Балалар өчен шигырьләр — Роберт Миңнуллин

 

БЕЗ АЙГА ОЧА ЯЗДЫК

Беләсезме, нишләдек
Без ракета эшләдек.

Эшләгәч, көчкә-көчкә
Кереп утырдык эчкә.

Эчтә берни күренми,
Ракетабыз дерелди.

Гел очып китәр кебек,
Айга ук җитәр кебек.

Чыннан да җитүе бар,
Ни дисәң дә, кораб бит.

Очып китсә әгәр дә,
Безнең эшләр харап бит.

Әле генә аңладык —
Ашарга да алмадык.

Күлмәк кенә
Өстә дә.

Галәмгә очу безнең
Юк иде бит истә дә.

Чыннан да очып китсә?
Айга ук барып җитсә?

Юлларыбыз уңмаса?
Җиргә төшеп булмаса?

Шуларны уйлыйм һаман —
Безнең эшләр бик яман…

Әле ярый ракета
Айга җитә алмады —
Очып китә алмады.

Очып китсә, әлбәттә,
Нишләргә белә идек —
Айга ук менә идек.

Без бит куркып торырга
Түгел малай-шалайлар.
Шулай да космонавт булу
Авыр икән, малайлар.

 

ЮККА МАЛАЙ БУЛГАНМЫН!

Их, кыз буласым калган!
Белмәдем шул мин алдан.
Кызларга — кадер-хөрмәт,
Эшләре бара гөрләп:
Бәйрәм саен аларга
Чәчәк бүләк итәсең.
Исәнләшеп үтәсең,
Ишек ачып кертәсең,
Хәтта портфельләрен дә
Күтәрешеп йөртәсең.
Троллейбуста барганда,
Автобуста барганда,
Алар утырып бара.
Ә син утырып кара!
Шунда ук күрәчәкләр,
Һәммәсе көләчәкләр,
Әдәпсез, диячәкләр,
Гадәтсез, диячәкләр.
Ә кызларга күңелле,
Йөриләр килештереп.
Үзләрен булмый хәтта
Шаяртып, ирештереп.
Юкка малай булганмын,
Калган ла кыз буласым!
Моннан соң мин, күрерсез,
Акыллы булачакмын:
Яңадан тусам әгәр,
Кыз булып туачакмын!

 
ӘНИ, МИН КӨЧЕК КҮРДЕМ!”

Әни, мин уйнаганда
Көчек күрдем урамда.
Әни, ул туңган иде,
Урамда кунган иде.
Әни, салкын яңгырда
Ул бик күшеккән иде,
Ул бик ачыккан иде,
Ул бик талчыккан иде,
Әни, ул улый иде,
Ул шулай елый иде,
Ул чынлап елый иде,
Ул ныклап елый иде –
Үзем ишеттем, әни.
Мин үзем карап тордым,
Шуңа кичектем, әни.
Мин аны бик кызгандым –
Яшьләре ага иде,
Әни, аның яшьләре
Асфальтка тама иде.
Аны, әни, яңгырда
Кемдер ташлап калдырган,
Алдаштырып калдырган,
Адаштырып калдырган,
Әни, туңганга микән,
Ул бик дерелди иде.
Салкын тисә, ул көчек
Тышта терелми инде.
Нишләр инде ул анда,
Берьялгызы урамда?
Ул елыйдыр әле дә,
Дерелдидер тәне дә.
Иртәгә үк үләчәк,
Калдырсаң бу хәлендә.
Әнием, шул көчекне
Алып кайтыйк әле, ә?!

 

Балалар өчен Тәнзилә Галимуллина шигырьләре

Тәнзилә Шамил кызы Галимуллина

“1990 елның ямьле җәй аенда, Балтач районы Нөнәгәр авылында дөньяга килгәнмен. Балачакта һәркем нинди дә булса бер шөгыльне үз итә. Мин дә, хыялый кыз буларак,  шигырьләр иҗат итә башлаган идем, инде менә  бүгенге көнгә кадәр каләмемне кулдан төшергәнем юк. Язган шигырьләрем аша мин тормышка никадәр гашыйк булуымны аңлатам.

Бүгенге көндә мин гаиләм белән Түбән Кама шәһәрендә матур гына тормыш итәм. Һәр көнемне нурга күмеп ике кызым үсеп килә.

“И-и-и, Аллага шөкер!” – димен,
Ходай биргән барын да.
Ике кызым “әни” диеп,
Уйнап йөри янымда.
Ике кыз дип теләдем мин,
Зурына иптәш төпчек.
Алардан башка моңарчы
Яшәлгән икән ничек.

