ЧИЯ АГАЧЫ (ТӨРЕК ХАЛЫК ӘКИЯТЕ)

Бер бакчада Чия агачы үсеп утыра икән. Агач башта ап-ак чәчәк ата, аннары кып-кызыл чияләргә күмелә, ди. Чия агачының капкасы кунакларга һәрвакыт ачык булган.
Аны бер дә ялгызын гына калдырмаганнар. Агачның базында Сукыр тычканнар, Бөҗәкләр яшәгән. Кәүсәсендә Кырмыскалар, Коңгызларны очратырга мөмкин булган. Чәчәкләргә килгән Бал кортлары, ботакларга кунган Кошлар өске катта кунак булганнар.

Беркөнне Чия агачы, өе тулы кунакларга мөрәҗәгать итеп, болай дигән:

– Әй, кунаклар! Әйтегез, тыңлап карыйк: минем өемдә тагын күпмерәк торырга җыенасыз инде сез? Көннәр буе миндә рәхәтләнеп яшәп ятасыз. Өемне файдаланган өчен нигә акча түләмисез?

Кунаклардан Бөҗәк һәм Сукыр тычкан сүз башлаганнар:

– Беләсеңме, без бит сиңа файда китерергә тырышабыз. Тамыр җәйгән туфрагыңны иртәдән кичкә кадәр казып йомшартабыз. Шуңа күрә синең тамырларың рәхәтләнеп тирәнгә таба үрмәли. Килешәсеңдер.

Өстәге каттан Бал кортлары исә болай дигәннәр:

– Синең чәчәкләреңдәге балны кем җыеп ала? Без, тырыша-тырыша бал җыйганда, чәчәк таҗларыңдагы серкәләрне бер урыннан икенчесенә күчермәсәк, бу кадәр мул җимеш бирмәс идең.

Кошлар исә болай диләр икән:

– Безнең шат тавышыбыз, җырларыбыз яңгырап тормаса, синең кәефең булмас иде. Без синең күңелеңне ачабыз.

Шулай итеп, Чия агачы кунакларының да аңа файда китергәнен аңлаган. Шуннан соң бер тапкыр да бу хакта сүз кузгатмаган. Кунаклары да аның ялгызын калдырмаганнар: күңелен ачканнар, зарарлы бөҗәкләрдән саклаганнар, туфрагын тәрбияләп торганнар, ди.

Сания ӘХМӘТҖАНОВА тәрҗемәсе.

ӘБИ-БАБАЙ ТӘРБИЯСЕ

Әби-бабай тәрбиясе

Гаиләдә әти-әни белән

Әби-бабай булса, ул бала,

Гомергә онытылмаслык, күркәм,

Иң кыйммәтле тәрбия ала.

 

Иртә белән әти белән әни

Эшкә китә, нарасый-бала,

Ходайның бирмеш көне буена

Әби-бабай янында кала.

 

Ир баланы инде бабай кеше

Төрле һөнәрләргә өйрәтә,

Ә кыз бала әбисе янында

Бәлеш серен сорап йөдәтә.

 

Ашар алдыннан кулларын юа,

“Бисмилла” әйтеп ашый башлый,

Туклангачтын, бала “Амин” белән

“Рәхмәт” әйтеп кузгала башлый.

 

Әби-бабай йогынтысында ул

Мәрхәмәтле, шәфкатьле була,

Аның тәрбияле булуыннан

Күңелләр шатлык белән тула…

 

Күркәм тәрбия алган баланың

Дөньялары бәхеткә тулыр,

Әби-бабай дөньядан китсәләр,

Ул аларга догачы булыр…

 

Нияз Бишбалта, Казан.

