ПЛАСТИЛИНЫГЫЗ БАРМЫ?

Пластилин белән әвәләп ясау бер караганда гап-гади шөгыль сыман. Ә аның бала сәламәтлеге һәм үсеше өчен булган файдасы бик зур. Балагызга 2 яшь тулганда аны пластилин белән таныштыра башларга да була. Сездән, әлбәттә, игътибарлы булу сорала.

Бүгенге көндә кибет киштәләрендә пластилинның нинди генә төрләрен очратмыйсың! Хәзер хәтта суда йөзә ала торган һәм караңгыда янучы пластилиннар да бар. Кечкенә бала өчен балавыздан ясалган пластилин алсагыз яхшырак. Мондый төр пластилин бик җиңел йомшара, аны әвәләргә җайлы. Иң элек балага пластилин биргәнче үзегезнең кулда аны әвәләп, йомшартып, төрле формаларга кертеп күрсәтегез. Югыйсә бала аптырашта калырга да бик мөмкин. Сабыегыз пластилин белән дуслашкач, бергәләп төрле сыннар әвәли башларга да була. Яфраклар, төрле матур ташлар ярдәмендә пластилиннан кызыклы гына уенчыклар ясап, уен өчен дә куллана аласыз. Фантазиягә чикләр юк, шулай бит?

Пластилинны баласына бөтенләй бирмәүче әти-әниләр дә очрый. Имеш, ул йорттагы җиһазларны пычрата, бала үзе дә буяла. Бу ялгыш караш. Пластилин ярдәмендә баланың кече моторикасы камилләшә. Сөйләм телен яхшырту өчен пластилин белән әвәләп ясау бик кирәкле шөгыль. Борчулардан котылу өчен дә пластилин белән сыннар ясап утыру бик булыша. Өстәвенә балагызның иҗади үсешенә дә бу уңай йогынты ясаячак.

Өйләрендә пластилин булмаган әти-әниләр, ашыгыгыз кибеткә! Төрле төстәге пластилиннар сезне загырып көтә 😉

Илүсә Зәйнетдинова

КӨНГӘ 10 ЛИТР СӨТ ЭЧҮЧЕЛӘР ГАИЛӘСЕ!

 

Британлылар Сью һәм Ноэль Рэдфордлар 21 баланың әти-әнисе! Күз алдына китерергә дә кыен, шулай бит? Иң олы балалары – уллары Криска инде 29 яшь, Софига – 25, Хлояга – 23, Джекка – 22, Даниэльга – 20, Люкка – 18, Миллига – 17, Кэтига – 16, Джеймска – 15, Эллига – 13 (армадыгызмы әле?) Эмига –13, Джошка – 11, Макска – 10, Тиллига – 8, Оскарга – 7, Касперуга – 6, Хэллига – 3, Фибига – 2, Арчига – 1, ә нәни Боннига нибары 9 ай.

“Без 3 кенә бала хакында хыяллана идек. Әмма балаларны шулкадәр яратабыз, аларга бик ияләштек, янәшбездә күп бала булу безгә ошый”,- дип сөйли әни кеше. Бүгенге көндә олы кызлары Софи үзе дә 3 бала әнисе. Сью белән Ноэльның тәүге оныклары – уллары Оскар белән бер елгы. Софи кабат балалар алып кайту турында уйламый. “Әни көн саен эшләгән эшләрне мин башкара алмас идем”, — дип соклануын белдерә ул.

Рэдфордларның төп керем чыганагы – дәүләт тарафыннан түләнә торган бала акчасы һәм үзләренең шәхси икмәк пешерү йорты. Гаилә бизнесын алып барырга балалары да ярдәм итә. Хлоя ризыклар пешерә, яңа рецептлар уйлап таба, Даниэль исә заказлар кабул итә һәм тарату белән шөгыльләнә.

Гаилә өчен атна буена ашау-эчүгә тотылган акча 310 фунтны (якынча 24 мең сум) тәшкил итә. “Җәй көне, каникул чорларында бу сумма 435 фунтка кадәр җитә”, — ди Сью.

Рэдфордлар өчен кафега кереп сыйланып чыгу уртача 184 фунтка төшә. Шуңа күрә гаилә кафеларга еш йөрмәскә тырыша. Өстәвенә төшке аш вакытында бу кадәр кешене кабул итә алырдай кафелар да сирәк була. Чират буенча утырып ашап булмый бит! “20 кешелек гаиләнең кафега кереп урнашуын карап торучы хезмәткәрләрнең һәм кунакларның йөзен күрү күңелле”, — дип елмая Сью. Әлеге гаиләдә көн саен 10 литр сөт, 3 литр сок эчелә, иртәнге аш вакытында 3 кап кукуруз кисәкләре ашалып бетә икән.

“Гаиләбез белән табигатькә чыгып ял итәрәгә бик яратабыз. Мондый төр ял кесәгә дә сукмый”, — диләр алар.

Әни кешенең көне 6:30да башланып китә. Йокларга ул төнге 11 тирәсендә ята. “Өйне балалар йоклап беткәч җыештырам. Моның өчен 2-3 сәгать вакытым китә”, — ди Сью. Сүз уңаеннан, гаилә 10 бүлмәле йортта яши.

