БЕЗНЕҢ ҖӘЙ!

Җәй — һәркемнең көтеп алган җылы, кояшлы, рәхәт ел фасылы. Бигрәктә ул балалар өчен куанычлы вакыт. Укулар тәмамланып, җәйге каникуллар башлана. Кемнәрдер әби – бабайларына авылга, кемнәрдер диңгез буена китсә, өченчеләре лагерьларда ял итте. Шуңа күрә каникуллар башлану белән Актанышның 2 санлы мәктәбендә дә мәктәп яны ял лагеры балаларны үзенә җыйды.

Әйдаманнар канаты астында балалар 5 отрядка бүленеп 21 көн дәвамында күңелле һәм файдалы ял иттеләр, сәламәтлекләрен ныгыттылар. Бар көнне дә теләп килделәр, чараларда актив катнаштылар. Чөнки һәр көн үзенчәлекле,эчтәлекле һәм күңелле итеп оештырылды.

Иртәнге як, ачык һавада зарядка белән башланды. Ашаудан соң һәркөнне экскурсияләр үткәрелде. “Туган як “ музее, полиция, янгын сүндерү булекләрендә, район китапханәсендә,теш дәвалау клиникасында балаларны бик ачык каршы алдылар., үтемле чыгышлар ясадылар.

Шулай ук , елга буйларында ,чишмәлекләрдә ял итү балаларда куңелле тәэсирләр калдырды.Бассейн, кинотеатрларга бару да алар өчен зур куаныч булды.

Ә инде экскурсияләрдән тыш, буш вакытларда отрядлар төрле кичәләр, конкурслар оештырдылар, һөнәрләрен күрсәттеләр. Бигрәктә кече сабантуй бәйрәме күңелләрендә уелып калды. Барысы да истәлекле бүләкләр алдылар. Кызлар, малайлар рәхәтләнеп ял иттеләр.

Яңа дуслар табып, яңа уку елында кабат күрешергә сүз куешып саубуллаштылар.

Актаныш районы, 2 нче санлы мәктәп, озынайтылган көн тәрбиячесе Зарипова Миләүшә

СВЕТОФОР БЕЗДӘ КУНАКТА!

5 август көнне Азнакай шәһәре 3нче “Айсылу” балалар бакчасының зурлар төркемендә светофор көне үтте. Балалар транспорт төрләренә табышмак аша җавап табып, юл йөрү кагыйдәләренә төрле биремнәр үтәделәр. “Светофор утлары” җырын җырлаганнан соң кәгазьдә светофор ябыштырдылар. Үткәрелгән чара балаларга юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерергә ярдәм итте.

БАКЧАБЫЗДА САБАНТУЙ!

“1 июнь — көтеп алган җәебезнең беренче көне. Бу көн балаларны яклау көне буларак та билгеләп үтелә. Тарихи мәгълүматларга караганда, әлеге бәйрәм беренче тапкыр Җеневада 1925 нче елда уткәрелә башлый. Бүгенгесе көндә “Балаларны яклау көне”н  30 дан артык ил бәйрәм итә”, — дип яза безгә  Актаныш районы Киров балалар бакчасы тәрбиячесе Шайхуллина Р.А. Тәрбияче беренче июнь көнне үзләрендә узган бәйрәм турында да сөйләп үтә.

“Без дә, Актаныш районы Киров “Тамчы” балалар бакчасы коллективы, сабыйларыбызны куандыру максатыннан “Балалар сабан туе” үткәрдек. Беренче эш итеп, уен мәйданчыгын бизәдек. Билгеләнгән вакытка, балачак җырларын җырлый-җырлый, тәрбияче апалары белән балалар да килеп җитте. Сабан туебыз түгәрәктә җырлы-биюле уен белән башланып китте. Бәйрәмебезне бакча мөдире Ләйлә Ситдик кызы бик күңелле итеп алып барды. Балаларның яшь үзенчәлекләренә туры китереп, төрле уеннар да оештырылды. Нәниләр чүлмәк тә ваттылар, көрәштә дә үзләрен сынатмадылар, ә күз бәйләп кисү ярышында исә бер бала да бүләксез калмады! Капчык киеп сикергәндә балаларның тырышлыгына сокланып тордык. Шуны әйтергә кирәк, мәдәният йорты хезмәткәрләренең дә бу чарада өлешләре зур иде, һәрбер бәйге җыр-бию белән үрелеп барды”, — дип яза безгә Шайхуллина Р.А.