Харис Якупов сурәте

 

ДУСЛАР АРТЫК БУЛМЫЙ

(Булган хәлгә нигезләнгән хикәя)

7 яшь  тулгач,әти белән әни мине беренче сыйныфка укырга бирделәр.   Беренче тапкыр сыйныф бүлмәсенә керүем хәзер дә хәтеремдә: аркамда портфель, бер кулдан әни, икенчесеннән әти тоткан. Соң килгәч,  бер буш урын гына калган иде һәм мин шунда барып утырырга мәҗбүр булдым. Партадашым кара чәчле бер матур кыз иде. Инде бөтен сыйныфташларым бер- берсе белән уртак тел дә тапканнар, шау- гөр килеп сөйләшеп утыралар, ә бу кыз минем шикелле калганнар белән сөйләшергә ояла иде, шул сәбәпле аның дусты юк иде. Шуннан сон мин аның белән таныштым һәм без вакытны гел бергә уздыра башладык. Безгә бер үк җырлар ошый, икебез дә китап укырга һәм рәсем ясарга яратабыз, ә иң яхшысы -Энҗе яшәгән өй безнекеннән бик ерак түгел.  Шуннан соң без гел бергә булдык: мәктәпкә бергә бардык, бергә кайттык, китапханәгә йөрдек. Ул  минем иң якын дустыма әйләнде һәм без икебез гел гомер буе бергә булырбыз төсле тоела иде.

Менә инде быел без  8 нче сыйныф укучылары. Аркамда 1 нче сыйныфтагы  кебек портфель, алдымда сыйныфташларым. Әмма хәзер кулымнан әти-әни түгел, ә Энҗе тоткан. Җитәкләшкән килеш  без  үзебезнең арткы партага  барып утырабыз.

Дәрескә кыңгырау шалтырады. Сыйныф бүлмәсенә укытучыбыз, ә аның артыннан яңа  кыз килеп керде.

– Исәнмесез, балалар! Яңа уку елы белән сезне.Быелдан башлап сезнең белән бер яңа укучы укыячак. Таныш булыгыз – Сабирова Динара.

Яңа укучы безнең алдагы  партага утырды. Без аның белән исәнләштек тә үз сөйләшүебезгә күчтек.

Дәресләр беткәч, Динара безнең яныбызга килеп:

– Энҗе, мин синең белән бер урамда яшим, мәктәптән кайту юлын яхшылап белмим. Миңа бүген синең белән кайтсам ярыймы? –дип сорады.

Энҗе миңа карап алды да:

–Ярар, – диде.

Шуңа күрә бүген мин бер үзем генә кайттым. Тик  ялгызыма күңелсез булса да, Динараның хәлен аңлап, бик борчылмадым.

Икенче көнне иртән мин Энҗене өе янында мәктәпкә бергә барырга дип көтеп тора идем, тик ул күренмәде. Ярты сәгатькэ якын вакыт үткәч, Энҗенең әтисе чыкты.

– Исәнме, Алия.

– Исәнмесез, ә Энҗе бүген мәктәпкә барамы?

– Энҗе инде яңа классташы белән китте, — дип җавап бирде ул.

– Ярар, алайса, рәхмәт. Сау булыгыз.

–  Сау бул.

Миңа бу хәл ошамады, аннары Динараның сүзләрен искә төшереп, бераз тынычландым.

Тик тынычлыгым  күпкә бармады. Сыйныф бүлмәсенә кергәч, Динараның минем урында утырганын күрдем.

– Алия, сәлам, – дип Энҗе күреште.

Мин кызлар белән исәнләштем дә Динараның урынына утырдым.Динара миңа карап:

– Алия, дөрес аңла, мин Энҗе белән утырдым, чөнки мәктәпне начар беләм, ә ул миңа бөтенесен аңлата, -диде.

Ачуымны басып:

– Син борчылма, мин барысын да аңлыйм, — дидем.

Шулай итеп алар көне буе бергә булдылар, өйгә дә кичәге шикелле бергә кайттылар. Шул сәбәпле мин Энҗе белән сөйләшә алмадым. Әмма бу безнең дуслык кителүнең башы гына иде. Бүтән көннәрдә ул хәтта минем белән исәнләшергә дә оныта башлады.

