УКЫТУЧЫЛАР ӨЧЕН: баланың якын дустына әвереләбез

Бала белән укытучы арасында конфликт чыгу очраклары ешайганнан ешая бара. Хәзерге заман балалары да кыю бит: бер сүз урынына йөзе белән җавап кайтарырга әзер. Бик сирәкләре генә «Дәресләрдән тыш 1 сәгать укытучы апа аңлашылмаган теманы аңлатты», «Ул бездә физикага мәхәббәт тәрбияләде», «Күңелсез дәрес урынына викторина-уен уздырды» дип, укытучы күңелен канатландыра. Ә бит төптән уйлап карасаң укытучыныкы кебек катлаулы, четерекле хезмәт башка юктыр, барысын да тиеш кебек кабул итәбез.


Әлеге язма укытучылар өчен юнәлдерелгән булыр: түзәр әмәл калмыйча, инде уч төбе кычыта башлаганда үзеңне кулда тоту серләрен чишәрбез. Ә әти-әниләрен укытучы хезмәтен читтән карап, аларга хөрмәтлерәк булырга өйрәнсеннәр иде.

1. Ничек кенә кызган чакта да, каршыдагы кешенең «бала» икәнен онытмагыз
Бала — үсеп килүче, формалашучы зат. Укытучы буларак сез аның психологиясен белергә тиешсез. Шулай булгач кызудан файда юк бит инде? Ничек булса да «сүнеп», баланы кочып/утыртып/тынычландырып аңлашыгыз. Юл куя белегез, үз фикерегезне баланыкыннан өстен куймагыз, шаяруына шаярып җавап кайтарыгыз, ялгызы гына калып торырга да мөмкинлек бирегез. Шулай балада кешелеклелек, хөрмәт хисләре тәрбияләнә.

2. Юмор хисе һәм үзбәягез булсын
Тактада «СезнеңИсемӘтиегезИсеме — Юләр!» дигән язма күрүгә аңыгызны җуеп егылырга ашыкмагыз. Завуч яки директор янына да йөгермәгез. Бала бит ул сезнең реакцияне көтә. Ә аның иптәшләре — тамаша. Укытучы гына түгел, үзен хөрмәт иткән һәр кеше котыртучыга коткысына бирелмәскә тиеш.


3. Хатагызны таный белегез
Укытучы да кеше, ул да ялгыша ала. Ялгышмый торган укытучыны хөрмәт итсәләр, ялгышын таный белгән укытучыны — яратачаклар.

4. Сез үз һөнәрегезне яратасызмы?
Бөтенләй дә нерв күзәнәкләрегез уйный башласа, үзегезгә шушы сорауны бирегез. Җавабыгыздан чыгып хөкем йөртегез. Яратмаган эштән китәргә кирәк, тәрбияләү өлкәсендә бигрәк тә. Кемнәрнеңдер тормышында сез биргән тәрбия зур роль уйный бит. Шәхси тормышыгызга да урын калдырырга онытмагыз. Укытучыларның традицион ялгышы — инша, контроль эшләр тулы дәфтәрләрне өйгә күтәреп кайту. Бертөрлелектән талчыкмас өчен эш үз урынында, өй үзенекендә булса кулай.

Айдар Метшин: «Түбән Кама – Татарстан көрәшчеләре остаханәсе”

Түбән Камада ирекле көрәш буенча кече яшьтәге егетләр арасында Бөтенроссия турниры узды. Чара ел саен меценат, билгеле Татарстан спортчысы Ленар Гаянов һәм “М7” компаниясе бүләкләренә үткәрелә.

“Ярыш” спорткомплексы үз келәмендә Төмән, Оренбург, Ульян өлкәләреннән, Удмуртия, Чуашия, Марий Элдан 25 команда – 450 катнашучыны җыйды. Россия регионнарыннан беренче тапкыр Дагыстан, Кабар-Балкардан, Ханты-Мансийск үзидарәле төбәгеннән көрәшчеләр катнашты. Якын чит илләрдән кунаклар – Казакстан һәм Үзбәкстан спортчылары да бар иде.

