Әдипләребез: Әхәт ГАФФАР

Татар драматургы, журналист Әхәт Гаффар (Габделәхәт Габдрахман улы Гаффаров) Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын «Яшь ленинчы» (бүген “Сабантуй” журналы) газетасында башлый. 1971–1981 елларда «Социалистик Татарстан» газетасы һәм «Казан утлары» журналы редакцияләрендә эшли. 1982 елда Ә.Гаффар Татарстан язучыларының Әлмәт оешмасына җаваплы сәркатип итеп билгеләнә.

Әхәт Гаффар әдәбият мәйданына 1970 еллар башында килә. Үзен «Яра» (1973), «Язлар моңы» (1973), «Гозер» (1975), «Кашан җыры» (1977), «Су астындагы чишмә» (1980), «Бишек» (1981) кебек повестьлары аша прозаик итеп таныта. Ул драматургия жанрында да нәтиҗәле эшли. Аның «Өч сорауга бер җавап» (1981), «Язлар моңы», «Соңгы ләкләк» (1980), «Бер картлыкта, бер яшлектә» (1981), «Мунча көне» (1982) пьесалары, «Соңгы сөю» (1980) һәм «Хөкем» исемле драмалары (1981) тамашачыларның игътибарын казаналар.

Әхәт Гаффар – М.Горький исемендәге Бөтенсоюз әдәби конкурс лауреаты (1985), «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» (1998).


Әхәт Гаффарның «Чикләвектә» хикәясе

«Бакчачы Нәби» Сәмига Сәүбанова хикәясе

Аның исеме – Нәби. Әтисе белән әнисе Нәбиулла дип йөртә. Әбисе Миңленәбиулла дип атый. Малайлар арасында – Куык Нәби.

Бер кеп-кечкенә генә малайның дүрт исеме булсын диген, ә? Нәбинең бабасы юк, ул да булса, аңа бәлки, “Шайтан Нәбиулла” дип дәшәр иде.

Нәбигә барысы да ошый. Нәбиулласы да, Миңленәбиулласы да, тик куык Нәби генә булмасын.

Дөрес, кушамат аңа тиккә бирелмәгән. Бераз арттырыбрак җибәрергә ярата шул ул. Кайчакта, Хуҗа Насретдин кебек, үзе дә  ялганына ышанып куя. Әгәр бүтәннәр ышанмый башласалар, кызып-кызып бәхәсләшергә тотына, ахырда, иптәшләреннән битәр, үзе ышанып куя. Бервакыт ни сөйләсә дә ышанмый башладылар аңа. “Һи, куык очыра башлады инде”, диләр малайлар. Шуннан соң Нәби иптәшләре алдында күп сөйләмәс булды.

Малайлар кызыксынучан  халык. Алар Нәбине күзәтә, аның тел төбен белергә тырышып карадылар. Файдасы булмады. Нәби дөресен дз, ялганын да чыгарып салмады. Малайлар белән уйнаганда да, уенның иң кызган чагы дип тормас, кайтыр да китәр. “Бу арада аңа бакча җене кагылган бугай”, диделәр малайлар. Дәресләрдән кайту белән Нәби җир казый, алмагач төпләрен йомшарта,  нәрсәдер утырта, су сибә икән.

Ямьле җәй җитте. Табигать яшеллеккә төренде. Өй түрендәге бакчаларда шомырт, чия, алмагач чәчәккә күмелде. Бераз вакыттан тагын эреле-ваклы гөлләр дә керфекләрен күтәрделәр.

Шулар  арасында аеруча матур бер бакча бар. Аллы-гөлле, кызыллы-зәңгәрле һәм дә тагын әллә нинди төстәге чәчәкләргә күмелгән иде ул. Авылда моннан да матур гөлләр һәм моннан да ямьле бакча юк.

Бу – Нәби бакчасы.  Ул аны үз куллары белән карады, гөлләр утыртты, чүпләрен утады, төпләрен йомшартты. Ә хәзер кара, ничек матур  андагы чәчәкләр!