Мин берүзем калдым. Үземә урын таба алмый йөрим. Энҗе белән 7 ел буе аерылмас дуслар булсак та, әлеге берничә көн эчендә Динара безне бер- беребездән шулкадәр читләштерде.

Колакчыннан  җыр тыңлаган чакта бүлмәгә әни керде дә:

– Кызым, нәрсә булды? Кәефең юк бугай. Урамда йөреп кайт, — диде.

– Кем белән йөрим мин анда?!

– Энҗе белән, сез бит гел бергә йөрисез,- диде.

– Ул үзенә яңа дус тапты, хәзер анда минем кайгы юк, — дип,  диванда  яткан юрганга төрендем.

Әни миннән нәрсә булганын сорады. Мин аңа бөтенесен сөйләп бирдем. Ә әни :

– Минемчә, син булган хәлләр турында Энҗе белән сөйләшергә тиеш, бәлки син барысын да аңлап бетермисең, -дип киңәш бирде.

Әнинең киңәшен тыңлап, икенче көнгә дәресләр башланганчы мин Энҗе белән сөйләшергә ниятләдем, әмма Динараның әйтүе буенча, бүген  Энҗе мәктәпкә килмиячәк, чөнки ул ангина белән авырый. Соңгы көннәрдә без аның белән бик сойләшмәсәк тә, мин бу хәлгә бик борчылдым.

Дәресләр беткәч, мин кибеттән бераз күчтәнәчләр алып чыктым һәм иң якын дустымның хәлен белергә барырга җыена башладым. Ләкин чыкканда, мин Динараны очраттым. Ул да Энҗе янына җыена иде, аның янына бергә барырга кыстады. Әмма мин Энҗе белән күзгә-күз генә карап сөйләшәсе килгән иде. Шуңа күрә:

– Мин бүтән көнне барасы идем, — дидем.

Икенче көнне Энҗе тагын килмәде.Инде хәзер мин аның  хәлен белергә барырга җыендым.

Мәктәптән кайткач, кичә алган күчтәнәчне алдым да Энҗегә бардым. Ишекне аның  әтисе ачты. Бүлмәдә дустым кулына карандаш тотып рәсем ясый иде. Мин ишек төбеннән генә:

– Сәлам, керергә ярыймы?- дип сорадым.

Энҗенең кәефе миңа ошамады, ул усал карап:

– Ник килдең инде?, — диде.

Нигә аның  миңа шулай усал каравын мин аңламыйча калдым.

– Синең хәлеңне белергә, — дидем дә елмаеп куйдым.

– Кит моннан! Син минем турында нәрсә уйлаганыңны беләм хәзер. Динара барысын да сөйләде, – дип ул миңа кычкыра башлады. Ә  мин бернәрсә дә аңламыйча тыңлап тордым.  — Син кичә кибет янында Динара белән очрашкач, минем турында күп начар сүз әйткәнсең, син мине бит юләргә саныйсын, ник килдең ?

– Әйе, мин кичә Динараны очраттым. Әмма синең турыда мин начар уйламыйм да, ник мин шулай әйтергә тиеш икән. Син миннән үзең туйгансың дип уйлаган идем, соңгы көннәрдә минем белән сөйләшмисең дә,- дип, үземнең күзләремә яшьләр тулды.

– Миңа Динара үзе сөйләде бит, синең минем турында начар сүзләр сөйләшеп йөрүеңне, — Энҗе һаман бер үк сүзне  сөйли иде.

– Әйтмәдем дим, кайдан ул шундый сүзләр алганын мин белмим дә, — дип үзем дә тавышымны күтәрә төштем.

Икебез дә елар хәлгә җиттек. Бераз тынычлангач,  Энҗе:

– Димәк,  Динара алдаган мине. Әйе, ул миңа синең белән аралашырга ирек бирми иде. Гафу ит, Алия. Дөресен әйткәндә, минем күптәннән синең белән сөйләшәсем килгән иде, — диде дә һәм без кичкә кадәр бер дә  туктамыйча сөйләштек.