“Безнең балачак иле шаулап-гөрләп тора. Алдагы көннәрдә дә шулай аяз күктә кошлар сайрасын, йөзләребезне кояш нуры иркәләсен, сау-сәламәт булып мул тормышта яшәргә язсын!” – ди тәрбияче. Без дә бу сүзләргә кушылабыз һәм киләчәк көннәребезнең тыныч, матур  булуын теләп калабыз!

Илүзә КАСЫЙМОВА

«Сабантуй» почтасыннан: Ул безнең күңелләрдә!

Җәй табигатьнең иң матур мәле. Балаларыбыз бигрәк тә рәхәтләнеп ял итәләр, сәламәтлекләрен ныгыталар, өлкәнрәк сыйныф укучыларының кайберләре, мисал өчен, безнең Күзкәй мәктәбе укучылары, урак өстендә хезмәт чыныгуы да алалар. Ә җәйнең иң матур көннәрендә алар мәктәп яны лагерендә рәхәтләнеп ял итте. Җитәкчеләре Владимир Карпов абыйлары һәм тәрбияче апалары аларга “тынгылык бирмәде”. Әле шәһәр белән танышырга Чаллыга чыгып киттеләр, аннан кайткач, авыл тарихын, бүгенгесен өйрәнәләр, фермага барып, терлекчелек тармагындагы хәлләр белән танышып кайттылар, китапханәдә дә нинди генә чаралар үткәрелмәде: төрле мастер-класслар (осталык дәресләре), әкият кичәләре, озын чәч конкурсы, викториналар һәм башкалар… 

Берсендә кунакка эколог Тәгъзимә Гыйззәтуллинаны чакырдык. Бик кызыклы әңгәмә рәвешендә табигать-экология дәресе булды ул. Шуннан соң балалар табигатькә чыгып, апалары сөйләгән белән чагыштырып, үзләре өчен туган як табигатенең кызыклы якларын ачтылар.

Ә июнь аеның кояшлы матур бер көнендә мин балаларны авылдаш шагыйребез Фәннүр Сафинның туган көненә багышланган очрашуга чакырдым. Анда балалардан тыш шигърият сөюче авылдашлар, шагыйрьнең сыйныфташлары Вәсилә Маннапова, Альбина Таһирова, авылыбызда яшәүче журналист, шагыйрьнең әдәбиятта беренче адымнарын яхшы хәтерләгән Заһидә апа Нәбиуллинаны чакырдык. Очрашуга Калмия авылыннан үзенең укучылары белән бергә Вера Сәлимова да килде.

Миңа калса, бик эчтәлекле, хәтирәләргә бай булды ул очрашу. Балаларның йотлыгып тыңлаулары, үзләренең дә катнашып, авылдаш абыйларының шигырьләрен сөйләүләре күңелдә: ел саен үткәрелә торган язучының язмышына, иҗатына багышланган мондый очрашу эзсез калмый икән, дигән фикеремне ныгытты. Буыннар үсеп тора, балалар мәктәптән соң ,авылдан китәләр, икенчеләре үсеп җитә. Ә менә мондый очрашудан шагыйрь абыйлары турында алар күңелендә матур хәтирәләр кала. Бу бик кирәк, авылдан чыккан танылган шәхесләребезне оныта барсак, без кемнәр булабыз?!

Фәннүр Сафин бик кыска гомерле булды. Шулай да үзеннән соң әдәбиятта лаеклы урын алырлык мирас калдырды. Аның шигырьләре туган җиргә мәхәббәт, сагыш-моң белән сугарылган. Алар тирән хисле, җылы, якты. Шуңа күрә аның шигырьләренә язылган җырлар әле бүген дә эстрада йолдызлары репертуарыннан төшми. ”Җырымда юатырмын”, ”Моңланма”, “Безгә дөнья дәшә”, ”Хушлашырга ашыкма”, ”Бер елганың ике ярында”… Бу җырлар моң белән сугарылган.