Малайларның Нәбигә бераз хәтерләре калды. “Безгә дә әйтсә, ни була инде?” янәсе. Ләкин гаепнең үзләрендә икәнен сизенеп, эчтән тындылар.  Нәби бит аларга бакча үстерергә теләве, шул турыда китаплар укуы турында  аз сөйләмәде. Ә алар аны “куык очырта” диделәр, кушамат тактылар. Үзләренә дә сабак булыр әле бу…

Малайлар киләсе җәйдә Нәбинеке кебек  матур бакча үстерү турында хыяллана башладылар. Хәзергә әле сер итеп кенә саклыйлар, берәүгә дә әйтмиләр. Хәер, малайларның серләре озак торыр микән? Менә күрерсез, бер көнне  авыл тагын да матуррак гөлләргә күмелер.

Сәмига Сәүбанова

«Бал чүлмәге» — Газиз МӨХӘММӘТШИН /хикәя/

Нәсимнең талдан бөгеп ясалган бик шәп җәясе бар иде. Ул аны авылда “тәмле тамак” дип яманаты чыккан Күпербаш Сәфәргалиеннән бер уч хөрмә белән чәнчә бармак озынлыгы казылыкка алмашып алды. Ай-һай, шәп иде җәя! Нечкә кыл җебен зыңгылдатып тартып җибәргән чакларда тыкрык малайларының күзләре дүрт була иде.

Фото: hodor.lol/post/62222/

Бер көнне шул җәя юкка чыкты. Бик нык кайгырды, ут йотты Нәсим. Ике көн буена җәясен эзләде. Баскыч асларын, кар базын, кыяр түтәлләрен актарды. Хәтта Акбай оясына да үрмәләп кереп чыкты. Юк, җәя табылмады.

Нәсим, аптырауның соңгы чигенә чыккач, чормага менеп китте. Берәр малай көнләшүеннән шунда тотып томырмады микән? Тик чормада бабасының киез эшләпәсе бар – җәя юк. Кипкән балан бүкәне асылынып тора – җәя юк. Мич торбасы янында иске бишек аунап ята – җәя… ә?.. Тукта, тукта! Әллә күзенә күренәме Нәсимнең? Бишек эчендә авызы чүпрәк белән ябылган балчык чүлмәк утыра түгелме соң? Кайдан килгән ул? Кем куйган? Үткән атнада менгәндә генә бишектә әтисенең иске киез итегеннән башка әйбер юк иде бит.

Нәсим аптырап торды-торды да чүлмәк янына чүгәләп утырды. Чирткәләп алды. Дыңгырдамый. Димәк, буш түгел. Кызык. Эчендә ни икән, ә? Беләсе иде. Нәсим чүлмәкнең авызын чиште. Чиште дә өнсез-авазсыз калды. Карау белән һушны ала торган сап-сары кәрәзле бал! Нәсимнең авызыннан сулар килде. Нишләргә соң, ә? Әллә тәмен генә белеп караргамы? Шулай шул. Тәм белүдән кемгә ни зыян. Бөтенләй ашап бетерми лә Нәсим. Ул як-ягына ялт-йолт каранып алды. Аннан тиз генә балга бармагын тыкты. Тәмле-е! Чүт телен йотмады… Әмма… әмма нәрсә соң ул бер бармак! Кече телгә дә йокмады. Нәсим аны-моны уйлап тормады, бөтен дөньясын онытып, балны өч  бармак белән сыптыра башлады. Сипкел бит Фәхрүш әйтмешли, ярылганчы бал ашады Нәсим. Ашавын ашады. Ләкин соңга таба бал да әче була башлады, Нәсимнең дә йөрәгенә шом төште. Барыбер сизеләчәк. Әнисе сизә инде аны. Нишләргә? Их, ашамаган гына булса! Нәфесенә баш була алмады. Егет эше түгел инде бу. Инде эш үткән шул. Хәйләсен табарга кирәк.

