ЧЫН ИР-АТЛАРНЫ НИЧЕК ТӘРБИЯЛИЛӘР?

Чын егет нишли белергә тиеш? Туп тибәргә? Турникта күтәрелергә? Шахмат уйнарга? Бәлки, барысы да бергәдер? «Батырлык көне»ндә шуңа өстәп артист булырга өйрәттеләр! Катнашучылар уңышлары, көн программасы һәм кызыклы мизгелләре — 9 кыска фактта.

#1 Очрашу урынын үзгәртеп булмый. Катнашучылар 22 нче сентябрь көнне сәгать 10га Казанның Урицкий исемендәге паркына килде.

#2 Чын ир-ат кайчан уңышка ирешә? – дип  башлады чараның алып баручысы Тимур Перцев. Нәтиҗәгә килдек: командада эшли алган кеше җиңүче була. Шулай итеп, яшүсмерләр дүрт төркемгә бүленде: «Анаконда», «Гризли», «Росомаха» һәм «Беркут». Кулларына команда имзасы куйдылар.

#3 Серле РБМ хәрефләре. Алар бөтен җирдә. Ул «Рожденный быть мужчиной» дигәнне аңлата икән. «Батырлык көнен» оештырган төркемнең берсе ул.

#4 Катнашучыларның күпчелеге — әти-әнисе булмаган, тәртипсез, күп балалы гаиләләрдән булган яшүсмерләр. Яшь баһадирлар үзләре генә түгел. Аларга кадет мәктәпләре укучылары, инструкторлар  укытучылар һәм волонтерлар таяныч булды.

#5 Рәсми ачылу. Сүз бизнесмен Алмаз Төхвәтуллинга бирелде. «Десантниклар берлеге, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, диңгез пехотасы, Халык дружинасы сездә ихтирам уятсын иде. Сезнең яныгызда торган ир-атлар белән илһамланыгыз», – диде ул киләчәк буынга.

#6 Блог төшерергә, противогаз кияргә, ук атарга, Калашников автоматын җыярга. Биремнәр төрле, әмма иң җиңеле — 120 нче мәктәп укучысы Илья Сазонов сүзләре буенча — футбол һәм баскетбол уеннары.

#7 Иң авыр бирем. Ул – актерлык осталыгы. Командаларга җәмгыять өчен әһәмиятле булган театраль тамаша ясарга кирәк иде. Егетләр бу операцияне дә ерып чыкты! «Анаконда»ның «Шырпы – уенчык түгел» күренеше алкышларга күмелде.

#8 «Кем җиңәр инде?» дигән сорау белән борчылып типкән йөрәкләр тынды: «Гризли» җиңде! Алар бүләккә лазертаг отты.

#9 ТР Антитеррористик комиссиясенең башлыгы Илдар Зарипов сүзләре күңелгә уелып калды. «Чын ир-атлар ни өчен кирәк соң? Үз илеңне, үз туганнарыңны саклар өчен. Өченче сентябрьдә Бесланда булган террорны искә төшердек. Әгәр без шул чакта көчле булсак, фаҗига булмас иде. Әгәр без хәзер батыр булсак, андый чаклар бөтенләй булмаячак. Барыгызга да җиңү телим. Иң беренче чиратта – үзегезне».

Резидә ӘЛМИЕВА

КУРКУ БЕЛМӘС БАЛАЛАР!

Кечкенәләргә күпләр баласытып карый. Әмма нәкъ менә алар башка сыймаслык батырлыклар кылырга, дөньяны үзгәртергә сәләтле бит!

Әлеге тарихларны укып, үзегез дә моңа инанырсыз.

Кыю Элисон

2016нчы елда була бу хәл. Трейси Андерволд үзенең 5 яшьлек кызы Элисон белән бассейнда йөзә. Кинәт Трейсиның өянәге кузгала һәм ул бата башлый. Нәни Элисон югалып калмый, әнисен судан тартып чыгара һәм бассейнның сайрак урынына өстерәп китерә. Элисонга әнисенең башын судан югарыга чыгару өчен шактый тырышырга туры килә, әмма ул моны булдыра. Аннан соң ул ярдәм чакыру өчен өйгә йөгерә.

Соңрак әнисе батыр кызының инде 2 яшьтә үк йөзәргә өйрәнгәнлеген әйтә. Элисон хәтта әнисенең хәле начарланганын да аңламаган була. Су астында озак торганына гына аптырый ул аның. Нәрсә эшләргә кирәклеген кыз каян белгән диген?!

