«Питрау-2019» батырлары (фото, исемлек)

20 июльдә 20нче тапкыр Питрау  фестивале узды. Мәдәни чаралар белән беррәттән бәйрәмдә спорт уеннары да, гадәттәгечә, күп оештырыла. Мәйданда исә төп игътибар көрәшчеләргә юнәлә. 

 

Көрәш яшьләр һәм зурлар арасында оештырылды. Батырлар исемлеге түбәндәгечә:

 

Яшьләр арасында

2006 елгы һәм яшьрәк малайлар: 

1. Гыйниятуллин Айзат

2. Халиков Артур

3. Яруллин Булат

2002 елгы һәм яшьрәкләр:

36 кг

1. Сабиров Мөхретдин

2. Дәүләтшин Рамил

3. Габдрахимов Ильяс

40 кг

1. Корбанов Рамазан

2. Алексей Данилов

3. Кәримов Ислам

43 кг

1. Гайфетдинов Илназ

2. Григорьев Богдан

3. Гасыймов Фидаил

46 кг

1. Миннегалиев Илфат

2. Нуриәхмәтов Илфат

3. Ишмөхәммәтов Тимур

55 кг

1. Шәйдуллин Гадел

2. Шәйхетдинов Дамир

3. Зәйнуллин Рәсим

60 кг

1. Нургалиев Айнур

2. Нигъмәтҗанов Фәнис

3. Хәбетдинов Салават

2001 елда туганнар:

65 кг

1. Габделбәров Булат

2. Шәмсиев Илназ

3. Галиев Риназ

80 кг

1. Юнысов Булат

2. Рамазанов Илназ

3. Шираев Рәсим

Абсолют батыр – Юнысов Булат

 

Зурлар арасында:

60 кг

1. Исхаков Ришат (Мамадыш)

2. Димиев Илназ (Мамадыш)

3. Закиров Илдар (Казан)

4. Гайфетдинов Илһам (Мамадыш)

70 кг

1. Фәләхов Ислам (Алабуга)

2. Юнысов Булат (Мамадыш)

3. Кәримуллин Динар (Теләче)

4. Миңнуллин Илназ (Балтач)

80 кг

1. Калимуллин Ренас (Теләче)

2. Синәкәев Рамил (Әлмәт)

3. Степанов Максим (Мамадыш)

4. Галимуллин Ранис (Теләче)

90 кг

1. Мусин Булат (Казан)

2. Галимов Илнар (Алабуга)

3. Ахунҗанов Эльмир

4. Сәләхетдинов Раил (Казан)

100 кг

1. Нургалиев Раил (Биектау)

2. Әдиятуллин Дамир (Казан)

3. Хәмитов Эльдар (Чаллы)

4. Алтынбаев Айдар (Әлмәт)

120 кг

1. Галләмов Муса (Теләче)

2. Сәләхов Радик (Әлмәт)

3. Гарифуллин Зөлфәт (Кукмара)

4. айзатуллов Рамил (Казан)

Авыр үлчәү

1. Фәйзуллин Фәрхәт (Питрәч)

2. Зәйнуллин Фирдүс (Яшел Үзән)

3. Павлик Сергей (Ульяновск)

4. Гыймадиев Илфат (Норлат)

Абсолют батыр – Муса Галләмов

Яшь батырлар – дөнья мәйданында

Инсаф, Динар, Фарис һәм Альберт… “Сабантуй” журналы призына уза торган ярышта 2016 һәм 2017 елларда мактау баскычына күтәрелгән әле үсмер көрәшчеләр – бүген инде буй җиткән егетләр! 23 июньдә Казанда узган Дөнья беренчелегендә үзебезнең батырлар белән кабат очрашырга насыйп булды.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Чемпионы Мира 2019 г.🌏 @batirlar_ @koresh_rt

Публикация от Инсаф Габдрахманов (@insaf_gabdrakhmanov)

Безнекеләр

Инсаф Габдрахманов – Саба районы егете. Журналыбыз призына ике ел элек узган ярышта иң җиңел авырлык үлчәвендә икенче урын яулаган иде ул. Инде хәзер һәм кабат иң җиңелләр арасында Дөнья беренчелеген отты. “Тренерым – Илдар абый Ермолаевка рәхмәт. Бар булган осталыкка ул өйрәтә”, – дип, батыр калу серен җиңел генә аңлатты Инсаф.