Нәсим, каш җыерып, никадәр генә уйласа да, үч иткәндәй, бер хәйлә дә табылмады. Әһә, әгәр болай итсә… Аның әнисе курыкмаска, үз хатаңны таный белергә кирәк, ди бит. Әгәр балны ашап бетергәч, бөртек тә яшерми, бөтенесен сөйләп бирсә? Әнисе ни дияр иде икән? Әгәр эш шома гына үтсә, әнисе гафу итсә, Гөлсәрия белән Ирек алдында Нәсимнең дәрәҗәсе бермә-бер күтәрелә инде…

Әтисе дә, әнисе дә Гөлсәрия белән Ирекне мактаган була. Шулар кебек акыллы бул дип, Нәсимне үгетлиләр. Тапканнар акыллы кешеләрне! Гарьлегеңнән үләрсең! Гөлсәриясе әле көч-хәл белән сигезен тутырды. Нәсимнән төгәл өч яшькә бәләкәй. Бәләкәй булса да, тәмле тамак, конфет алып кайталармы, прәннекме – аңа. Конфетын да ашасын иде – жәл түгел. Чебен тимәс чер итә. Нәсим сукканчы ук елый башлый… Ә Иреге бөтенләй җебегән. Алтыга җитеп “р” хәрефен әйтә белми. Исемең ничек, дисәң, “Игек”, ди. Сарыкны “сагык”, сыерны “сыег” дип йөргән бәндәдә нинди акыл булсын. Иреге тәлинкә ватып, Гөлсәриясе сөт түгеп макталды. Макталуын да әйтер иде Нәсим! Ничек итеп ватуларын, түгүләрен сөйләп биргәннәр, имеш! Гаепләрен яшермиләр, янәсе. Ә менә Нәсим! Нәсим берәр көнне аларны шаккатырыр әле. Тегеләрнең күз алдында балны мин ашадым дип шартлатып әйтер дә бирер. Чатнаган тәлинкә белән ярты миски сөт түгел бу! Шундый зур гаепне тансаң да урынында. Менә бу куркаклык булмый инде…

Нәсим, шуларны уйлагач, чыннан да гайрәтләнеп киткәндәй булды. Чормадагы бал чүлмәге аны икенче көнне дә кызыктырып тора иде. Бу менүендә бер кесәсенә бал кашыгы, икенчесенә икмәк сыныгы тыгып менде. Бүресе улады Нәсимнең. Ниләр генә кыланып карамады ул! Барыбер җавап бирәсе инде, дип уйлады. Балга кайнар бәрәңге дә, тозлы кыяр да манчып ашады. Аны карлыган кагына төреп тә, чи камырга төреп тә авыз итте. Пешкән шалкан белән дә кабып карады, ачы керәнен дә манчып ялады. Тик шулай да соңга таба иң әйбәте – майлы бодай күмәченә ягып ашау икән дигән нәтиҗәгә килде.

Бер атна үттеме-юкмы – балдан җилләр исте. Нәсим аптырап китте. Әллә нишләп бик тиз бетте ул. Нәсим сизми дә калды. Күп-күп кабып та ашамады инде. Әз-әз генә капты. Олы кешеләр бал дисәң – бер кими, бармак тисә, ике кими, диләр. Дөрес икән. Хәер, Нәсим бармак кына түгел, кашык белән сыпыртты бит. Бетми хәле юк.

Әнисе чүлмәкнең буш икәнен күргәч, ах-вах итәр. “Кайсыгызның эше бу, шайтаннар?” – дип сорар. Шунда Нәсим торыр да, аның күзенә туп-туры карап әйтер. Минем эш, дияр. Моны ишеткәч, теге ике черки, шаккатып, бот чабар. “Кара әле бу абыйны! Курыкмыйча ничек шулай эшләгән”, – дип уйларлар. Ул мескеннәр как белән ашаганда балның әчкелтем булуын да, кайнар бәрәңге белән капканда төчкелтем икәнен дә белмиләр әле.

