ОСТАХАНӘ: Гаилә гербын ясыйбыз

Гаилә гербы – нәсел эмблемасы, буыннан-буынга җиткерелә торган билге. Элек атаклы яки борынгы морза нәселләрендә булган ул. Гаилә гербында нәселнең килеп чыгышы, ата-бабаларның казанышлары сурәтләнә. Димәк, герб гаиләне берләштерергә, үзенчәлекле якларны билгеләргә булыша.

Гадәти герб берничә өлештән тора:

  1. калкан (иң популяр формасы – француз калканы)
  2. шлем (алтын төстәгесе – морзалар нәселе, көмеш төстәгесе – башка гаиләләр өчен)
  3. нашлемник (аның өчен баш киеме, каурый, канат, әләмнәр кулланыла)
  4. девиз

Калканның кырыенда аны тотып торучыларны ясарга мөмкин. Еш кына бу – хайваннар, үсемлек ботаклары булырга мөмкин.

Гербтагы һәр төснең үз билгесе бар:

Сары – намуслылык, юмартлык, мөстәкыйльлек

Ак – чисталык, дөреслек

Кызыл – кыюлык, батырлык

Зәңгәр – тугрылык, дөреслек

Яшел – яшьлек, шатлык, ирек, муллык

Кара – белемлелек, тыйнаклык

Шәмәхә – намуслылык, абруй

Символлар:

Калканның эче сезнең гаиләгә мөһим булган символлар белән тула. Гаиләгез нәрсә белән горурлана – шуны ясарга кирәк. Берничә туганыңны ачып сала торган символларны ясау тагын да яхшырак.

Символ төрләре:

  • Һөнәр символлары (мисал өчен, әби һәм әниең – укытучы, бабаең һәм әтиең хәрбиләр булса)
  • Хобби (балыкчылык, пазллар җыю, уку, спорт, сәяхәтләр)
  • Әхлакый сыйфатлар (игелекне – йөрәк формасында, кайгыртучанлыкны ачып куелган уч төпләре формасында күрсәтергә мөмкин).

Әниләр көненә – 3D-открытка!

Әни – иң җылы, назлы сүз. Шушы кешенең кочагына сыенсаң, бар нәрсә онытыла. Ноябрьнең соңгы якшәмбесе – Әниләр көне. Әйдә, әниләребезгә бүләк ясап, аларны шатландырыйк! Бүген күләмле чәчәкләрдән открытка ясыйбыз. Кибеттәге чәчәк бәйләмнәреннән бер дә ким түгел ул. Ә иң мөһиме – озакка чыдый, суын да алыштырып торырга кирәкми.

 

«Өч катлы сыерчык оялары ясыйм» — Әлмәт егете Инсаф Галиев

Язны күп сыйфатлары өчен яратырга мөмкин. Көннәр җылына, кояш нурларын сибә, ташулар ага, җылы яклардан кошлар кайта. Соңгысы бигрәк тә күңелдә рәхәт хисләр уята. Олылар да, кечкенәләр дә бергәләп сыерчык ояларын ясау эшенә керешә. Әлмәт районының Иске Михайловка авылында яшәүче Инсаф Галиев сыерчык оясы ясап кына калмый, ә алар белән төрле фестивальләрдә дә катнаша. «Сабантуй» журналы Инсафның үзе белән сөйләште. 


РЕДАКЦИЯДӘН: Дустым! Яшьтәшләреңә әйтер яңалыгың, күрсәтер һөнәрең булса, безгә бу хакта яз. Сиңа да кунакка барырбыз.