәшләр, җәмәгать. Бәлки сездә тагын да файдалыраклары бардыр. Уртаклашыгыз…

Яшь әни язмалары

Кар көртләрен ерганда яки Әниләр кирәксез халык…

Алдан ук кисәтеп куям: бу язмада сез бер генә файдалы мәгълүмат та тапмаячаксыз. Ул тулысынча зарланудан торачак!

Һаман бер балык башы дигәндәй, бүген без шәһәр тротуарлары турында сөйләшербез. Аз гына кар явып киттеме, көннәр җылынып, аяк асты аз гына җепшекләндеме – әлеге юллар йөреп булмастай хәлгә килә. Коляска, чаналы әниләргә исә аеруча авыр. Поликлиникага барып кайту да зур стресска әверелә. Күздән яшьләр килә, хәтта.

Быел бу турыда язмам дип уйлаган идем инде. Чөнки бер мәртәбә бу теманы күтәргән идем инде. Тик берничә көн элек булган диалог мине чын мәгънәсендә чыгырымнан чыгарды.

Иртүк уяндык та, анализлар бирергә дип кызым белән поликлиникага ашыктык. Буран тәмамланганга инде ике (!!!) көн, урамда җылы, рәхәт. Ике ел коляска белән интеккәч, быел шәһәр юллары өчен махсус чана да сатып алдык. Тротуарда мәңге бетмәс кар көртләрен чанада гына җиффердәп узарга иде исәп.

Тик хыяллар чынга ашмады. Шәһәр кары авылныкы түгел шул. Әлеге юлларда коляска гына түгел, чана да йөри алмый булып чыкты. Бата да кала,бата да кала. Бердәнбер сөенеч, чана җиңел, ичмасам. Минем кебек спорт белән дус кешегә аны күтәреп чыгару берни тормый. Өстәвенә, кызым да, минем интеккәнне күреп: “аягым белән барам” – дип чанадан сикереп төшә.

Менә шул рәвешле кызым белән поликлиникага юл тотабыз. Күрәм, якындагы бер оешманың ишек  төбендә бер абыең мәш килеп кар чистарта. Гөнаһ шомлыгы диярсең, чанабыз нәкъ аның янында тагын батып кала. Ул шуны күреп ала да, ярдәм итәсе урынга миңа ташлана: “Нишләп сез тыныч кына өйдә утыра белмисез ул, ә? Балагызны кочаклагыз да, мультик карап тик утырыгыз шунда. Сезнең аркада безгә эләгә. Карны мәҗбүри чистарттыралар әнә”… Миндә шок! Әлбәттә инде тынып тормыйм. Җавап бирергә ашыгам. “Нишләп әле мин өйдә утырырга тиеш. Ошамый икән, оешмагызны ябыгыз да, үзегез өйдә утырыгыз”. Чанамны тиз генә тартып чыгарып, тизрәк китәргә ашыгам. Ул һаман кычкырына. “Бу мамашалар иң булдыксыз кешеләр инде. Акыл сатарга гына беләләр…”

Әлбәттә, бу авыру кешенең сүзләрен мин йөрәгемә якын алмаска тырышам. Тик күңелдә барыбер эзе кала.

Уйлап карасаң, әлеге карны чистартып куюның берние дә юк бит инде. Ул ир-ат кешенең күп дигәндә ярты сәгать вакытын алачак. Тик ни өчендер күп кенә оешмалар барыбер троутарларны чистартырга ашыкмый. Телевизорда хәбәрләрдән генә бу өлкә җитди контрольдә дип сөйлиләр. Чынлыкта исә ул сүзләрдә генә шулай, ахрысы. Юкса, буран тәмамланып ике көн узгач, тротуарлар ялтырап торыр иде. Киләшсезме?

Ярар әле без — яшь әниләр — көчле. Чананы да, баланы да тартып чыгарырлык рәт бар. Ә менә карт әби-бабайларга, мөмкинлеге чикле кешеләргә нишләргә?  Нәкъ менә алар  кыш көне урамга чыгарга куркып, өйдә утырырга мәҗбүрдер.

Моңсу!