Гаиләдә үзеннән кала тагын ике энесе – Илфар белән Ильяс та көрәшә икән. Биш яшьлек Илфирны да үзләренә кушылуын көтәләр.

…Келәм читен уллары өчен сөенгән, борчылган, шатлыктан елаган әти-әниләр бизәде. Алар арасында Инсафның әнисе Гүзәлия дә бар иде. “Борчылсам да киләм һәм улларым белән горурланып кайтам”, – ди биш бала әнисе.

– Үзем ирешмәгән җиңүләрне улым яулый, – дип куана заманында үзе дә бил алышкан Радик әфәнде чемпион улы Инсаф өчен сөенеп. – Ярый әле улларым көрәшә!

Журнал призына уза торган көрәш димәктән, быел Дөнья беренчелеген откан Альберт Сәхәбиевның (Зәй) ул турнирда – ике, Динар Әүхәдиев (Түбән Кама) белән Фарис Хуҗинның (Актаныш) берәр тапкыр чемпион булганы һәм икенче урын яулаганнары бар.

Чемпионнар

Ил данын яклаган 9 көрәшченең икесе генә чит төбәк көрәшчеләре иде. Чувашиядән Инсаф Хәкимов – бронза медаль яуласа, Башкортстан көрәшчесе Илвир Хисмәтуллин “алтын”лы булды. Ә татарстанның 7 көрәшчесе дә җиңүне кулдан ычкындырмады.

– Җиңелү ихтималы барлыгын чамалаган идек. Чөнки көндәшләр дә көчле, – ди ярыш алдыннан яшьләр җыелмасы белән җыеннар уздырган Казанның Авиатөзелеш районында эшләүче тренер Илһам Волков. – Әмма медальнең икенче ягы да бар бит әле. Беренче тапкыр уздырылган Дөнья беренчелеге аша безнең көрәш тагын бер баскычка югары күтәрелә, алга таба яшьләрне келәмгә тартырга булышачак. Медальләрне санаудан бигрәк, менә шунысына сөенергә кирәк.

Яшьләр арасында дөнья беренчелеге җиңүчеләре:

55 кг – Инсаф Габдрахманов (Росия)

60 кг – Алексей Левабий (Халыкара көрәш федерациясе әлеме астында чыгыш ясады)

65 кг – Эмил Мәүлин (Россия)

70 кг – Искандәр Гарифҗанов (Россия)

75 кг – Артур Зарипов (Россия)

80 кг – Динар Әүхәдиев (Россия)

85 кг – Илвир Хисмәтуллин (Россия)

90 кг – Фарис Хуҗин (Россия)

110 кг – Альберт Сәхәбиев (Россия)

“Максатчан һәм үҗәт булсыннар”

Яшьләрнең Дөнья беренчелеге ир-атлар арасында Дөнья чемпионаты белән бергә уздырылды. Үсеп килүче буынга дөньякүләм мәйдан тоткан батырлар белән танышу өчен моннан да яхшы мөмкинлек табып булмас иде, мөгаен.

–  Татар көрәшенең дөнья аренасына чыгуы куандыра. Бөтен көрәш төрләрен берләштереп ниндидер бер үрнәк спорт төре барлыкка китерсәк тә начар булмас иде, – ди бу уңайдан танылган көрәшче, Татарстанның атказанган спорт остасы Рәшит Сәмигуллин.

Легендар көрәшчедән балаларны ничә яшьтән келәмгә тарту кирәклеге турында да сораштык.

– Көрәш белән шөгыльләнә башлау өчен аерым бер яшь юктыр инде ул, – ди Рәшит абый. – Һәркемнең организмы үзенчә бит: кемдер 7 яшьтән үк спорт түгәрәкләренә йөри башлап гомер буе дәвам итә, ә кемдер 11 сыйныфтан соң гына ныклап тотына. Беренче чиратта кешенең характеры ныклы булуы мөһим. Максатчан, үҗәт, тырыш кешеләрнең характерлары яшьтән үк формалашадыр инде ул. Шәхсән үзем хәзер спорт белән түгел, ә физкультура белән шөгыльләнәм. Өйгә кайткач көн саен 1 сәгать булса да шуңа вакыт сарыф итәргә тырышам.