Безнең яңадан  дуслашуыбызга мин бик шат идем, әмма Динараның ник алай эшләгәнен барыбер аңламадым.

Икенче көнне иртән мәктәпкә элекеге шикелле Энҗе белән бардым, ул да терелеп җитте. Сыйныф бүлмәсендә үз партама кире күчтем, Динара соңрак килде. Килгәч,  минем Энҗе белән утырганны күрде дә берни аңламыйча безгә  карап тора башлады.

– Динара, үз гамәлеңне аңлатасың килмиме? – дип Энҗе сүз  башлады. — Беренчедән, ник син безнең Алия белән дуслыгыбызны җимерергә  теләдең?

– Сез нәрсә сөйлисез? – диде ул, башын юләргә  салды.

Монда инде мин дә түзмәдем,  чәчрәп чыктым:

– Без беләбез, ничек син теләсә нинди сүзләр әйтеп, Энҗе алдында мине начар дус итеп калдырдың, — дидем.

Динара башын аска иеп:

– Сез мине аңламассыз, — диде.

– Ә син аңлатып кара, бәлки аңларбыз, — дип аны тыңларга җыендык.

Аның аңлатуы буенча ул безнең мәктәпкә килгәнче  үк шәһәребезнең бүтән мәктәбендә укыган. Анда аның беренче сыйныфтан ук бергә булган ике дусты бар икән. Ләкин көннәрдән бер көнне ул аларның сөйләшүен ишетеп алган, алар Динара турында күп начар сүз әйткәннәр, ә Динара белән үзләрен яхшы тотканнар, чөнки ул бай гаиләдән. Шуннан соң ул алар белән белән бүтән аралашмаган. Шул сәбәпле ул безнең мәктәпкә күчкән.

Аның сүзләре безне шок хәлендә калдырды, аңа бик авыр булган һәм ул үзенә чын дуслар табасы килгән. Әмма бер сорау һич тынгылык бирми иде эле.

– Мин бер әйберне аңлап бетермим, нигә син безнең дуслыгыбызны бозарга тырыштың? Без өчебез дә дуслашып китәр идек, — дип, сорау арты сорау  бирдем мин дә.

– Теге мәктәптә бездә өч дус идек, әмма мин өченче артыкҗан булып чыктым. Монда да өченче артыкҗан буласы килмәде. Гафу итегез  мине, кызлар.

Без Энҗе белән аның хәленә кереп:

– Динара, әйдә өчебез дус булыйк, бездә арада башка мондый хәлләр булмас  дип ышандырабыз, — дидек.

Шул вакытта Динара башын күтәрде , аның күзләреннән күз яшьләре ага иде, ул безгә карап елмаеп куйды.

Энҗе белән гел бергә икебез генә булабыз дип уйлаган  идем. Хәзер безнең янында тагын бер кыз бар. Мин, Энҗе һәм Динара – өч аерылмас  дус.

 

Зур Мәшләк урта  мәктәбенең

8 нче сыйныф укучысы Куликова Аида

Балалар өчен шигырьләр — Роберт Миңнуллин

 

БЕЗ АЙГА ОЧА ЯЗДЫК

Беләсезме, нишләдек
Без ракета эшләдек.

Эшләгәч, көчкә-көчкә
Кереп утырдык эчкә.

Эчтә берни күренми,
Ракетабыз дерелди.

Гел очып китәр кебек,
Айга ук җитәр кебек.

Чыннан да җитүе бар,
Ни дисәң дә, кораб бит.

Очып китсә әгәр дә,
Безнең эшләр харап бит.

Әле генә аңладык —
Ашарга да алмадык.

Күлмәк кенә
Өстә дә.

Галәмгә очу безнең
Юк иде бит истә дә.

Чыннан да очып китсә?
Айга ук барып җитсә?

Юлларыбыз уңмаса?
Җиргә төшеп булмаса?

Шуларны уйлыйм һаман —
Безнең эшләр бик яман…

Әле ярый ракета
Айга җитә алмады —
Очып китә алмады.