Күп балалы әни көн саен 18 кг кер юуын да яшерми. “Кер юу машинасы көнгә 3 тапкырдан да ким кушылмый”, — ди ул.

Рэдфордлар гаиләсе һәр ел саен сәяхәткә чыгарга да тырыша. Сәяхәтләр вакытында әниләре һәр баланың киемнәрен, кирәк-ярагын зур чүп капчыкларына тутыра һәм исемләп язып чемоданга сала. 7 чемодан белән сәяхәт итә алар! Гадәттә үзләренең 15 урынга исәпләнгән кечкенә автобусларына утырып чыгып китәләр. Бу ел инде Флоридада булырга өлгергәннәр, Нидерландыга җыеналар икән. “Кечкенә балалар белән сәяхәт итү бик кыен, безгә олы балаларыбыз ярдәм итә”, — дип сөйли әниләре.

Рэдфордлар гаиләсен Бөекбританиядә иң күп балалы гаилә дип исәплиләр. Аларның хәтта үзләренең реалити-шоулары да бар икән.

Менә шундый гаҗәеп гаиләләр очрый дөньяда. Мондый гаиләдә үскән балалар бер алманы 5кә генә түгел, 21 кисәккә дә бүлә аладыр, мөгаен.

Илүсә Зәйнетдинова әзерләде

фотолар әлеге гаиләнең инстаграм битеннән алынды

«ТАТМЕДИА» ТЕЛЕВИЗОРЫ ӘТНӘГӘ КИТТЕ!

Бүген “ТАТМЕДИА” матбугат агентлыгында газет-журналларга иң актив язылучылар арасында призлар уйнатылды. Иң кыйммәтле бүләк – телевизорга Әтнәдән Рафаэль Мөхәммәтҗанов лаек булды.

“Татмедиа” акционерлык җәмгыятенә карый торган газет-журналларга иң актив язылучылар арасында уздырыла торган әлеге конкурс күптән инде традициягә әверелде. Анда Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә актив катнашалар.

– Әлеге чараны без ярты елга бер тапкыр уздырабыз. Анда өч һәм аннан күбрәк басмага язылган кешеләр катнаша. Гаризалар Татарстан гына түгел, Екатеринбург, Кырым, Чиләбе кебек төбәкләрдән дә килә. Пермь һәм Башкортстаннан да бик теләп катнашалар, — дип ассызыклады “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Эльвира Исмәгыйлева.

Бу юлы конкурста барлыгы 178 кеше катнашкан. Газет-журналларга язылучылар арасында телевизордан тыш, мультиварка, электр белән эшли торган иттарткыч, блендер һәм мамык юрганнар да уйнатылды. Телевизорга исә Әтнәдән Рафаэль Мөхәммәтҗанов лаек булды.

БАЛАНЫ МӘКТӘПКӘ ӘЗЕРЛӘГӘНДӘ, ИМИНИЯТ ПОЛИСЫ ТУРЫНДА ОНЫТМАГЫЗ!

Озакламый мәктәпкә барырга вакыт җитә. Һава торышы һәм кибет киштәләре бу турыда искәртеп тора кебек. Дәфтәрләр һәм китаплар белән беррәттән, җаваплы әти-әниләр балаларына бәхетсезлек очракларыннан иминият полисын да рәсмиләштерә.

Яңа уку елы башлану белән, Ак Барс Иминият компаниясе мәктәп укучылары өчен иминият полисын озайту яки рәсмиләштерү турында хәбәр итә. Башлангыч сыйныф укучылары һәм яшүсмерләр башкаларга караганда ешрак имгәнә. Хәрәкәтчән, энергияләре ташып торган һәм аралашучан балалар барысын да сынап карарга тырыша. Шул ук вакытта, тәҗрибәсез булу сәбәпле, балалар һәрвакытта да хәлне дөрес бәяләми, шуңа күрә төрле имгәнүләр һәм җәрәхәтләр аларның үсү рәвешендә юлдаш булып тора. Бәхетсезлек очрагы килеп чыкса, ата-аналарга дәвалау һәм тернәкләндерү чыгымнарын да күтерегә туры киләчәк. Әлеге вәзгыятьтә рәсмиләштергән иминият полисы гына гаилә бюджетын саклап калырга ярдәм итәчәк.

Ак Барс Иминият полисларының өстенлеге – иминият базарында арзан продуктлар арасында булуы. Иминият полисын рәсмиләштерү клиентка көтелмәгән хәлләр вакытында өмет бүләк итә: сәламәтлеккә зыян килгән очракта матди булышлык һәм квалификацияле медицина ярдәме күрсәтелә. Иминият очрагы буенча карар кабул ителгәннән соң, ун эш көне эчендә акча түләнә. Полисны «АК БАРС ИМИНИЯТ» ҖЧҖ сайтына кереп рәсмиләштерергә була: https://sgabs.ru/products/person/.

