Иммунитетны ныгыту серләре (РЕЦЕПТЛАР)?

Кышка кергәндә, каты салкыннар башлану белән йөткерә-төчкерә башлаганчы, иммунитетны ныгыту ягын карагыз. Ныклы иммунитет – үпкәгә салкын тиюләрдән, томау төшүдән, ютәлдән саклар.

 

Беренче эш итеп иммунитетның иң якын дусларын исегездә калдырыгыз: прополис, алоэ, сарымсак, имбирь, лимон һәм, әлбәттә, бал. Ничек, күпме кулланасын үзебез өйрәтербез.

  1. Ике зуррак лимоннарны алып согын сыгабыз. Шул ук күләмдә бал кушып, әкрен утта җылытып алабыз. Катнашманы берәр атна дәвамындац, иртәләрен эчегез.
  2. 1 стакан бал, 50 гр имбирь тамыры, 1 лимон алабыз. Лимонны кабыгы белән бергә угыч аша чыгарабыз, төшләрен алып атабыз. Имбирьне әрчеп, вак итеп турыйбыз. Банкага салып, өстенә бал агызып әйбәтләп болгатабыз. Ике ай дәвамында, караңгы, салкын урында төнәтәбез. Көненә 3 тапкыр, бер аш кашыгы күләмендә эчәбез.
  3. Ике аш кашыгы прополисны 250 мл аракыда 10 тәүлек тирәсе төнәтәбез. Әзер булгач сөзәбез. Олылар көненә ике тапкыр бер бал кашыгы күләмендә эчәргә тиеш. Тәмгә бик тәмсез, әче ул. Шуңа балаларга бер стакан сөткә 3-4 тамчы тамызып бирегез. Бу дару иммунтетны ныгытып кына калмый, авыру башлангач та килешә. Авырырга маташучы кеше башында ук шушы төнәтмәне эчсә, көн-көн ярымда салкын тиюнең эзе дә калмас.
  4. Алоэ согын һәм сыек бал алабыз. Күләмнәре 1:1 булырга тиеш. Әйбәтләп болгатып ашаганнан соң көненә өч тапкыр, бер бал кашыгы эчәбез.
  5. Бер лимон һәм бер баш сарымсакны угыч аша чыгарабыз. Суга салып 3-4 көн караңгы урында төнәтәбез. Иммунитетны ныгыту өчен бер ай дәвамында 1 аш кашыгы эчәргә кирәк.
  6. Сарымсакны угыч аша чыгарып, 1:1 күләмендә бал белән болгатабыз. Ашар алдыннан көненә өч тапкыр, бер бал кашыгы эчәбез. Артыннан су эчеп куегыз.

Антибиотиклар вируслар белән көрәшми!

Авырый башласак, шунда ук антибиотикларга ябырылабыз. Янәсе, 1-2 көндә алар аякка бастыра, һәм без иртәгә-берсекөнгә «свежий» лимон кебек булачакбыз. Тик антибиотикларны белер-белми кулланырга ярыймы соң? Һәм, гомумән, аларны нинди авыру вакытында эчәргә кирәк?

Рушан Мамлеев, медицина фәннәре кандидаты, КДМУның госпиталь педиатрия кафедрасы доценты, Балалар республика хастаханәсенең клиник фармокологы:

Вируслы инфекцияләр вакытында, гадәттә, әти-әниләр антибиотиклар куллана. Аксиома буларак, шуны әйтәм: антибиотиклар вирусларга тәэсир ясамый. Сулыш юлларының вирус инфекцияләрен (ОРВИ) китереп чыгара торган вируслар 300гә якын. Бу – «Минем балам ни өчен шулай еш авырый?» дигән сорауга җавап. Бала берничә дистә вирус белән көрәшмичә, аның иммунитеты формалашмый. Иң мөһиме – ОРВИ вирусларын антибиотикларсыз гына җиңеп чыгу. Чөнки антибиотик вирус инфекциясен җиңми.

Кайвакыт вирус инфекцияләре эзсез югалмый, ә бу очракта антибиотик куллану кирәкме соң? ОРЗ белән авырган 100 баланың бары тик 1-2се генә пневмония белән авырта. Ә өске сулыш юлларының башка бактериаль авырулары белән тагын 3-5 бала чирли. Нәтиҗәдә, сабыйларның 7 проценты гына бактериаль инфекциядән җәфа чигеп, чыннан да, антибиотикларга мохтаҗ була. 93 процентына антибиотиклар куллану бөтенләй кирәкми.