Очрашу бераз моңсуырак, хәтирәләргә бай булды. Заманында авылда сәхнә тоткан җырчы сыйныфташлары Альбина Таһирова, Вәсилә Маннапова Фәннүр Сафин сүзләренә язылган җырларны башкардылар, шагыйрь белән бергә укыган мәктәп елларын сагынып искә алдылар. Заһидә апа какча гәүдәле үсмер егетнең редакция каршында эшләгән әдәби берләшмәгә килүен, шул чагында ук аның шигырьләренең эчтәлеге, тирән хисле булуы белән башкалардан аерылып торуын искә алды.

Укучылар Айзилә Кашалова, Фирүзә һәм Рузилә Гатина язучы абыйларының шигырьләрен сөйләделәр. Очрашу күмәкләшеп Фәннүр Сафин сүзләренә Риф Гатауллин язган “Ялгыз көймә” җырын җырлап тәмамланды.

Тәнзилә Шәйхнурова, Тукай районы Күзкәй авылы китапханәчесе

«Җәйге кайнар сәламнәр!» — “Ак каурый” түгәрәге иҗаты

Исәнме яратып укыган журналыбыз «Сабантуй», кайнар сәламнәр сезгә хөрмәтле редакция хезмәткәрләре! Яр Чаллы шәһәренең  41нче санлы мәктәбендә эшләп килүче “Ак каурый” отряды үзенең җәйге тәэсирләрен сезнең белән уртаклашасы килә.  Без “Өч кит”лагеренда “Ак каурый” отрядын оештырдык һәм иҗатыбызны үзебезгә ошаган мохиттә дәвам итәбез. Төрле пробаларга караган мәкаләләр, шигырләр, репортажлар  язабыз, интервьюлар алабыз. Безнең җәй бик тә күңелле, кызыклы. 

Безнең девиз:
Ак каурый” – җиңүче!
Һәрвакытта беренче!
Бездә бик тә күңелле,
Җиңә алмассыз безне! 


(
Җитәкчеләре: Вагыйзова Гөлия Наил кызы)


Лагерьда күңелле               

/Рафикова Алина/

Лагерьга  көн дә барам, 

Көн саен шунда булам. 

Күңелне ачып кайтам, 

Кәефсезләним кайчан?! 

 

Җәй башыннан йөрибез, 

Ял көннәрен сөймибез. 

Лагерьны яратабыз, 

Бергә күңелле дибез! 


Чулманны саклыйк            

/Кашапова Диләрә/

Чулман әнә дулкыннар уйната,  

Тик ярлары бигрәк кызганыч. 

Үз яшәгән җирен чүпләгәнгә 

Булсын икән нинди ышаныч!? 

 

Тирә-ягы ямьле урман аның, 

Кошлар сайрый мактап туймыйча. 

Ник кешеләр пычратасыз ярны? 

Булмыймени һич тә башкача?! 

 

Без дә төштек Чулман  ярларына, 

Күңелле итеп ял да иттек. 

Калдырмадык чүпне, җыйдык барын, 

Яр буйларын чиста, ялт иттек! 


Җәй җиткәч                      

/Газизуллина Азалия/

Дәртле уеннар уйныйбыз, 

Матур җырлар җырлыйбыз. 

Урамда җылы һәм күңелле. 

Чәчәкле болынның күлмәге. 

 

Качышлы, куышлы уйныйбыз, 

Куанып һич тә  туймыйбыз. 

Әле җәй уртасында без 

Диңгезгә барырга уйлыйбыз.


Җәйге уеннар             

/Ахметгараева Азалия/

Җәйге уеннар күңелле, 

Били бөтен күңелне. 

Кояш җылыта көнеңне, 

Матур үткәр гомерне. 

 

Уйна, йөгер, рәхәтен күр! 

Шатлан! Көн дә су коен! 

Үстер җиләк-җимешен дә, 

Уңышын алырга җыен!