…Кече яшьтән шөгыльләнү димәктән, Дөнья чемпионатының абсолют авырлыкта җиңүче булган Фирдүс Зәйнуллин: “Моннан да зуррак җиңү була алмый, шуңа ирешү өчен Казан Сабантуеннан да баш тарттым”, – дип сөенгән арада, аның тренеры Фәрит абый Шәйхетдинов: “Фирдүс биш-алты яшьтән минем кул астында шөгыльләнде. Җиңүгә юл кечкенәдән үк салына”, – дип куанды. Батыр булуының сере шулдыр, мөгаен!

Җәүдәт Миннәхмәтов, Халыкара билбаулы көрәш федерациясе президенты:

– Көрәш ул безнең өчен – халкыбыз тарихы, гореф-гадәтләребез, төрки-татар халкының уй-фикерләре һәм күңел халәте чагылышы. Көрәштә агрессиягә урын юк, биредә осталык һәм акыл бәрабәренә җиңү яулана.

Илназ Мөхәрләмов фотолары

«Рөстәм абый, бирмә машина!» яки Федераль Сабантуйдан соң уйланулар…

“Лаеклы бүләк баш батырга бирелмәгән. Бүләк иясен җирәбә ярдәмендә ачыклаганнар…” 9 июньдә Новосибирскида узган Федераль Сабантуеннан соң шулай дип сөрән салучыларның әлеге фикере ике көн инде тынгылык бирми. Ышанмассыз, әмма дөресе шундый: төнлә торып та уйланам, күңелдә туган фикерләр көрәшен хөкем итәм.

Кем дөрес?

Бәхәс туган җирлектә кемнең хаклы булуын ачыклавы кыен. Ике як та үзен дөрескә санаячак. Федераль Сабантуе тирәсендәге шау-шу нәкъ менә шундый – чишелеше табылмый торган җирлек. Хәтта вакыйгалар агышын читтән күзәтүче кеше буларак үземдә дә каршылыклы фикерләр туа. Шуңа да фикерен белдергән һәр кеше үзен хаклыга санарга да тиеш түгелдер. Дүрт аяклы ат та абына бит. Ни сәбәпле абынуын һәм бу хәл кабатланмасын өчен уртак фикергә килү юлларын эзләргә кирәк. Бу очракта туйдан соң үпкә белдерерлек булмас өчен алга таба нишләргә кирәклеген ачыклау мөһим. Димәк, фикерләр күп булу да комачау итмәс. Кулга шунлыктан гына каләм алынды.

Чабаксардан сабак алып

Сабантуйда автомобиль хуҗасын җирәбә ярдәмендә ачыклау үрнәген федераль дәрәҗәдә беренчеләрдән булып 2018 елда Чабаксардагы Сабантуйда күрсәттеләр. Федераль Сабантуйда тәүге тапкыр баш батырның машинасыз калу очрагы иде бу. Быел шуның үрнәгендә кабат җирәбә уйнатылды. Әмма, аермалы буларак, быел бәхетен сынап карарга Татарстан көрәшчеләре дә кертелде. Димәк, узган елгы ялгыштан сабак алынган.

– Җиңү рәхәт инде, ләкин төп бүләкне лотереяга уйнату гына гарьләндерә. Нигезләмәдә баш батырга тәкә һәм машина биреләчәк дигән, тәкәсе бар, ә машинаны яңадан уйнаталар, – дип канәгатьсезлек белдергән иде былтыр 2018 елгы Федераль Сабан туеның баш батыры Муса Галләмов.

– Ошап бетми инде, болай булырга тиеш түгел. 60 килограммлы көрәшче авыр үлчәүдәге белән көрәшә алмый, диләр. Нишләтәсең инде? Менә минем президент буласым килә. Буламмы соң президент? Булмый бит. Сайланган кеше генә президент, сайланган батыр гына батыр була. Машинаны аннан алу дөрес түгел, – дигән быелгы баш батыр Раил Нургалиев.

…Новосибирскида төп приз – “Фольксваген Поло” автомобилен җирәбәдә Казан егете Лениз Абдуллин отты. Бу уңайдан Раилнең тагын бер фикере игътибарны җәлеп итә: “Әйбәт булды Татарстан егетенең отуы. Шунысы шатландыра”, ؘ– диде батыр. Татарстан өчен горурланып әйткәндер, шәт. Алайса күңелгә юньсез уйлар керә.