Очып китсә, әлбәттә,
Нишләргә белә идек —
Айга ук менә идек.

Без бит куркып торырга
Түгел малай-шалайлар.
Шулай да космонавт булу
Авыр икән, малайлар.

 

ЮККА МАЛАЙ БУЛГАНМЫН!

Их, кыз буласым калган!
Белмәдем шул мин алдан.
Кызларга — кадер-хөрмәт,
Эшләре бара гөрләп:
Бәйрәм саен аларга
Чәчәк бүләк итәсең.
Исәнләшеп үтәсең,
Ишек ачып кертәсең,
Хәтта портфельләрен дә
Күтәрешеп йөртәсең.
Троллейбуста барганда,
Автобуста барганда,
Алар утырып бара.
Ә син утырып кара!
Шунда ук күрәчәкләр,
Һәммәсе көләчәкләр,
Әдәпсез, диячәкләр,
Гадәтсез, диячәкләр.
Ә кызларга күңелле,
Йөриләр килештереп.
Үзләрен булмый хәтта
Шаяртып, ирештереп.
Юкка малай булганмын,
Калган ла кыз буласым!
Моннан соң мин, күрерсез,
Акыллы булачакмын:
Яңадан тусам әгәр,
Кыз булып туачакмын!

 
ӘНИ, МИН КӨЧЕК КҮРДЕМ!”

Әни, мин уйнаганда
Көчек күрдем урамда.
Әни, ул туңган иде,
Урамда кунган иде.
Әни, салкын яңгырда
Ул бик күшеккән иде,
Ул бик ачыккан иде,
Ул бик талчыккан иде,
Әни, ул улый иде,
Ул шулай елый иде,
Ул чынлап елый иде,
Ул ныклап елый иде –
Үзем ишеттем, әни.
Мин үзем карап тордым,
Шуңа кичектем, әни.
Мин аны бик кызгандым –
Яшьләре ага иде,
Әни, аның яшьләре
Асфальтка тама иде.
Аны, әни, яңгырда
Кемдер ташлап калдырган,
Алдаштырып калдырган,
Адаштырып калдырган,
Әни, туңганга микән,
Ул бик дерелди иде.
Салкын тисә, ул көчек
Тышта терелми инде.
Нишләр инде ул анда,
Берьялгызы урамда?
Ул елыйдыр әле дә,
Дерелдидер тәне дә.
Иртәгә үк үләчәк,
Калдырсаң бу хәлендә.
Әнием, шул көчекне
Алып кайтыйк әле, ә?!

 

Әдипләребез: Әхәт ГАФФАР

Татар драматургы, журналист Әхәт Гаффар (Габделәхәт Габдрахман улы Гаффаров) Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын «Яшь ленинчы» (бүген “Сабантуй” журналы) газетасында башлый. 1971–1981 елларда «Социалистик Татарстан» газетасы һәм «Казан утлары» журналы редакцияләрендә эшли. 1982 елда Ә.Гаффар Татарстан язучыларының Әлмәт оешмасына җаваплы сәркатип итеп билгеләнә.

Әхәт Гаффар әдәбият мәйданына 1970 еллар башында килә. Үзен «Яра» (1973), «Язлар моңы» (1973), «Гозер» (1975), «Кашан җыры» (1977), «Су астындагы чишмә» (1980), «Бишек» (1981) кебек повестьлары аша прозаик итеп таныта. Ул драматургия жанрында да нәтиҗәле эшли. Аның «Өч сорауга бер җавап» (1981), «Язлар моңы», «Соңгы ләкләк» (1980), «Бер картлыкта, бер яшлектә» (1981), «Мунча көне» (1982) пьесалары, «Соңгы сөю» (1980) һәм «Хөкем» исемле драмалары (1981) тамашачыларның игътибарын казаналар.

Әхәт Гаффар – М.Горький исемендәге Бөтенсоюз әдәби конкурс лауреаты (1985), «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» (1998).


Әхәт Гаффарның «Чикләвектә» хикәясе