 

Кызык, ә үзеңнең шушы 7 процентка керү-кермәвеңне ничек белергә соң? Бу – үзенә күрә бик проблема, чөнки бездә вирус һәм бактерияләрне аера торган экспресс-анализ юк. Ләкин шуңа да карамастан, антибактериаль проператларны табиблар кешедә антибактериаль учак булса гына яза. Ә бактериаль инфекцияне ачыклар өчен, бармактан кан алу – менә дигән тикшерү. Әгәр лейкоцитлар берничә дистә меңнән артып китсә, канда тоз күп һәм башка нечкәлекләр булса – болар барысы да бактериаль инфекция турында сөйли ала. Бу очракта табиб антибиотик эчәргә куша.

Гадәттә, антибиотикны кешегә авыруның 4нче көненә билгелиләр. Бишенче көнгә температура нормальләшә, аппетит кире кайта. Табиблар антибиотикларның шулай тиз эшләмәвен белә. Ә кайбер әниләр антибиотиклардан соң температура төшкәнне көтә. Тик антибиотик ул жарны төшерә торган дару түгел, аның тәэсире булсын өчен вакыт кирәк.

Россиядә сораштырылган әниләрнең 50-70 проценты антибиотиклар вирусларга каршы көрәшә, дип саный. Докторлар аларның күзләрен ачкач, сабыйларына антибиотик кирәк булмаганлыгын аңлый. Табиб белән пациент арасында аңлашу бик мөһим. Бу терапевтик альянс, дип атала. Ягъни бу очракта сез дә антибиотик кирәкмәвен аңлыйсыз, табиб та. Табибка кергәндә, аңа рецептта антибиотик язарга сорамагыз. Ул нәрсә кирәклеген яхшырак белә.

 Рушан Мамлеев:

Әниләр «Ни өчен табиблар дүртенче көнгә генә антибиотик билгели?» дип шакката. Чөнки алар фикеренчә, бала антибиотикны беренче ике көндә эчсә, шунда ук терелер иде бит. Киләсе юлы авырганда, үзләре, табиб белән киңәшләшмичә, тоталар да даруханәдән барып, антибиотик алалар. Ә без аларга антибиотиклар вируслар белән көрәшми, дип аңлатып карыйбыз. Әмма әниләр үзләре чыгарган, дөрес булмаган нәтиҗәне икенче юлы да куллана. Аннары инде безнең янга, кирәкмәгән вакытта антибиотикларны куллангач, проблема белән килә.


Кайсы вакытларда антибиотик куллану бөтенләй кирәкми?

  • борыннан агу;
  • тамак авырту;
  • күзләр кызару;
  • бронхит;
  • катараль синусит (борын яны куышлыкларының лайлалы тышчасы ялкынсынуы);
  • йөткерү;
  • көзән җыеру;
  • баш авырту;
  • герпес;
  • гыжлау;
  • обструктив бронхит;
  • грипп;
  • салкын тию;
  • бронхит;
  • тамак кызару.

Антибиотик кирәк (монда кайбер авырулар гына күрсәтелгән):

  • коклюш;
  • ангина.

Антибиотикларның чишмә башы 19 гасырга ук барып тоташа. Шул вакытлардан мондый инфекцияләрне җиңәр өчен дарулар уйлап табуга керешәләр. Моңа кадәр инфекцияне теләсә нәрсә – кургаш, терекөмеш, көмеш белән белән дәвалый торган булалар. Пенициллин – табигый антибиотик. Хәзер антибиотикларның 100дән артык модификациясе бар. Аларның күбесе табигый ысул белән ясала.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Күркә кайнатмасы: баллы, җайлы, файдалы! /рецепт/

Арзанлы, гадәти булмаган һәм бик тәмле кайнатма әзерләргә өйрәнәбезме? Кышкы салкын кичләрне җылытыр өчен менә дигән тәмлүшкә булыр ул! 😉

Күркә кайнатмасы карап торышка сыек балны хәтерләтсә дә, тәме башка: баллы, аз гына әчкелтем. Урман сагызын һәркемнең чәйнәп караганы бардыр? Әнә шуный инде, кыскасы, тик күпкә тәмлерәк! Киттекме?