Машина – батырга!

Шундый фикер белдерүчеләр шактый. Сүзләрендә хаклык та бардыр: ике дистә еллап уздырылып килә торган Федераль Сабантуеның беренче елларында ук автомобильне нәкъ менә көрәш батырына, дип бирә башладылар. Әмма ул чакта кабул ителгән карарның дөрес булуын исбатлавы кыен бит. Бәлки шул вакытта ук канәгать калмаган кечерәк гәүдәле көрәшчеләр дә булгандыр, фикерләрен ирештерә генә алмаганнардыр?!

Бу урында куен дәфтәремә язып барган соңгы алты-җиде елдагы баш батырларны исегезгә төшерәм:

2013 ел – Төмән – Раил Нургалиев.

2014 ел – Томск – Раил Мараков.

2015 ел – Красноярск – Муса Галләмов.

2016 ел – Түбән Новгород – Рөстәм Садыйков.

2017 ел – Әстерхан – Раил Нургалиев.

2018 ел – Чабаксар – Муса Галләмов.

2019 ел – Новосибирск – Раил Нургалиев.

Менә монысы мәсьәләнең икенче ягын кузгата: шул еллар эчендә автомобильне ничә тапкыр батыр исеменә лаек көрәшче отты икән? Мин өч елны санадым. Батырлар гафу итсен: әмма 2014 елда – Раил Мараков, 2015тә – Муса, 2016 елда Рөстәм шул елгы Сабантуйларда катнашкан Раил Нургалиевны ота алырлык хәлдә түгел иде әле. Спектакльне аңлаганы аңлады, көрәшне гомерендә берничә тапкыр гына күрүчеләр сызгыра-сызгыра “батыр”га кул чапты.

…2016 елда чираттагы «спектакль»гә Түбән Новгородта аяк чалдылар. Федераль Сабантуена “пропискага кергән” көрәшчеләр сценарие буенча ул елны Фәрхәт Фәйзуллин батыр калырга тиеш иде, шуның нигезендә Раил бу юлы Фәрхәткә юл куйды. Әмма җирле көрәшче Рөстәм Садыйков һәм аны яклаучыларга вакыйгалар агышының шуннан да яхшырак юнәлеше була алмый иде инде. Кыскасы, сценарий бозылды, җирле көрәшчене батыр калдырдылар, Татарстанлылар терсәкне тешләргә омтылып карады, әмма соң иде инде. Их, менә шул вакытта спектакльне читкә куеп, Раил Нургалиев җирле көрәшчегә каршы үзе чыкса һәм аны күкләргә чөеп сыртына салсамы?!

 

Нишләргә?

Президентка хат язарга, моннан соң машина бирмәвен сорарга кирәктер, бәлки. Туйдан соң тукмаклашып ятмасыннар өчен… Келәмдә елый-елый көрәшсә дә, баш батыр кала алмаячак 80 килограммга кадәрге көрәшчеләрне үпкәләтмәс өчен… Машина бүлешүләрнең яңадан-яңа схемаларын уйлап тапмас өчен… Ә машина акчасын кая куярга белмәсәк, балалар арасында көрәшне үстерүгә тотыйк. Бер дә булмаса, авылларда бетеп баручы Сабантуйларын җанландырып җибәрергә була. Милли бәйрәмне шәп итеп уздырган авыл җирлекләрен барлыйсың да, ун авылга 100әр мең сум акча бүлеп бирәсең. Шәп бит, ә?!

– Хәзер шундый фикергә килеп барам: гомумән, машина хәтле машинаны Сабантуйда куймаска кирәк, – дип белдергән Татарстан Көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин “Интертат” басмасына. –  Ә баш батырга зур, матур тәкә бирергә. Чөнки баш батырга көрәшкәндә 2-3 кеше көрәшә. Моның өчен генә машина бирү дөрес түгел дип саныйм.

Равил әфәнде фикеренчә, көрәшчеләр тәкә, чиккән сөлге өчен дә көрәшергә әзер.