 

Рухи хәзинә сагында

Мин Айгөл семьясы белән тәүге очрашканда кызы Рәминәгә биш ай иде. Ул ятсынмады, тыныч кына безнең әңгәмәне тыңлап ятты. Сүз арасында сабыйның теле ничек ачылу ихтималы турында гәп кузгалып куйды. Әти-әнисе, туганнары үз ана телебездә, газиз татар телендә ачылуын телиләр. Вакыты җиткәч үзләре дә сабый белән тик ана телендә генә гәпләшергә ниятлиләр. Ошбу эшкә минем дә катнашуны сорыйлар. Бу бик җитди тәкъдим, әлбәттә. Сүз бик кирәкле, мөһим гамәл турында бара. Мин сынап карарга булдым.

Әүвәл ярдәмгә рәсемнәр килде. Мин төрле картиналарга игътибар юнәлтәм, аларның үзгә сыйфатларын аңлатам. Рәминә дикъкать белән тыңлый. Кат-кат төшендергәннән соң сорыйм:

– Ат кайда икән монда?

Ул күп рәсемнәр арасыннан елкы сурәтен бармагы белән төртеп күрсәтә. Димәк, бахбайның тышкы кыяфәте, сүз белән аңлатулар баланың аңында беркеп калган дигән сүз.

Гәрчә әле сөйләшмәсә дә, Рәминә укыганны, хикәя кылганны тыңларга бик ярата, аңа зурлап әзерләнә: китапны алып килә, минем янга җайлап утыра, бирелеп тыңлый. Без аның белән Тукайның хәтсез әсәрләрен укыдык. Зур поэмаларын шулай да ахырына кадәр тыңларга түземлеге җитми, бераз укыгач, торып йөгереп китә.

Тора-бара, чама белән яшьтә өч ай тирәсендә, авазларны билгеле бер тәртиптә тезә, сүз оештыра башлады.

– Хәлләр ничек? – дип сорагач.

– Әбәт, – дип җавап кайтара.

Бераздан үзенә кирәкле җөмлә белән белдерә башлады:

– Би ипи миңа.

Күп тапкырлар ишетеп Рәминә Г.Тукайның «Туган тел» шигырен ятлап алды, аны җырлап йөрде. Бер җырлаганда аңа дәү әтисе Фәнис Хамзович та кушылды, парлап җырладылар. Фәнис Хамзович бик музыкаль рухлы икән. Матур итеп җырлый, баянда өздереп уйный. Рәминәгә җыр-моңны отарга зур мөмкинлек бар.

Рәминә «Әпипә»не үз итә, әнисенә:

– Бас, Әпипә, куй, – ди.

Бер вакыт аңа аю курчагы бүләк иттеләр. Анда татар җыры – «Тал бөресе» язылган икән. Рәминә шул кнопкага басты да ду китереп бии башлады, бөтерелде, кул чапты, музыка тактына туры китереп идәнгә тибеп-тибеп алды, һоп-һоп дип өйне яңгыратты. Музыка туктагач, барып кнопкага басты, көй дәвам итте.

Яңа ел алдыннан балалар бакчасында утренникта булдык, төрле характерлы сабыйлар белән очраштык. Безнең янда бер малай бөтен процессны әнкәсе алдына утырган хәлдә күзәтте. Рәминә исә кинәнде сикергәләп. Залның почмакларын тикшереп чыкты, хәтта, монда ниләр бар икән дигәндәй, курчак театрының пәрдәсен ачып карады, бер күрү белән генә канәгатьләнмәгәндәй, кабат килеп карады. Тәрбиячеләргә кушылып җырлады, шигырь сөйләде, туп белән уйнады.

Утренниктан соң сорый бу:

– Син хәзел минем белән баласыңмы?

– Юк, мин өйгә кайтам.

– Әйдә инде безгә кунакка, мин бит сине ялатам.

– Кайтырга кирәк. Көн караңгылана.

– Мин сине озатам. – Аның сөйләмендә кайчак шулай өлкәннәр стиле дә ялтырап киткәли.

* * *

Дәү әтисе эшкә китте. Рәминә әйтеп калды:

– Син ипиләл алып кайт.

Бераз торгач:

– Минем дә эшкә баласым килә, – ди.

Ул күп төрле профессияләр үзләштермәкче була.

– Мин повол булам.

– Минем клоун буласым килә.

– Баника (балерина) буласым килә.

* * *

Кафега барырга җыеналар. Рәминә кызыксына:

– Дәү әнием, син дәү әтигә аш пешелдеңме? (Дәү әтисе эштә).