Олы йөрәкле мөслимә

2016нчы елның мартында Индиянең Агра шәһәрендә Назия исемле 15 яшьлек мөслимә урлаучылар кулыннан 6 яшьлек кызчыкны коткарып кала. Ярдәм сораганнарын ишетеп, ул ике дә уйламый тавыш килгән якка йөгерә. Явызлардан ул кызны тартып диярлек ала. Соңрак аларның бер мәктәптә укыганнары билгеле була. Димпиның әти-әнисе хәзер Назияне үз кызлары сыман якын күрәләр икән.

Иң шәп күрше

Американың Вашингтон штатында яшәүче 11 яшьлек Саммер Мильнер йортларының ишегалдында уйнап йөргәндә парковкада торучы бер машинаның ягулыгы агып, төтенли башлаганын күрә. Кыз шул мизгелдә үк машина хуҗаларының ишеген кага. Сайди Лоуренс хәбәрне ишетүгә коткаручыларга шалтырата. Йортта яшәүче башкалар да үз машиналарын

читкә алып куярга өлгерә. Коткаручылар янгынны берничә минут эчендә сүндерә. “Машина төтенли башлаганда ишегалдында күрше кызыбыздан кала беркем дә булмый. Ул вакытында күреп, хәбәр итмәгән булса, никадәр зыян килгән булыр иде, билгесез”, — ди Сайди.

Илүсә Зәйнетдинова әзерләде

ГӨЛЛӘР — ӨЙНЕҢ ЯМЕ ГЕНӘ ТҮГЕЛ…

Гөлләр йорт интерьерының аерылгысыз өлеше. Алардан башка өйнең яме юк сыман. Ә менә балаларның йокы бүлмәсенә гөлләр урнаштырырга уйласагыз, берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк.

1. Балагызга 6 ай тулганчы ул йоклый торган бүлмәгә гөлләр куймасагыз яхшырак. Үсемлекләр аның сәламәтлегенә куркыныч тудырырга мөмкин.

2. Сабыйга 6 ай тулып киткәч, бүлмәне гөлләр белән бизәргә дә була. Ләкин алар иссез булырга тиеш. Гөлне бала яхшы күрә алырдай урынга куярга киңәш ителә.

3. Бер яшь тирәсендә балалар инде тәүге адымнарын ясый башлый. Шуңа күрә бу чорда гөлләрне биеккәрәк урнаштыру мөһим. Сезгә асылмалы чүлмәкләр ярдәмгә киләчәк. Кызыксынучан балагыз гөлләрне тәмләп карамасын дисәгез, мондый төр савытларны алдан хәстәрләп куегызJ

4. Кайвакыт бик матур гөлләр дә агулы яки аллергия бирә торган була. Балалы йортта яңа үсемлекләр урнаштырганчы игътибар белән аның турында белешмә туплагыз.

Гөлне йортны бизәү өчен генә кирәк дип уйлаучылар ялгыша. Балалы йортта гөлләр булса, алар аша кечкенә кеше әйләнә-тирә дөнья белән таныша. Үсә төшкәч, аларны тәрбияләп, хезмәт сөяргә дә өйрәнә ул. Шуңа өстәп, гөлләр ярдәмендә балагызда үсемлекләргә, гомумән табигатькә карата сакчыл караш тәрбияли аласыз. Купшы яраннар, төрле төстәге миләүшәләр чәчәк атса, кәеф тә гел күтәренке була бит! Аларга караган саен елмаясы киләJ Балаларыбызга матурлыкны күрә һәм саклый белергә өйрәтик!

Илүсә Зәйнетдинова

Гөл үстерә Гөлнара

Гөлнара күзен ачканчы,

Якты уянган икән.

Якты иртә уянганга,

Гөлләр куанган икән.

Гөл чәчәге елтыр-елтыр

Елмая Гөлнарага.

Чиләгенә җыйган яңгыр

Суын сибә ул аңа.

Гел елмаеп торсын гөлләр,

Гөлнара торган төшкә.