Чараны ачканда шәһәр мэры Айдар Метшин Түбән Камада балалар һәм яшүсмерләр спорты, сәламәт яшәү рәвеше программалары үсешенә бик зур игътибар бирелүен искәртте. “Шәһәрнең ярты гасырлык тарихында ирекле көрәш гел алдынгы спорт төрләре рәтендә булды. Бу еллар эчендә безнең тренерлар илледән артык Советлар Союзы һәм Россия спорт осталарын тәрбияләгән. Бүген дә республиканың бу төр буенча иң мөһим турнирлары нәкъ менә бездә уза. Югары дәрәҗәләрне дә без яулап киләбез. Түбән Каманы Татарстанның көрәшчеләре остаханәсе дип, курыкмый әйтергә була”.

Сүзләрен исбатлап, Айдар Метшин Түбән Кама спорт мәктәбе шәкерте Евгений Лапшовка мактау билгесе һәм Халыкара классындагы спорт остасы таныклыгын тапшырды.

Татарстан көрәшчеләренең өстенлеге, олимпиадага баглаган өметләре турында ТР Спорт көрәше федерациясе президенты, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе, СССР спорт остасы Әкъзам Гобәйдуллин да әйтеп узды. “2013 елда Ленар Гаязов тарафыннан үткәрелгән әлеге турнир ел саен киңлекләрен арттыра, халыкара статусына менеп бара. Бүген безнең бурычыбыз – ирекле көрәш үсеше темпын киметмәскә. Россиядә безнең көрәшчеләр үз исемен булдырды инде. Алга таба дөньякүләм һәм олимпия биеклегенә юл тотарга кирәк”, — дип белдерде ул.

Ике көн дәвамында 2005-2007 елгы егетләр 17 авырлык категориясендә көч сынашты. Медаль һәм кубоклардан тыш, барлык катнашучылар акчалата бүләкләр дә алды. Һәр авырлык категориясендә төрле регион яки ил катнашучысы басып тору әлеге спорт төренең традицияләре саклану, аның бүген дә үсеш алуын дәлилли. Гомумкоманда хисабы буенча беренчелеккә Татарстан Республикасы чыкты.

Г.Кариев театры спектакльләргә чакыра /афиша/

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры нәни дусларын кунакка көтеп кала. Әлеге спектакльләр балаларга адресланса да, әти-әниләрне дә, әби-бабайларны да битараф калдырмаячак. Афишаны карап чыгыгыз да, ошаганын сайлап барыгыз!

6, 7, 28 февраль /«Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте»/ К. Дикамилло

Абилин исемле кыз фарфор куянын билгеле сәбәпләр аркасында югалта. Шунда куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте башлана да инде: аның юлында яхшы һәм яман, явыз һәм мәрхәмәтле кешеләр очрый. Кечкенә хуҗасының аңа карата булган җылы мөнәсәбәтен моңарчы аңламаган куян үзгәрә башлый. Үзе фарфор булса да, күкрәгендә чын йөрәк типкән Эдвард белән нәрсәләр булып бетәр соң? Абилин белән алар кабат очраша алырлармы?

Башлану вакыты: 14:00

8 февраль /“Бер мәхәббәт тарихы”/ Р.Шәриф

Еллар гыйбрәтле язмышлы кешеләрне бер очраштырып, гомерләрен үзгәртеп куярга мөмкин. Шулай олы яшьтәге карт белән карчык очраклы рәвештә очрашып, бер-берләрендә күптәнге танышларын таба! Ике ялгызның шушылай башланган уртак вакыйга үрелешен, моның ни белән тәмамлануын беләсегез килсә, спектакльгә рәхим итегез!

Башлану вакыты: 18.30

ПРЕМЬЕРА

14, 27 февраль /“Саранлыктан дәва”/ В.Илюхин, тәрҗ. Х.Уразова

Владимир Илюхов әсәре буенча яшь режиссер Эльдар Гатауллин җитәкчелегендә куелган “Саранлыктан дәва” исемле интерактив музыкаль әкият премьерасы 14 февральгә планлаштырылган. Әлеге сценарий “Татнефть” компаниясенең иҗтимагый проектында “Экология” номинациясе буенча грант откан. Тәрҗемәче – Халисә Уразова.