Башка программалардан аермалы буларак, Ак Барс Иминият полисы каникуллар һәм ял көннәре чорында, атнага җиде көн һәм тәүлегенә 24 сәгать бөтен дөнья буенча гамәлдә. Ә иң мөһиме, Ак Барс Иминият полисына спорт белән шөгельләнү дә кертелә.

«Тәүлегенә 24 сәгать буе балалар янында булып, аларны саклап торырга мөмкин түгел, – дип белдерде «АК БАРС ИМИНИЯТ» ҖЧҖ туры сатулар Департаменты Директоры Камил Туктаров. – Иминият полисы, көтелмәгән хәлләрдә, гаиләгез һәм балагыз ярдәмсез калмаячагына ышаныч уята”.

14 август көнне “АК БАРС ИМИНИЯТ” ҖЧҖ 13-нче туган билгеләп үтте. Шуңа бәйле, 18 августка кадәр, компания сайтында “absBday” промокодын кертеп, 13% ташлама белән полис рәсмиләштерү мөкинлеге бар. Ташлама бәхетсезлек очракларыннан, спортсменнарны, чит илгә чыгучыларны һәм милекне иминиятләштерү полисларына кагыла.

*Услуги предоставляются ООО «АК БАРС СТРАХОВАНИЕ», лицензия ЦБ РФ СИ № 3867 от 06.06.2019, лицензия ЦБ РФ СЛ № 3867 от 06.06.2019

КАРУСЕЛЬ КАНАЛЫ ПРЕМИЯСЕ: ҮЗ ТАВЫШЫҢНЫ БИР!

Россиякүләм балалар һәм яшүсмерләр өчен “Карусель” телеканалы милли балалар премиясенә төп претендентларны тәкъдим итте. Иң яхшы балалар өчен медиапроектлар исемлегенә 39 герой һәм тв-проект кертелгән, алар барлыгы 13 номинациядә көч сынашачак.

Кайбер номинацияләр:

– Россиядә төшерелегән төп анимацион фильм: “Принцесса и дракон”, “Смешарики. Дежавю”, “Три богатыря и Наследница престола”;

– Чит илдә төшерелгән төп анимацион фильм: “Монстры на каникулах 3: Море зовет”, “Суперсемейка 2”, “Ральф против интернета”;

– Россиядә төшерелгән төп анимацион сериал (премьера): “Катя и Эф. Куда-Угодно-Дверь”, “Простоквашино”, “Царевны”;

– Россиядә төшерелгән төп анимацион сериал: “Барбоскины”, “Сказочный патруль”, “Три кота”;

– Чит илдә төшерелгән төп анимацион сериал: “Дружба – это чудо”, “Подружки-супергерои”, “Щенящий патруль”;

– Төп балалар җыры: “Кто такие фиксики?” (“Фиксики”), “Приглашают Царевны” (“Царевны”), “Сказочный патруль” (“Сказочный патруль” төркеме);

– Төп күңел ачу проекты: “Завтрак на ура!”, “Король караоке”, “Спокойной ночи, малыши!”

– Төп яшь алып баручы: Марфа Колоскова (“Завтрак на ура!”), Николь Плиева (“Доктор Малышкина”), Саша Новиков (“Дети герои”) һ.б.

Әлеге премия – ел саен үткәрелә торган һәм җиңүчеләр балалар тарафыннан билгеләнә торган бердәнбер премия. Балалар өчен кызыклы контентны турыдан-туры туры билгеләү аша “Карусель” телеканалы сыйфатлы һәм кызыклы тапшырулар, анимацион фильмнарны популярлаштырырга тели.

Премиянең бүләкләү тантанасы 30нчы августта Казанда узачак. Моннан тыш, 30нчы август көнне Казанда күңел ачу программасы белән зур бәйрәм оештырылачак. “Карусель” телеканалы оештырган чаралар Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көннәре бәйрәменең бер өлеше булып торачак.

Бу чаралар Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы хакимияте һәм Казан шәһәре Администрациясе ярдәме белән оештырыла.

Номинантларга үз тавышыңны Карусель телеканалы сайтына кереп бирергә була. 

БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА – ЛИФТ

1 сентябрьдә Казанда Россиядәге беренче лифтлы балалар бакчасы ачылачак. Бу хакта шәһәр мериясенең официаль порталында хәбәр итәләр.

Казанның “Идел киңлекләре” торак комплексында урнашкан балалар бакчасы 2018 елда салына башлаган. “Демография” милли проекты кысаларында төзелгән әлеге бина 220 урынга исәпләнә. Проектны чынга ашыру өчен Татарстан бюджетыннан 201 миллион сум күләмендә акча бүленеп бирелгән.  Р.Гареев урамында урнашкан әлеге бакча 1,5 яшьтән башлап балаларны кабул итәчәк. Һәр төркем өчен йокы, гигиена, киенеп-чишенү   бүлмәләре, ашханә каралган. Мөмкинлекләре чикле балалар өчен балалар бакчасына лифтлар урнаштырачаклар. Бу – Россиядәге беренче лифтлы балалар бакчасы булачак. Хәзерге вакытта бакча мәйданын төзекләндерү эшләре бара.