Кызларым Самира белән Ралина тугач, иҗади тормышым тагын да киңәйде, матурайды. Күпчелек шигырьләрем  хәзер кызларыма багышлана, балалар  өчен  языла. Шулай булмый ни, сайлаган һөнәрем дә балалар илендә бит! Тәрбияче булып мин кабат сабый чагыма кайттым. Тумышыбыз белән балачактан булсак та, без еш кына шул серле, күңелле дөнья барлыгын онытабыз. Балалар дөньясы күпкә кызыклы, бай, эчтәлекле минемчә. Бала күңеленнән дә нечкәрәк, чистарак тагын ни бар? Язган шигырьләрем “Сабантуй” журналын көтеп алган сабыйларның күңелләренә дә үтеп керер, хуш килер дип уйлыйм”.


Йокы!
Мин йокыны һич яратмыйм,
Дүс түгел аның белән.
Тик вакытында йокласам,
Әнигә рәхәт, беләм.

Нишләтим соң, йокы мине
Яратмый бит үзе дә.
Гел уйныйсым килеп тора,
Йомылмый һич күзе дә.

Кечкенә сеңлемне менә
Ул шундый да үз итә.
Исем китә: ничек шулай
Көне гел йоклап үтә?!

Кич җитсә, әтиемне дә
Йокы дәшә янына.
Әни дә: “Рәхмәт, – дип ята, –
Җирдә йокы барына!”

«Йокласан зур үсәсең», – ди
Әни янга ята да.
Үсәрмен дә аннан мине
Алмассыз уята да!

 

Иркә бала!

Гаиләдә мин бик кадерле,
Шундый да иркә бала.
Һәммәсе сыйлый үземне,
Ни сорыйм – шуны ала!

Туңдырма белән дүслыкны
Яхшы белә әнием.
Берәү генә җитми калса,
Тагын сорыйм әле мин.

Җырласам да, еласам да,
Әтием кәнфит суза.
«Ватып ашама, кызым, – ди, –
Алайса тешне боза!»

Әби белән бабай менсә,
Сый белән тула табын.
Икесен дә озатып калам,
«Килегез, – диеп, – тагын!»

Әбием витамин диеп
Гел жиләк-жимеш ала.
Мин яраткан тәмле банан,
Кып-кызыл, баллы алма.

Түганнар дәшә үзенә
Пешереп бәлеш, коймак.
Алар өчен килгән саен
Мин – иң кадерле кунак.

Менә шулай тәмле үтә
Минем кичләр, иртәләр.
Белмим инде, үсеп житкәч
Мине кемнәр иркәләр!

 

Әбигә кунакка!

Әби кунакка дәшкәнне
Мин шундый да яратам.
Тик нинди күлмәк киим дип,
Барган саен баш ватам.

Сарысы миңа озын,
Алы кечкенә калган.
Зәнгәр күлмәкне инде
Әнием күптән алган.

Яшелен кияр идем дә,
Үземә ошап бетми.
Кызыл күлмәгем юылган,
Инде тиз генә кипми.

Ак күлмәк бар, тик аны мин
Киям кыш бабай килгәч.
Ул бик тә сөенәчәк
Мине ап-актан күргәч.

Киям әле бүген тагын
Әби алганын гына.
Бәлки тагын берне алыр
Кадерле оныгына!

 

Кибеткә!

Әни “кибеткә” диюгә,
Киенәм дә тиз генә,
“Мин дә барам, алырбыз, – дим, –
Берәр мәмәй үземә”.

Анда баргач, берне түгел
Унны аласы килә.
Әни генә ачулана:
“Акча юк, кызым, тимә!”

Шуна күрә җыям бары
Тик өйгә кирәклесен.
Туңдырма алыйк әтигә,
Ой, балам, рәхмәт, дисен.

Чүпа-чүпс ярата бит,
Сеңлемә алыйм ансын.
“Әхмәт” диеп кайткач мине
Ул да кочаклап алсын.

Әби белән бабаем да
Килми калмас ялларда.
Тәмле-тәмле кәнфит белән
Чәй әчә бит алар да.

Ничек барысын өйгә алыйк –
Тик шул гына уемда.
Туйганчы ашармын әле
Кибетче булырмын да!

Тешсез авыз

Тешең коела, дип әни
Миңа кәнфит ашатмый.
Берәрсе кәнфит биргәнне
Һич кенә дә ошатмый.

«Ярар, төшсә төшәр, әни»,
Шулай юатам аны.
«Әби кебек барырбыз да
Куйдырырбыз яңаны!»