Гөлләргә су сибә-сибә,

Өйрәнә кызлар эшкә…

Эльмира Шәрифуллина

Галия Гимадиева: “Әти-әни кризиска әзер булырга тиеш”

Балагызның “үзем!” дигән сүзен еш ишетә башладыгызмы? Димәк, ул кеше тормышында була торган иң авыр чорга аяк атлый. Өч яшьтәге кризис – елаулар, үзсүзлелек кебек “күңелле” вакыйгалар белән үрелеп бара торган вакыт. Әти-әни мондый чакта үзен ничек тотарга тиеш соң? Бу хакта психолог Галия Гимадиева белән аралаштык.

– 3 яшьтәге кризис һәр балада төрлечә үтәргә мөмкин. Аның төп билгеләре нинди?

– Әйе, чынлап та һәр бала бу кризисны төрлечә кичерә. Кайбер балада ул бик җиңел, сизелмичә генә уза, кайберләрендә бик авыр була, озакка сузыла. Моның сәбәпләре төрле. Гадәттә бу гаиләдәге мөнәсәбәтләргә бәйле. Кризис һәр балада булырга тиеш. Аның “мин”е барлыкка килгән чор бу. Ул конфликтка керә, киреләнә, үзсүзләнә, каршы килә. Болар барысы да нормаль күренеш. Үзенең “мин”ен ул шулай протест аша сезгә танытырга тели.

– Кризис чорында әти-әни нинди хаталар ясамаска тиеш?

– Кризис чорында һәр әти-әни үзен мөмкин кадәр тыныч тотарга тырышса иде. Алар кризисның табигый хәл икәнен һәм аның тиздән үтәчәген аңларга тиеш. Әти-әниләрнең бу чорны ни рәвешле үткәрүләре баланың үсешендә зур роль уйный. Әгәр алар балаларына кул күтәрә, почакка бастыра, кычкыра, аның уй-фикерләрен кабул итми икән, димәк киләчәктә җәзаланган кеше үзен бәхетсез итеп тоячак. Аның “мин”е дөрес формалашмаячак, ул үз-үзен кабул итә алмаячак һәм фикерен башкаларга җиткерүдән куркачак, түбәнсенәчәк. Бала кризис чорында, һичшиксез, каршылык күрсә. Әти-әниләр бала белән бер дәрәҗәгә төшмичә, үзләрен лаеклы итеп тотарга бурычлы. Әгәр сез балагыз белән конфликтка керәсез икән, бу хәлнең яхшы тәмамлануы икеле.

– Күп балалар әти-әни сүзенә бөтенләй колак салмый башлый. Баланы ничек тыңлатырга була? Берәр хәйләсе бармы моның?

– 3 яшьлек кризис чоры – бала өчен иң авыр чорларның берсе. Ул шәхес буларак формалаша. Сабый үзе белән ни булганын аңлап та бетерә алмаска мөмкин, өлкәннәр баланың хәленә керергә, аңа ярдәм итәргә тиеш. Балагызның сүзләренә колак салырга, аның фикере белән дә исәпләшергә өйрәнергә кирәк. Аңа һәрвакыт сайлау мөмкинлеге бирү шарт. Әмма ул икедән дә күп булмаска тиеш, югыйсә бала югалып кала. Сабыйның теләкләрен үтәгән очракта да әти-әниләргә үз авторитетларын саклый белү зарур.

– 3 яшьлек кризис чоры күпме дәвам итә?

– Гадәттә бу чор 6 айга кадәр сузылырга мөмкин. Барысы да гаиләдәге атмосферадан, әти-әнинең балага карата булган мөнәсәбәтеннән тора. Әгәр алар үзләрен тиешле дәрәҗәдә тота һәм баланы аңларга тырыша икән, ул инде “әти-әнигә берни дә исбатларга кирәк түгел, фикеремә колак салалар, сайлау мөмкинлеге калдыралар”, — дип аңлый һәм бу этап тыныч һәм тиз генә узып китә.

– 3 яшьлек кризис никадәр авыррак үтсә, яшүсмер вакыттагы кризис шулкадәр җиңелрәк уза дигән фикер бар. Дөреслеккә туры киләме бу фикер?

– Андый статистика юк. Барысы да гаилә әгъзалары арасында булган мөнәсәбәтләргә кайтып кала. Әгәр гаиләдә тынычлык хөкем сөрә, үзара аңлашу яши икән, димәк бала, әти-әни, калган гаилә әгъзалары – барысы да мондый кризисларны җиңел уздыра. Ата-аналарның кризиска әзер булуы бик мөһим. Бала өчен аның ничек узуы күп очракта бары шуңа бәйле.

