Яңа елда — яңача «Сабантуй»!

Дуслар, менә кабат бергәләшеп яңа — 2018 елга аяк бастык. Безнең өчен бу ел бик уңышлы булачак — чөнки безнең белән «Сабантуй» журналын яратып, сагынып көтеп алучы дусларыбыз бар. Алай гына да түгел — яңа елда яңа нәни дусларыбыз да күбәйде — быел язылучылар саны артты! Мондый шатлыклы хәбәрләр яңа үрләр яуларга көч бирә. 

Тагын бер яңалык — «Сабантуй» 2018 елдан башлап айга бер тапкыр 32 битле калын, матур төсле, хуш исле журналга әйләнде. Аның битләрендә күбрәк башваткычлар, мавыктыргыч язмалар, конкурслар, уеннар һәм иҗат эшләре булачак. Дустым, хәзер син үзеңнең шатлыклы вакыйгаларың, ирешкән уңышларың турында уртаклашасың килсә, яки үзең язган матур шигырьләр, үзең ясаган матур рәсемнәр белән бүлешәсең уйласаң — бел: «Сабантуй» редакциясе синең хатларыңны зарыгып көтеп ала.

Әгәр «Сабантуй» журналына язылып өлгермәгән икәнсез — борчылырга урын юк. Моны һәр айдан эшләп була. Почта бүлекчәсенә юл ерак икән, итернет — кул астында: https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F2336 сылтамасы аша кереп языла аласыз. Бер айга язылу бәясе — 65 кенә сум.

Нәни дусларыбыз! Быел тагын да ныграк дуслашыйк, элемтәдә булыйк:

«Сабантуй» төркеме Вконтактеда

«Сабантуй» төркеме Одноклассникида

«Сабантуй» төркеме facebookта

«Сабантуй» төркеме instagramда

Безнең электрон адресыбыз: sabantui@bk.ru

«САБАНТУЙ»ның соңгы саны дөнья күрде!

Дусларыбыз! Менә «САБАНТУЙ»ның соңгы саны дөнья күрде! 👇
Ләкин ул бу ел өчен генә соңгысы бит. ✨✨✨

Якынлашып килүче 2018 елда яраткан журналыгыз тагын да матуррак, тагын да калынрак булып киләчәк! Димәк, башваткычлар, мавыктыргыч язмалар, конкурслар, уеннар тагын да күбрәк булачак! 

Бу елның соңгы санында — Гузәл #Уразова гаиләсенең Яңа ел традицияләре турында язма чыкты. Һәм тышлыкта да бу матур күркәм гаилә! Я, дуслар, ничек, ошыймы яңа сан?

Ә бит киләсе саннар да шундый ук матур булачак. Кем әле өлгермәде, ашыгыгыз. Бик аз вакыт калып бара «Сабантуй»лы булырга. Почта бүлекчәләренә барып өлгермәсәгез, менә бу ссылка аша https://podpiska.pochta.ru/press/П2336 кереп, язылып чыгыгыз!

Дуслар, сезнең белән киләсе елда очрашырбыз!

#сабантуйжурналы #сабантуй


«Сабантуй»га язылыгыз һәм АКВАПАРККА БИЛЕТЛАР отыгыз! Моның өчен:

👀 Менә бу анкетаны тутырыгыз 👇

👀 «Сабантуй» журналына язылыгыз: почта бүлекчәләрендә яки https://podpiska.pochta.ru/press/П2336 сайты аша 👇

👀 2018 елның 15 гыйнварына кадәр квитанция күчермәсе һәм анкетаны безгә юллагыз! Адресыбыз: 420066, Казан, Декабристлар урамы, 2нче йорт. «Сабантуй» редакциясе.

🎁🎁🎁»Сабантуй»ның нәни дусларына бүләкләр күп булачак!
Сездән хатлар көтеп калабыз! Ашыгыгыз, дуслар!

«Сабантуй» журналының яңа, 20нче, санында:

— 4-5нче битләрдә татар сәхнәсендә балкучы эстрада һәм театр йолдызларының балачак хыяллары хакында сөйләшербез;

— смайликларга кагылышлы конкурста катнашырбыз;

— «Хәерле юл!» рубрикасында юл кагыйдәләрен өйрәнербез;

— язучы, публицист Рифә Рахман иҗаты белән танышырбыз;

— ир-малайлар өчен спорт кагыйдәләрен аңлатырбыз;

— соңгы биттә, һәрвакыттагыча, сез яраткан әкият һәм сканворд та бар.

Күрешкәнгә кадәр, нәни дустым!