Менә бер көнне әтиләре эштән кайтты. Әниләре чәй әзерләде. Бишәүләп өстәл янына утырдылар. Әниләре хәйләле генә елмайды да:

– Бүген үзегезне бик тәмле бал белән сыйлыйм әле. Телләрегезне йотарсыз. Сезне сөендерим дип, юри саклап тоттым, – диде.

Нәсимнең йөрәге жу-у итеп китте.

Әниләре чормадан бик тиз әйләнеп төште. Буш чүлмәкне шап итеп өстәлгә утыртты.

– Кайсыгызның эше бу, шайтаннар? Тамагыгыз ачмы әллә сезнең? – дип кычкырды.

Ләкин әтиләре аны туктатты.

– Ачтан дип беләсеңмени аларны. Яшьләре шундый… Кызык тоела… – диде. Аннары, нидер уйланып, Нәсим белән Гөлсәриягә карап торды. Бик озак карап торды ул. Нәсимнең маңгае тирләп бетте. Менә хәзер мине әйтер дип, коты алынды. Юк, бу минутта балны мин ашадым, дип әйтергә аның кыюлыгы җитмәде. Элекке кәпрәюе шиңгән иде инде.

Шулчак әтиләре әкрен генә:

– Бу бик ярамаган эш инде, егетләр. Шулай да әйтегез әле, кем ашады балны? Курыкмагыз – тимим. Тик дөресен әйтегез! – дип сорады.

Нәсимнең башы тагын да аскарак иелде, Гөлсәрия кызарды, Ирек мышкылдап елап җибәрде:

– Ми-и-ин… Ә-ә… Миңгәгәй бүгекне атып бәггәч, менгәнием… Бег генә тапкыг ашадым… Багмак белән… Ә-ә-ә… Бег генә тапкыг ашаганга  бетмәс дигәнием… Ә-ә-ә…

Гөлсәриянең дә күңеле йомшарып китте, ул йөзен куллары белән каплады да:

– Мин өч тапкыр… Кашыгым чормадагы иске эшләпә эчендә, – дип пышылдады.

Нәсим генә дәшмәде.

1963 ел

«Мин – мөселман баласы» /хикәя/

Влада Семенова рәсеме

Рушаннар өенең һавасы үзгәреп киткән кебек булды. Әби әби шул инде! Ул барында көннәр буе телевизор каршында утырып та булмый, планшеттагы уеннар да торып тора. Әнисе белән әтисе дә тынычрак сөйләшәләр, тәмле ризык исләре дә ешрак чыга. Алланың биргәненә мең шөкер, өстәлләр нигъмәт белән тулып тора, дип сөенә әбисе.

Соңгы арада «ураза» дип ешрак әйткәли башлады әбисе. Рамазан ае алдыннан ризыктан бераз тыелып тору да зыянга булмас, ди. Быелгы уразаны да исән-имин тотарга язсын иде инде, балалар, ди. Әтисе белән әнисе дә кайткан саен җимеш, хөрмә, чикләвек кебек тәм-том күтәреп кайталар. Быел без дә керергә ниятлибез, дип сөйләшәләр.

– Мин дә сезнең белән, – диде Рушан,  әле аларның нишләргә җыенганын аңламаса да. Әбисе өзелеп көткән  ул  ураза начар нәрсә булмас бит инде.

– Сөбханалла, балам. Ниятең булса, тотарсың, иншаалла. Яшең сигезенче белән бара, – диде әбисе.

– Ә нәрсә соң ул ният?

– Ул синең  ихлас теләгең, балам. Безнең белән бергә Рамазан аенда сәхәр ашарсың, ифтарга керерсең…

– Тәмлеме соң ул сәхәр?  Ифтары нәрсә? Минем ул нәрсәләрне ашаганым юк бит.

– И бала, – дип кеткелдәде әбисе. Әнисе белән әтисе дә елмаешып куйдылар.