Башлану вакыты: 14.00

15 февраль /“Супер кияү”/ Т.Миңнуллин

Спектакль Туфан Миңнуллинның «Алты кызга – бер кияү» исемле моңсу комедиясе нигезендә куелды. “Вакыйга бухгалтериядә бара. Андагы эш шактый бертөсле, бухгалтерия, гомумән, күңелле вакыйгаларга саран җир. Әмма, монда, алты хатын-кыз эшләгән бухгалтериядә эшләр икенчерәк. Чөнки алты хатын-кыз янында бер бик җор холыклы, мәзәкчән, шаян телле, җыр сөюче, киң күңелле бер ир-ат та эшли. Рәхмәтулла Хөрмәтуллович, күрер күзгә бик алай чибәрләрдән булмаса да, кешеләрне үзенә тартып тора, сөйкемле сөяге бар. Ә менә шушы алты хатын-кызның һәркайсы белән нинди мөнәсәбәтләр урнаша соң?»

Башлану вакыты: 18:30

22 февраль /“Галиябану”/ М.Фәйзи

Спектакль нигезендә М.Фәйзинең әсәре ята. Әсәр үзәгендә 2 гашыйк – Галиябану белән Хәлил мәхәббәте сурәтләнә. Алар балачактан таныш һәм туй ясарга җыеналар. Тик ике гашыйк арасына Галиябануны яраткан һәм аның игътибарын яуларга теләгән Исмәгыйль керә.

Галиябану ролендә – Алсу Фәйзуллина, Хәлилне Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин уйный.

Башлану вакыты: 18:30

Спектакльләребезгә рәхим итегез!

Әти белән һәр ял саен тау шуарга барабыз… — «Канатлы ат»

Безнең ял

Әти белән һәр ял саен
Тау шуарга барабыз.
“Җиңү паркы” ерак түгел
Бер тукталыш арабыз.

Яңа “төймә” чанабызга
Өчәүләп утырабыз.
Тауның иң биек җиреннән
Бик тиз шуып төшәбез.

Питиряков Тимур, Яр Чаллы шәһәре 7нче урта мәктәбенең 3А сыйныфы укучысы

Чыршы бәйрәме

Кыш бабай һәм Кар кызы
Бүген бәйрәмгә килгән.
Алар безгә күп итеп,
Конфетлар алып килгән.

Чыршы тирәли бергәләп,
Без бик озак уйнадык.
Матур шигырьләр сөйләдек
Һәм бик озак җырладык.
Кыш

Кыш килгән.
Ап-ак кар алып килгән.
Бөтен җирне карга күмгән.
Агачлар ак шәл ябынган.

Питиряков Адель, Яр Чаллы шәһәре 7нче мәктәбенең 1А сыйныфы укучысы

 

Белем бит ул бар йозакка ачкыч була! — «Канатлы ат»

Сары

Кояш сары,
Чәчәк сары,
Комлыктагы балчык сары,
Үземнең чәчем сары —
Нигә бөтен җир сары?
Мин беләм:
Мин сары яратканга,
Бөтен җир шары сары!

Уздырган

Кар–буран, ураган
Бөтен җирне туздырган.
Ә безнең Алия,
Алардан да уздырган!

Белем

Белем кирәк укытучыга,
Белем кирәк механикка,
Белем кирәк балаларга,
Белем кирәк бар кешегә!
Белемсез яшәп булмый һич тә,
Белем бит ул бар йозакка ачкыч була!

Чыпчык

Сандугач матур сайрый дип,
Хурламагыз чыпчыкны.
Ул да бит бик тырыша,
Табарга безнең көйне.
Сандугач, сайрый-сайрый да,
Бер минут: оча — китә.
Ә безнең чыпчык тырыш:
Көннәр буе ул килә.

Гарифуллина Алия,
Балтач районы, «Салавыч күппрофильле лицее»ның 5нче сыйныф укучысы