Нәрсәләр кирәк булачак?

1 кг яшь күркәләр (иң яхшысы – наратныкы, чыршыныкы да ярый);
су;
1 кг шикәр комы.

Күркәләрне кайда һәм кайчан җыярга соң?

Кайнатма өчен күркәләрның зурлыгы 3-4 см дан артмаска тиеш. Аларны шәһәргә якын урыннардан, юл кырыйларыннан җыймагыз. Күркәне урманда яшь агачлардан җыю яхшы булыр.

Июньнең икенче яртысы – күркә җыю өчен менә дигән вакыт. Җылырак җирләрдә яз ахырында ук, ә салкын өлкәләрдә июль уртасына кадәр җыярга мөмкин.

Кайнатманы ничек кайнатабыз?

Иң беренче эш итеп күркәләрне әйбәтләп юарга кирәк булыр. Ә хәзер аларның өстенә чиста су салабыз, ул күркәләрне 1,5-2 смга күмеп торырга тиеш.

Кәчтрүлне газга куеп кайнатабыз. Аннан соң плитәдән алып, капкач белән каплыйбыз һәм 12-15 сәгатькә калдырып торабыз.

Хәзер күркәләрнең суын башка савытка күчерәбез. Һәр 10 мл суга 100 г шикәр комы салабыз һәм әлеге катнашманы кире күркә өстенә агызабыз. Аннан инде утка куеп кайнатып чыгарырга һәм кайнаганнан соң тагын 5 минут ут өстендә тотарга кирәк булачак.

Шуннан соң кәчтрүлне уттан алабыз һәм 10 сәгатькә капкач каплап калдырып торабыз. 10 сәгатьтән соң шул ук процедураны янәдән кабатлыйюыз һәм тагын 10 сәгатькә калдырабыз.

Димәк, күркәләрне 3 тапкыр кайнатып, суытабыз булып чыга. Уңайлылык өчен, түбәндәге тәртиптә эш итәргә киңәш итәбез:

Иртән
Кич
Икенче көннең иртәсендә.

Өч тапкыр канатканнан соң күркәләрне банка төпләренә тезәбез һәм өсләренә ширбәтне (сироп) агызабыз. Тулысынча суынып беткәннән соң кайнатма куерыр. Кайнтмалы банкаларны капрон капкачлар белән каплап суыткычта яки тимер капкач белән ябып караңгы урында сакларга мөмкин.

Күркә кайнатмасының файдасы нидә?

Күркәләрдәге эфир майлары — иммунитетны ныгытыр өчен менә дигән чара. Күп кеше аны бронхит, йөткерүгә каршы куллана.

Зыяны бармы?

Әлеге кайнатмага аллергия булырга мөмкин. Шуңа күрә башта аз гына кабып карарга киңәш ителә, икенче көнне барысы да яхшы булса, ашарга мөмкин. Шулай да көненә ике-өч кашыктан артык ашамау хәерле булыр.

Чи ризык белән туклануның файдасы күп!

Табигый таләпләргә туры килгән рационда витаминнар һәм биологик актив матдәләр җитәрлек була, чөнки анда чи яшелчәләр, җиләк-җимеш, соклар һәм башкалар да каралган. Шунлыктан, бөтен азыкны чи килеш ашауның кирәге юк, әлбәттә.

Ашарга яраклы булган барлык ризыклар да азык була ала. Кеше 600 төрле җимеш, 200 төр чикләвек, 300 гә якын тамыразык һәм яшелчәләр, үлән һәм яфракларны азык итеп файдалана. Үзенең химик составы буенча үсемлекләрдән булган азыкларны углеводлы, минераллы һәм витаминлы дип әйтергә була, чөнки аларда бөтен витаминнар, аксым һәм җитәрлек дәрәҗәдә сай бар. Иң күп аксым чыганагы булып чикләвекләр, кузаклылар, төсле кәбестә, шпинат, бодай һәм башкалар санала. Чикләвекләрдә аминокислоталар күп. Үсемлек майларындагы май кеше организмы өчен файдалырак һәм ул бу яктан каты майлардан өстен тора.

Чи җимешләр минераль тозларга бай. Җимешләрнең кабык эчендә булуы аларны организмга зарарлы кушылмалардан да саклый.