– Кояш чыкканнан алып, кояш баеганга кадәр ризыктан тыелып торырга кирәк булачак, улым, – дип сүз кыстырды әнисе дә. – Белмим шул, түземлеге җитәр  микән?

– Булачак ир-егет бит ул! Нигә җитмәсен?– дип куйды әтисе.

–  Көне буе ашамый-эчми  торгач, авыз ачабыз, балам. Монысы ифтар була инде. Ә кояш чыгар алдыннан, төнлә торып  ризыклануны сәхәр диләр.

– Ай-яй… авыр икән. Көн буе ашамаска… Эчмәскә… Мин түзмәм шул, – диде Рушан.

– Аллаһ ризалыгы өчен дип ниятләсәң, бер авырлыгы юк аның, балам. Кайберәүләр өчен  иң авыры – телен тыеп тору ул.

– Ничек инде?

– Ашаудан гына тыелып тормыйлар ураза аенда, әшәке сүзләрне әйтүдән дә сакланырга кирәк. Кулдан  килгәнчә, башкаларга яхшылык эшләргә тырышырга кирәк, – әбисе дисбесен кулына алды.

– Авыр икә-ә-ән, – дип сузды тагын Рушан.

– Сыйныфташларың белән ямьсез сүзләр әйтешмисең инде. Юк-барга үпкәләмисең дә, кызларны да үпкәләтмисең, – дип көлемсерәде әтисе.

– Марат бит ул үзе башлый… Самирә дә.

Рушан тагын нидер әйтергә җыенган иде дә тукталды.

– Рамазан аеның бөтен хикмәте дә шунда шул аның, балам, – дип куйды әбисе. – Кеше кирәк вакытта –  телен, кирәк вакытта нәфесен тыя алсын өчен  бирелгән изге ай ул. Раббыбызның хикмәтләренең берсе. Һәр мөселман  өчен  фарыз  гамәл ул ураза  тоту. Фарыз дигәнем – Раббыбыз  каршындагы мәҗбүри бурыч. Менә бу китапны укысаң, тагын да күбрәк белерсең.

Әбисе  киштәдәге  Коръән китабы янында  торган юкарак тышлы китапны малайга сузды.

– Мин дә тыела алырмын микән? – Рушан ышаныр-ышанмас башта әбисенә, аннары әти-әнисенә күзләрен күтәрде. – Мин дә мөселман бит…

Малай, асылына  тиешенчә  төшенеп бетмәсә дә, үзенең  мөселман баласы булуын белә иде.

– Барыбызга да кагыла инде бу, – дип куйды әнисе дә. Әти-әнисе дин белеме белән соңгы арада гына кызыксына башлады шул.

– Түзә алган кадәр тотарсың, балам. Сиңа әле зур таләпләр куеп булмый. Сабырлыгың җиткәнче, булдыра алганчы тотарсың. Акрын-акрын ныгый ул сабырлык та, әдәп-әхлак та.– Әбисе, бераз шелтәләп, әниләренә күз салды.

– Безнең әнкәйләр кызу урак өстендә дә калдырмады уразаларын. Ашарга да такы-токы иде. Хәзер, алланың биргәненә шөкер, бар да бар. Холыкны гына ныгытырга кирәк тә, тыелганнан сакланырга кирәк. Шулай ныгый  инде ул иман, – дип дәвам итте ул.

– Иманлы бала дигән сүзне ишеткәнем бар минем дә. Безгә укытучы апа да әйтә аны, — диде Рушан, ул  сүзнең  мәгънәсен  искә төшерергә тырышып. – Әйбәт кешеләргә  шулай әйтәләр ул, әйеме, әбием?

– Әйе, балам.

Рушанның инде әбисе сөйләгән ул серле ураза аен тизрәк якынлаштырасы килеп китте. Кызык, ничек була икән ул ураза тоту? Рушанның сабырлыгы  җитәр микән? Әйбәт кеше  булыр  өчен  сынауларның  берсе, ди бит әбисе. Сынатмас микән?

Лилия Фәттахова