– Ике машина куйсыннар: 80гә кадәр берсен, яки берне дә куймасыннар, – монысы Раил Нургалиев фикере. – Тәкә генә куйсыннар, әмма тәкәгә беркем дә көрәшеп йөрмәячәк.

Шул сүзләре белән Раил үз гамәлләренә каршы килә. Чөнки быелгы Федераль Сабантуенда автомобильнең лотерея ярдәмендә уйнатылачагы алдан ук әйтелде. Димәк, батыр булып та, машинасыз кайту ихтималы зур иде. Ә бит барды, батыр да калды, хәтта баш батыр исеме көрәшергә дә чыкты һәм бер ел дәвамында Федераль Сабантуеның гамәлдәге батыры, дип горурланып йөрерлек исемгә лаек булды. Менә шул исемне батырдан гайре берәү дә үзенеке итә алмаячак. Хәтта җирәбә ярдәмендә дә! Горурланырлыкмы? Әлбәттә!

…Горурлык, димәктән, редакциябез ишегалдын журналистларның 2018 елгы «Бәллүр каләм” бәйгесенең Гран-при иясе Габделбәр абый Ризвановка бирелгән “Калина” автомобиле бизи. Бер ел вакыт узса да, ябыштырган бизәкләре әле дә куптарылмаган. Хуҗасының горурлык хисләре кичерүе сизелеп тора. Журналистларның иң-иңенә, берәүгә генә һәм елга берне генә бирәләр аны. Очраклылык микән: бер генә көрәшченең дә Федераль Сабантуеның төп призы – бизәкле автомобилендә үз районында еллар буе җилдергәнен күргән юк. Көрәштә дә, район саен машина өләшүгә чик куеп, елга берне нәкъ менә Федераль Сабантуенда гына бүләк итәр сәгать сукмады микән?! Батыр калуның дәрәҗәсен арттырыр өчен.

Фәрит САЛИХОВ,

фотолар: Татар-информ

Бәйрәм узышы – Казанда балаларның картинг ярышлары (ФОТО)

Татарстан Хөкүмәте кубогына картинг ярышлары инде ундүртенче тапкыр уздырыла. Казанның “Форсаж” картинг үзәге быел республиканың 35 шәһәр һәм районыннан 249 узышчыны үзенә җыйды.

Традицион ярышларның 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә уздырылуы гаҗәп түгел. Чөнки бәйгенең төп максаты – куркынычсыз йөртү осталыгын арттыру юлы аша балалар белән һәлакәтләр санын киметү. Моннан тыш оештыручылар техник спорт төрләрен популярлаштыру һәм анда катнашучыларның йөртү осталыгын арттыру бурычын тормышка ашыруны да максат итә.

Ярышлар ике класска бүленеп уздырылды: 8-12 яшьлекләр 6,5 ат көченә ия Honda GX200 карт машиналарында узышса, өлкәнрәкләр, 12-16 яшьлек үсмерләргә, куәтлерәк “тимер ат”лар – 9 ат көченә ия Honda GX270 машиналары ышанып тапшырылды.

Иң җитез узышчылар:

1. Алмаз Мәхмүтов (Сарман).

2. Егор Силантьев (Казан).

3. Кәрим Шәрәпов (Алабуга).

Өлкәнрәкләрдә:

1. Николай Фролов (Казан).

2. Егор Кузьмин (Казан).

3. Данил Телепов (Чаллы).

Командалар арасында беренче урынга “Форсаж” картинг-клубы күтәрелде. “Чынгызхан” командасы – икенче, “МАК-Титан” өченче урында.

Яшь батырлар Сабантуйларга әзерләнә (ФОТО)

26-27 апрель көннәрендә Актанышта Татарстаннның беренче Президенты кубогына үсмерләр арасында көрәш ярышлары узды. Командалар Актанышка югары әзерлек белән килә. Сезонның соңгы ярышы бит ул, ахыр чиктә, Сабантуйларга да әзерлек этабы булып тора.

Ярышның иң матур мизгелләрен тәкъдим итәбез:

 

Илназ Мөхәрләмов фотолары

 

Ярышның җиңүчеләре

 

ҮРНӘК ЯШЬТӘШ: Сочины яулаган футболчылар!

Самир, Костя, Алан – дуслар. Аларны футбол, футболчы булу теләге һәм әлеге спорт төре белән бәйле башка хыяллар берләштерә.

