Песнәк — Укучыларыбыз иҗаты

Песнәк

Безнең ишек алдында җимлек бар. Мин анда җим салам. Аны төрле кошлар килеп ашыйлар. Ә менә бүген песнәкләр килде. Мин аларны күзәтеп тордым. Алар чыркылдашалар, бер-берсе белән сөйләшәләр кебек. Алар мин салган көнбагышны алып китеп ашыйлар икән.
Песнәкләр бик матур кошлар. Мин аларны бик яратам.

Гайфуллин Раяз, 3 сыйныф
Арча районы Субаш-Аты башлангыч мәктәбе

Табигать актан киенде… — «Канатлы ат»

Ак кыш

Табигать актан киенде —
Туган якка кыш килде.
Зифа буйлы ак каеннар
Кардан алкалар элде.

Җир өсте дә ап-ак булды,
Гүя, ак юрган иңде.
Шул ап-ак юрган астында
Җир дә ял итсен инде.

Динара Хәйретдинова, Ютазы

ӘТИ-ӘНИЛӘР ӨЧЕН ТЕСТ: Мәктәп программасын беләсезме?

Балагызга дәрес әзерләшә башлагач сорау өстенә сорау туамы? Кичләрен сочинение-изложениелар язып, тапкырлау таблицасын ятлап интегәсезме? Яки киресенчә, балагыз кырып-себереп барысын да үзе эшләп куямы? «Алма алмагачыннан ерак төшми» диләр бит, ә үзегез нинди укучы идегез? Менә шушы тест барын да әйтеп бирер.

 

1. Австралия! Аның башкаласы исегездәме?
— Канберра
— Мельбурн
— Сидней

2. Рус теле дәресләрен әйбәт үзләштергәнегезне тикшерәбез. Кайсы сүздә хата бар?
— Несколько полотенец
— Более пятиста человек
— Подписанные договоры

3. Медиана — ул?
— өчпочмакның түбәсен каршы як белән тоташтыручы линия
— өчпочмакны тигез өлешкә бүлүче линия
— өчпочмакның 90 градуслы почмагы

4. Кайсы әсәр И.С.Тургеневныкы?
— «Гранатовый браслет»
— «Капитанская дочка»
— «Записки охотника»

5. 0,1 км дециметрларда?
— 10 000 дм
— 100 дм
— 1 000 дм

6. Нинди материк 4 океан тарафыннан да юыла?
— Антарктида
— Австралия
— Евразия

7. Тарихка күчтек. Петр II-дән соң кем идарә иткән?
— Анна Иоанновна
— Петр III
— Екатерина II

8. О, физика! Кельвиннарда нәрсә исәплибез?
— Ток көче
— Температура
— Егәрлек

9. Ag — Менделеев химик таблицасының нинди элементы?
— Алюминий
— Көмеш
— Алтын

10.Юпитер Кояштан ничәнче планета?
— 5
— 7
— 1

8-10-сы дөрес: Афәрин! Сез бик тапкыр кеше булса кирәк. Мәктәптә уку сезгә җиңел бирелгән булырга тиеш. Төп фәннәрне сез «5»лелек үзләштергәнсез, барын да әле дә хәтерлисез.
5-7-се дөрес: Начар түгел. Тик хәтерегез әзрәк аксый булса кирәк. Белгән материалны оныта башлагансыз.
4-6-сы дөрес: Хмм… Мәктәптә «3»легә укыганыгыз күренеп тора шул 🙂 Балагыз белән дәрес әзерләп белмәгәннәрне өйрәнеп алу шәп мөмкинлек бит. Ялкауланмагыз!

Дөрес җаваплар: Канберра, Более пятиста человек, өчпочмакның түбәсен каршы як белән тоташтыручы линия, «Записки охотника», 1 000 дм, Евразия, Анна Иоанновна, Температура, Көмеш, 5