Әңгәмәдәш – Илүсә Зәйнетдинова

ФУТБОЛЧЫЛАР БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА ТӘРБИЯЛӘНӘ

Казанның 166нчы номерлы балалар бакчасына Физкультурачылар көне уңаеннан тәҗрибәсе белән уртаклашырга кабат “Юниор” Балалар футбол мәктәбе өлкән тренеры Дамир Камалетдинов килде. Балалар тренер килүен зарыгып көтте. Дамир абыйлары аларга футбол уенына бәйле фактлар сөйләде һәм, әлбәттә, туп белән төрле күнекмәләр ясатты, кызыклы уен алымнарына өйрәтте.

Балалар бакчасы хезмәткәрләре белән берлектә физик тәрбия буенча инструктор Марина Евгеньевна тарафыннан капкага туп кертергә өйрәнү өчен әзерләнгән тренажерны спорт мәйданчыгына урнаштырдылар. Өлкән тренер үзе дә әлеге тренажерны сынап карады һәм уңай бәясен бирде. Киләсе елга ярышлар уздыру хакында да фикерен җиткерде һәм үзенең ярдәмен тәкъдим итте.

166нчы балалар бакчасының физик тәрбия буенча инструкторы Марина Чепуштанова

ЧИТ КЕШЕДӘН ЕРАК ТОР!

Бу елның җәендә “Лиза Алерт” эзләү отряды Саратов шәһәрендә чираттагы социаль экспериментын уздырды. Әти-әниләр рөхсәте белән чит кешеләр 3-12 яшьлек балаларны уен мәйданчыкларыннан алып китәргә тиеш иде. Экспериментта катнашкан 17 баланың 15е(!) чит кеше белән китәргә риза була, бары тик 6 яшьлек ике кыз гына барудан баш тарта. Бу саннар уйланырга мәҗбүр итә…

Кеше күп була торган мәйданчыклардан балаларны ничек алып китәләр соң?

Гадәттә, урлаучылар баланың ышанычын яулап алыр өчен аның белән матур гына сөйләшә башлый. “Әйдә, мин сиңа тәмле туңдырма алам”, “Анда бер песи баласын коткарырга кирәк, миңа ярдәм ит әле” кебек җөмләләр белән баланы җәлеп итәләр. “Сине әтиең чакыра, әйдә аның янына илтеп куям”, “Күгәрченнәр ашатып киләбезме?” дигән җөмләләргә балалар шунда ук ышана.

Урлаучы ямьсез, усал абый гына була дигән сүз түгел!

Без күп очракта урлаучыны усал ир-ат итеп күзалларга күнеккән. Балаларның күз алдына да явыз кеше ир-ат образында килеп баса. Әмма урлаучылар арасында хатын-кызлар да еш очрый. Балалар хаын-кызларга ныграк ышана дигән фикер дә бар. Аларга матур апалар шулай ук явыз булырга мөмкин икәнен аңлату бик мөһим.

Ярдәм сорарга оялма!

“Лиза Алерт” оештырган эксперименттан соң балалардан сораштыру үткәргәннәр. “Апаның миңа тиен күрсәтмәячәген мин инде аңлап алган идем”, — дигән бер бала. Ни өчен беркемне дә ярдәмгә чакырмадың дигәч, ул оялуын әйткән. Балалар оялып кына калмый, чит кеше алдында сәер булып күренүдән дә курка икән.”Әгәр ул миңа бернинди зыян да эшләргә җыенмаса, минем ярдәмгә чакыруымнан барысы да көләчәк бит”, — дип уйлый икән балалар. “Өлкәннәр һәрчак акыллырак була”, “зурлар сүзеннән чыгарга ярамый” ише фразалар да күп баланың баш миенә сеңгән була. Болар барысы аңа үзен коткарырга, вакытында ярдәм сорарга комачауларга мөмкин.

Эксперимент вакытында “Лиза Алерт” эзләү отряды тагын бер фактка игътибар итә. Балаларны кеше күп булган мәйданчыклардан алып китсәләр дә, янәшәдә булган өлкәннәр моны тыныч кына күзәткән һәм бернинди чара да күрмәгән. Өлкән кешеләрнең битарафлыгы шаккатыра һәм куркыта. Мөмкин кадәр игътибарлы булсак иде. Сезнең вакытында ярдәм итүегез – баланың гомерен саклап кала ала.

Илүсә Зәйнетдинова