* * *

Дәү әнисе сорый:

– Рәминә, син җимешме?

– Юк, мин Яминә. Җимеш әнә тегендә. – Өстәлне күрсәтә.

* * *

Бу бала кайчак күк җисемнәре белән дә кызыксынып куя:

– Әнә ай, әнә йолдыз. Кем куйган анда аны?

* * *

Йокларга яталар. Рәминәгә юрган ябалар. Ул тәпиләрен юрганнан чыгара:

– Һава суласыннар.

* * *

– Сиптем чәчәккә су. Алал анналы астына пис итәләлме? Күп эчкәч…

* *  *

Рәминәнең сүзләре:

– Минә чәй эчә.

– Минә баю-бай…

Болардан тыш күп сүзле җөмләләр дә тезә. Менә ул кухняда биек балалар урындыгында утыра. Мин аннан сорыйм:

– Тагын берәр нәрсә кирәкме?

– Әйе, йогулт. – Мин суыткычны ача башладым. Ләкин аны ачасы түгел икән. Рәминә әйтә:

– Яп суыткычны. Ач шкафчикны. Анда салгылт сумочка. Ал шуны. Сумкада бел йогулт. Бил шуны.

Икенче бер вакыт, ашап алганнан соң, әйтеп куя:

– Бил миңа тагы пичелька. – Бераз уйланып торганнан соң өсти – юк, билмә. Әни әйтә, бүтән яламый, д.

Уенга Рәминә бик җитди карый, җайлап әзерләнә. Уйнаганда гадәттә күзлек төшүчән була. Шуны истә тотып Рәминә күзлекне ипләп кенә ала, өстәлгә илтеп куя.

– Ятсын шунда. Аңа монда белкем дә тими.

Уйнап туктагач та Рәминәнең җибәрәсе килми.

– Тагын килермен, – дим. Ләкин тиз генә күрешеп булмады. Хәтсез вакыттан соң очрашкач, Рәминә үпкәсен дә белдереп алды:

– Киләм дидең, үзең килмәдең.

Бер вакыт Рәминәдән сорыйм:

– Бакчада нишләдең?

– Әниемне көттем.

Рәминә уенчыклары, курчаклары арасында уйнарга ярата. Каструльдә ризык пешерә, аны тарелкаларга бүлә, чәшкеләргә сала. Аннары курчакларын, этне, аюны, маймылны өстәл тирәсенә тезеп утырта, тарелкалар, кашык, чәнечкеләр тарата, кыстап ашата. Соңыннан аларны уенчык раковинада юа. Уйный торгач үзенең дә эчәсе килеп китте. Мин су бирдем. Эчеп бетергәч әйтә бу:

– Апа, су бити. Бал апки (су бетте, бар, алып кил). Мин монда көтәм.

Мондагы уенын тәмамлагач, курткасын, башлыгын тотып килә дә,

– Дәү әнием, хәзел әни кайта да, Сабинага кунакка келәбез (Сабина – күрше кызы, Рәминәдән бер яшькә кече). Кунакка йөрүне ярата, күрәсең. Әсхәт абыйсының кечкенә чакта төшкән карточкасын күргәч тә:

– Әйдә бәләкәй туган абый янына кунакка. Ул мине көтә, – ди.

* * *

Рәминәнең теле иртә ачылды. Хәзер камилләшү, баю процессы бара. Сүзләр, гыйбарәләр өстәлә. Тел көч-куәт ала. Хәзер сабый иркен сөйләшә. Теләкне, сорауны ничек белдерим икән дип аптырап тормый. Кирәкле сүзләрне мәшәкатьсез таба. Җөмләләр төзи. Шушы арада телефон турында сүз чыкты. “Миңа да телефон алылга кирәк”, ди. Күрәсең, актив хәбәрләшергә җыена.

Ул тик татарча гына сөйләшә. Бу бала кадерле рухи хәзинәне югалтмады, саклап калды. Ул аның аерылмас табигый мөлкәтенә әверелде, таныш-белешләре, милләте белән туганлаштырды.

Кызы Гөлназ сүзләре буенча Фәрит Хатипов әзерләде.