…Ун-унбер яшьлек малайларга ияреп, Хезмәт резервлары стадионына таба атлыйбыз. Казанның Вахитов районы спорт мәктәбе футболчылары биредә шөгыльләнә. Ә өч дус – шул мәктәпнең футбол түгәрәге шәкертләре.

Малайлар белән озаклап сөйләшеп торырга гына вакыт юк: тренер-укытучыларының көчле сыбызгы тавышы аларны санаулы секундлар эчендә бер сафка тезә. Туп тибеп кенә йөрми икән малайлар. Күнегүләр вакытында шактый тир түгүләрен читтән күзәтеп торучыларга да чамалавы кыен түгел. Профессиональ футболчыларның хәлиткеч матчка әзерлек вакыты диярсең. Ара-тирә тренер абыйларының шелтәсен дә колакларына киртләп куярга туры килә.

– Тренерның таләпчән булуы файдага гына. Тырышыбрак шөгыльләнәбез, – ди күнегүләрдән соң малайларның Константин Кулаков исемлесе.

– Кирәк вакытта шаярта да белә ул, – дип бүлдерә дустын Алан Әгъләмов. – Бик дуслар без.

– Күнегүләрдәге тырышлык җиңүгә китерә, – дип тулыландыра дусларын арада иң чая футболчы малайларның берсе булган Самир Әхмәдуллин. 5 яшьтән бирле футбол белән шөгыльләнә икән инде ул. – Уңышларыбыз бар: әле күптән түгел Сочидагы турнирда да җиңү яулап кайттык.

Үзләре генә футболчы булу турында хыялланып калмый малайлар, яшьтәшләрен дә футбол түгәрәкләренә чакыралар. Өйдә эшсез ятканчы, спорт белән дус булуның файдасы күп, дип мактанып алу да килешә үзләренә.

– Һәр әти-әни баласының сәламәт булуын теләсен иде. Нинди спорт төре булуы мөһим дә түгел, фәкать бала-чага эш белән мәшгуль булырга тиеш, – ди үсеп килүче футболчыларның тренеры Владимир Баранов. – Спорт физик яктан ныгыта, балаларның режимын җайга сала. Балалар бик тиз үсә бит. Шуңа да аларның буш вакытларын файдаланып калырга кирәк.

…Заманында үзе дә профессиональ футболчы булган, Үзбәкстан җыелмасы өчен чыгыш ясаган остаз кул астында шөгыльләнүче 2008 елгы төркем малайларының уңышлары шактый – кышын манежда уйнап Казан, Татарстан беренчелеген отканнар. Яңа сезонга әзерлекне ныгыту максатыннан Сочига барып, “Кара диңгез кубогы” дип атала торган турнирда 14 команда арасында беренче урын яулап кайтканнар.

– Тренер-укытучы буларак безнең максат – шәкертләребездән республика командаларына эләгә алырлык футболчылар әзерләү, Татарстанда футболның дәрәҗәсен күтәрү, – ди тәҗрибәле остаз. – Сүз дә юк, барысы да профессиональ футболчы да булмас. Һәр төркемнән кимендә 3-4 футболчы шул югарылыкка күтәрелә икән, максатлар чынга ашкан дигән сүз. Моның өчен шартлар бар, спорт мәктәбебез республикада алдынгылар рәтендә. Тырышлык кына кирәк.

Ә малайлар тырыша. Күнегүләрдә эшкә әз генә салкын карасаң да, составка эләкмәскә мөмкин булуын яхшы аңлый алар. Әнә, спорт мәктәбенең футбол түгәрәгенә керергә теләп ел саен 60-70ләп малай килә, ди Владимир Баранов. Ә аларның иң үҗәтләре генә “иләктән” төшми кала һәм мәктәпкә алына. Самир, Костя, Алан һәм аларның бүгенге командасы – шундыйлардан!

2008 елгы төркем футболчыларының соңгы казанышлары:

Казанның кышкы беренчелеге – 1 урын.

Татарстанның кышкы беренчелеге – 1 урын.

“Кара диңгез кубогы” турниры (Сочи) – 1 урын.   

 

 

Фәрит Салихов,

Илназ Мөхәрләмов фотолары