Яшь әни язмалары

Чана һәм тюбинглар — таудан дөрес итеп шуарга өйрәнәбез

Балалар өчен кышның яме яңа ел, чыршы һәм кыш бабайда гына түгел, ә берсеннән-берсе биегрәк тауларда да. Шуңа күрә ата-аналар тауга үсә төшкән сабыйларын гына түгел, ә бер-ике яшьлек нәниләрне дә өстерәп килә…

Фото: pixabay.com

Ә сабыйларның исә төрлесе бар. Кайберәүләр куркуның нәрсә икәнен дә белми. Башкалар исә, киресенчә, биеккә күтәрелүгә акырып елый башлый. Иң сәере, ата-аналарны бу туктатмый. “Нигә елыйсың? Син бит ир кеше! Тукта тиз бул!”, — дип улларын ачуланган әтиләрне күрү минем өчен чын мәгънәсендә сәер. Теләми икән, нигә баланы мәҗбүр итәргә??? Өстәвенә, тауларның күбесе баланың гына түгел, өлкәннәрнең сәламәтлеген дә куркыныч астына куя.

Акыл саткан булам булуын да, тик без шулай ук чыгарма түгел, билгеле. Җылы, матур көндә баланы чана шуарга алып бармасак, “ата-ана миссиясе” үтәлмәгән кебек тоела. Чана, тюбингны алабыз да тауга ашыгабыз.

Тик башка әниләрдән аермалы буларак, мин тау шуу мәсьәләсенә бик җитди карыйм. Юк, куркак әни булганга түгел. Чөнки кечкенә чакта үзем тау корбаны булган кеше. Әле дә хәтерлим, 8-9 нчы сыйныфта укыганда сыйныфташлар белән тау шуарга мендек. Пакет калдыгы табып, шуңа утырдык та, иң биек ноктадан аска “тәгәрәдек”. Иии, шуның рәхәтлеге…  Һаман исемдә. Тик бу сөенеч озакка бармады. Тау астына төшеп утыру булды, кайсысыныңдыр шыкраеп каткан аяк киеме  минем нәк сул күземә китереп бәрде. Башымнан очкыннар чыкты. Нәтиҗәдә, битем, күзләрем кап-кара янып, гөбе булып шеште. Мәктәпкә бармыйча, ике атна өйдә ятарга туры килде, хәтта.

Ышанасызмы-юкмы, шуннан бирле минем бер генә мәртәбә дә таудан шуып караганым юк. Куркам чөнки. Балам өчен дә шүрлим. Якын-тирәдә тау күренүгә йөрәгем дөп-дөп тибә башлый. Тик шул вакытта аңлыйм: баланы таудан мәхрүм итү шулай ук дөрес адым булмаячак. Шуңа күрә таудан шуу кагыйдәләрен яхшылап өйрәнергә булдым да инде. Ә алар шактый.

Беренче һәм төп кагыйдә: таудан төшү юлында гына түгел, хәтта якын-тирәдә дә бернинди каршылыклар  булмаска тиеш!  Әгәр дә күз уңында агачлар, бозлар, коймалар, ташлар, такталар яисә башка корылмалар бар икән, ул урында тау шуу катгый тыела!

Белгечләр боздан шуарга шулай ук киңәш итми. Чана, тюбинглар төшә торган урын тулысынча кар белән капланган булырга тиеш. Таудан төшү урынында чокырлар булмаса яхшы.

Әгәр дә башка шуучылар юлдан чыгып китәргә өлгермәгән икән, беркайчан да кузгалмагыз, дип кисәтә белгечләр. Бу фаҗига өчен иң уңайлы ысул дип белдерә алар. Шуңа күрә кеше күп урыннардан читтә булуың мең өлеш артык. 5 яшькә кадәр булган нәниләр исә, гомумән, башка балалардан аерым шусалар яхшы.

Һәм тагын бер мөһим киңәш: бактың исә, әгәр дә бала тюбингта  өлкәннәр белән бергә шуа икән, бу икеләтә куркыныч ди. Бу тизлекнең артуына китерә, нәтиҗәдә төрле җәрәхәтләр алу куркынычы бермә-бер арта. Ә мин киресенчә дип уйлый идем менә…

Тюбинг дигәннән, белгечләр 6 яшькә кадәрге балаларны әлеге “ватрушка”га утыртуны гомумән тыя. Ул иң куркыныч күңел ачу чарасы булып тора. Беренчедән, аның белән идарә итеп булмый. Икенчедән, тизлеге шулкадәр зур, ә тормозлары юк.

Менә шулай, җәмәгать. Тау шуу процессына бик җитди карарга кирә. Алайса интернет челтәре әлеге темага әллә нинди куркыныч видеолар белән тулган. Аллаһы Тәгалә : ”Сакланганны саклармын”, — дигәнме әле…

Яшь әни язмалары