Аңлыйм сине, тешсез авыз
Шундый ямьсез була ул.
Тик кәнфитне хәзер ашыйм,
Үскәч тәмсез була ул!

«Мактанчык Вәли» — Юныс ЗӨБӘЕРОВ поэмасы

 

Влада Семенова рәсеме

1

Вәли сөйли дусларына.

(Ышанганнар ышана.)

Йөзе җитди. Тавыш каты.

Ышанмыйча ни чара?

 

Күкрәгенә суга Вәли.

Утлар чәчә күзләре.

─ Минем алдаганым юк, ─ ди, ─

Сүзем ─ китап сүзләре.

 

Шушы минем төп сыйфатым.

Яратмыйм ялганчыны.

Берни сөйләмәсәң була.

Сөйләсәң, сөйлә чынын.

 

Аннан мактанчыкларны мин

Нык яратмыйм күптәннән.

Мактанчык куерга уйлый

Үзен өскә күпләрдән.

 

Кешеләрнең күзен буяу ─

Шушы аның теләге.

Потлы герне, имеш, чөя.

Җеп кебек бит беләге.

 

Мин үзем бик тыйнак кеше.

Яратмыйм мактанырга.

Ләкин баштан үткәннәрне

Ник сөйләми калырга?

 

Кыш көне урманга бардым

Тозак куйдым куянга.

Дөньялар ямьләнеп китә

Куян ите булганга.

 

Элек куйган тозагыма

Берсе эләккән иде.

Олы куян. Шатлыгымнан

Бүрекне күккә чөйдем.

 

Кайтып барам. Ашыкмыйм мин.

Кәеф шәп. Куян кулда.

Ул кышны кар да аз иде.

Барырга такыр юл да.

 

Җырлап җибәрдем шатлыктан.

Шулчак коточкыч улау.

“Соры җәнлекләр, — дип уйлыйм, —

Мөгаен, бүре болар”.

 

Урманда бүре күплеген

Белә идем. Тик нигә

Минем кебек чакма ташка

Бүреләрдән өркергә?

 

Кинәт урманның эченнән

Йөз бүре килеп чыкты.

Уйлыйлар үткен тешлеләр:

“Менә Вәлине тоттык”.

 

Уйлыйлар туймас корсаклар:

“Хәзер ашыйбыз моны.

Сарыктан бу тәмлерәктер.

Чөнки юк аның йоны.

 

Туйганчы ашыйбыз да без

Йоклыйбыз аннан ятып”.

Ә минем кулда мылтык юк,

Булмый аларны атып.

 

Бәхетемә каршы кулда

Куян бар иде минем.

“Бу куян  йөз ач бүредән

Коткарыр мине” —  дидем.

 

Куян авыр. Үлчә дисәң

Биш кило тартыр иде.

Бу куянны сәүдәгәрләр

Мең сумга сатыр иде.

 

Миңа ташлана бүреләр.

Мин теге куян белән,

Барлык көчемне салам да,

Маңгайларына бирәм.

 

Маңгаена бәргәч бүре

Егыла да җан бирә.

Бер бүре тиресе мең сум!

Минем көләсе килә.

 

Акыллылар куян йөртә.

Чукмар читтәрәк торсын.

Чукмар белән өч сугасың.

Кулыңда куян булсын.

 

Баейсы көнем икән, дим.

Кесәм акчага тула.

Янәдән өчне үтерсәм,

Үлгәне сиксән була.

 

Акыллылары аңлады —

Аларны үлем көтә.

Улый-улый ташланалар,

Тик минем дә хәл бетә.

 

Ә бирешергә ярамый.

Бирешсәм бит мин бетәм.

Яшәргә хаклы булуны

Кулдагы көч хәл итә.

 

Ач бүреләр ыргый тора.

Ә мин тондыра торам.

Йөз бүрегә бер куян бар!

Бер куян каршы тора!

 

Сыйлыйм явыз бүреләрне.

Кирәкләрен алсыннар.

Шулай үтереп бетердем

Йөз бүренең барсын да…

 

Хәйран калып тыңлый аны

Авылдагы малайлар.

Алар Вәлигә сокланып,

Шаклар катып карыйлар.

 

Бары Венер гына көлә.

─ Я әйт, нигә көләсең? ─

Дип сорый Вәли аңардан. ─

Әллә бер сер беләсең?

 

— Ике бүрегә дә каршы

Бер куян тора алмый.

Авыл малае беркатлы.

Рәхәтләндереп алдый.

 

─ Бирегез ипи,  ─ ди Вәли, ─

Ипи тотып ант итәм.