Азыкларны чи килеш ашау эчәкнең эшчәнлеген артгыру өчен бик яхшы ысул. Чи крахмал эчәкнең мускулларын кузгатып, ризыкны эшкәртергә мәҗбүр итә, шуның аша организмда матдәләр алмашы уңайлана.

Ризыкларны чи килеш ашау симерүдән дә саклый. Ул ач торып ябыгудан нәтиҗәлерәк. Чи ризыклар белән туклану подагра, ревматизм авыруыннан хәлне җиңеләйтә, сидек әчелегеннән организмны чистарта.

Атеросклероз, тире авырулары, кан басымы югары булганда һәм күп кенә башка авыруларга да чи ризык белән тукталу дәва була ала.

Әмма пешкән ризык ашауга гына күнгән организмга кинәт чи ризык белән туклануга күчүнең зарарлы нәтиҗәсе дә булырга мөмкин. Шуның өчен табиб белән киңәшеп, акрынлап, сабырлык белән эш итәргә кирәк.

igelek.ru сайтыннан алынды

Балаларыгызны талаштыруның 8 ысулы

Кайвакыт әти-әниләр үзләре дә сизмәстән бертуганнар арасына кара мәче йөгертә. Әлбәттә, бу зыян алырга теләгәнлектән түгел, ә тәрбияләү максатыннан. Тик ахыры шулай тәмамлангач аның нидән башланганы әллә ни әһәмиятле түгел шул.

Шуңа сезнең игътибарга бала белән ДӨРЕС сөйләшү кагыйдәләрен тәкъдим итәбез.


1. Һәрдаим кем олы, кем кече икәнен әйтеп тормагыз
«Аңа нишләсә дә ярый, ул бит кечкенә», «Юл куй, син бит олырак!», «Абыеңа каршы дәшмә!» — бу сүзләрне онытыгыз. Аралары 1-2 генә түгел, 5-6 яшь булса да, яшүсмер бала да сезнең игътибарыгызга, яклавыгызга мохтаҗ. Араларында нәфрәт тудырмас өчен дөрес формада олы балагызгы аңлата белегез: «Мин энеңне ашатам, чөнки ул әле бу эшләрне башкара белми», «Син үзең дә шундый күңелле итеп уйный идең, кушылырга да кирәкмидер?»

2. Баларыгызны бер-берсе белән чагыштырмагыз
Ярамый: «Син әле дә 2 сүз сөйләшә белмисең, абыең бу яшьтә озын-озын җөмләләр белән аңлата иде инде!», «Апаң бөтен эшләрен бетергән, син һаман маташасың»
Һәр бала да индивидуаль сыйфатларга ия, берәү бар эшләрен дә тиз башкарса, икенчеләргә салмаклык хас. Аларны чагыштыру кирәкми.

3. Әйбәт һәм начар балага бүлмәгез
Ярлык элеп, рольләр биреп тәрбияләргә бик җиңел, тик дөрес түгел. «Ул һаман күңелсезлекләргә эләгә», «Ул минем авыр бала шул» дип әти-әниләр үзләрен акларга тырыша. Гаиләдә балалар саны күп, тәрбиягә вакыт аз калганда бу сүзләр еш кабатлана. Тора-бара әти-әнигә ияреп башка туганнары да баланы шул сүзләр белән «кыерсыта» башлый. Ә кыерсытылучы бу сүзләр аңына сеңеп үзе дә ышана башлый.


4. Көндәшлек уятмагыз
Ярамый: «Кем беренче өйгә йөгереп кайтып җитә?», «Кем тизрәк боткасын ашап бетерә?»
Баланы үзең теләгәнне эшләтергә бер дигән ысул. Тик ул команда духын бетереп, бертуганнарны бер-берсенә каршы котырта.
5. Икесенә бер эш кушыгыз
Ярамый: «Футбол абыең уйный, син хоккейга йөрерсең»
Бала олы туганына карап гел футбол турында хыялланырга, үсә төшкәч хыялына каршы килгәнегез өчен үпкәсе калырга мөмкин. Аның теләгенә игътибар бирегез.

6. Ачулы сүзләрен эчендә калдырмагыз
Бала ачулы булганда, «Энең турында андый сүз әйтмә!» дип туктатмагыз. Үз фикерен белдерергә аның тулы хокукы бар. Боларны әйткән очракта балага дөресен аңлату сезнең бурыч.