Йөз бүре башына җиттем.

Китер ипи. Мин көтәм.

 

Вәли кепкасын сала да,

Ыргыта аны җиргә.

─ Бүре миңа нәрсә ул? —  ди. —

Бүрене җиңел җиңәм.

 

Безнең урманда аю юк.

Менә шуңа кайгырам.

Алышырга дигән уй, ди,

Йөрәгемне яндыра.

 

Малайлар башларын чайкый.

─ Гаҗәп хәл булган, ─ диләр.

Нинди маҗаралар булмый

Батыр кешеләр белән.

 

Бәлки, бөтен дәүләттә дә

Синдер иң батыр кеше.

Ташка уеп язарлык бит

Син эшләгән һәр эшне.

 

Китап итеп чыгарырлык

Синең маҗараларны.

Чират торып алачаклар

Укырга дип аларны.

 

2

Җәй көне бар малайлар да

Юнәлделәр урманга.

Җиләк быел бик күп диләр.

Исәп җиләк җыярга.

 

Алдан бара безнең Вәли.

Үзе як-якка карый.

─ Бәхетем булып,  бүреләр

Миңа очраса ярый.

 

Тере көе тотып берсен

Авылга алып кайтам.

Аннан шәһәргә илтәм дә

Зур зоопаркка сатам.

 

Шулай итеп баеп китәм,

Машина сатып алам.

Кирәк җиргә җайлы итеп,

Утырып кына барам.

 

Килеп җиттеләр урманга.

Җиләк күп җыючыга.

Шунда Вәлинең каршына

Бер куян килеп чыга.

 

Дерт итеп китте бу батыр.

(Куш күренде куркакка.)

Зур бүрене таныдым

Шушы озын колакта.

 

Куян йөгерә бер якка,

Вәли икенче якка.

Бүре куып килгән кебек

Тоела бу куркакка.

 

Куян инде ял итәргә

Куак астына чумды.

Алгы аякларын сузып,

Ул инде күзен йомды.

 

Ә Вәли һаман да чаба

Гыж─гыж итеп тын алып.

Бүре куып тотар төсле,

Һич тә булмый тукталып.

 

Менә Вәли өенә дә

Йөгереп кайтып керде.

Кергән көйгә батырыбыз

Келәне бик тиз элде.

 

Вәли идәнгә егылды.

Абыйсы моны күреп.

─ Нәрсәдән  курыктың син? ─ ди.

Сорый, билгеле көлеп.

 

─ Зур арыслан килеп чыкты,

Шуңардан качтым мин, ─ ди.

Ә абыйсы үаман көлә.

(Нишләсен инде көлми?)

 

─ Койрыгыннан эләктереп

Алып кайтмадың нигә?

Арыслан нәрсә? Син бит батыр!

Син бит бүрене җиңгән.

 

─ Арыслан, җәнлекләр патшасы,

Аңа каршы торалмыйм.

Патшасы көчле булгач инде

Аңа тозак коралмыйм.

 

Патша белән алышырга

Әлегә җитми көчем.

Үскәч, хисап ясармын мин,

Чөнки хәзер бар үчем.

 

Төйнәп бәйләп куячакмын

Озын койрыгын аның.

Бу чынлап шулай булачак.

Камил моңа иманым…

 

…Тагы Вәли шапырына,

Кычкыра тагы Вәли.

Батыр булуын исбатлап

Китерә төрле дәлил.

 

Шулай, дуслар, бернәрсә дә

Мактанчыкны терелтми.

Башка чирне җиңеп була,

Ә бу чир бер дә бетми.

«Сабантуй» әдипләре: Илдар Юзеев

Тагын укырга:

«Сабантуй» әдипләре: Камил Кәримов

«Сабантуй» әдипләре: Резеда Вәлиева

«Сабантуй» әдипләре: Мөҗәһит Әхмәтҗанов

«Сабантуй» әдипләре: Вакыйф Нуриев

«Сабантуй» әдипләре: Җәүдәт Дәрзаман

«Сабантуй» әдипләре: Ләбиб Лерон

«Сабантуй» әдипләре: Ләбибә Ихсанова

«Сабантуй» әдипләре: Рәшит Бәшәр

«Сабантуй» әдипләре: Алмаз Гыймадиев

«Сабантуй» әдипләре: Шәүкәт Галиев

«Сабантуй» әдипләре: Мәрзия Фәйзуллина

«Сабантуй» әдипләре: Эльмира Шәрифуллина

«Сабантуй» әдипләре: Роберт Миңнуллин