Салават Фәтхетдинов: «Бүген барыгыз өчен дә җан атам!»

«Аннары соң инде сез миңа һәм улым Рөстәмгә көч биреп торырсыз дип ышанам. Апрель ахырында Чечняда булачак автоспорт ярышларында ул Татарстан җыелмасы өчен чыгыш ясый. Көчле бәйге булачагы инде бүген үк билгеле, Рөстәмгә сезнең рухи ярдәмегез бик кирәк!»

Үз призына Теләчедә узган чираттагы көрәш турнирында Татарстанның халык, Россия һәм Башкортстанның атказанган артисты Салават Фәтхетдинов сәламләү сүзен шулай башлады. Үсмерләр һәм кече яшьтәге балалар арасында инде 4 нче тапкыр уза торган ярышның  символик мәгънәсенең асылында да шушы фикер ятадыр, мөгаен. Кайсы спорт төрендә генә булмасын, үзара ярдәмләшеп, бер-береңә хөрмәт күрсәтеп яшәү кирәк. Шул принципларга тугры калганда гына көчле, ышанычлы шәхесләр үсеп чыгачак. Шул вакытта гына милләтнең дә киләчәге өметле булачак.

Мәгълүм булганча, Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәмгә машина җене кагылган. Аның 18 яше тулганчы ук спорт остасы нормативын үтәгәне аерым игътибарга лаек. Әтисе исә улы турында сөйләгәндә дулкынлануын яшерми. «Автоспорт дөньясында да көнләшүчеләр бихисап. Әле менә булачак ярышны гына алыйк. Инде бүген үк аңа каршы ниндидер яшерен эшләр алып барыла дигән хәбәр әйттеләр. Янәсе, быел Рөстәмне җиңдермәскә тырышачаклар. Ярар, татарлар авырлыклар каршында, киресенчә, ныгыйлар, көчәяләр генә, җиңүгә омтылыш арта гына!» – дип сөйли Салават автоспорттагы хәлләр турында.

Инде көрәшкә әйләнеп кайтыйк. Теләчедә хаклы рәвештә төпләнеп калган Салават Фәтхетдинов призларына көрәш ярышы быел дүртенче тапкыр узды. Нәкъ менә Теләчедә төпләнүе дә бу төбәкнең көрәш дөньясында алдынгылыкны биләп торуы белән бәйледер. Теләче көрәшчеләрен республика гына түгел, Россия һәм дөнья күләмендә дә яхшы беләләр. Хәзер Биектау өчен чыгыш ясаучы Раил Нургалиев Теләче өчен көрәшеп йөргән вактыларында иң күп җиңүләрен яулады, Илдар һәм Фирзәр Гыйниятуллиннар бүген Теләчедә балаларны шөгыльләндерәләр, дөнья чемпионы Азат Нурмөхәммәтов әле дә келәмдә билбирмәс батыр булып тора, бертуган Шәйхетдиновлар, Мараковлар – саный китсәң шактый батырлар искә төшә. Көрәш белән янып-көеп яшәгән Теләче җирлегендә Салават уздырган ярыш берничек тә артык  була алмый.

 

Елдан-ел көрәшчеләр саны арту әлеге ярышларның дәрәҗәсе турында ачык сөйли. Узган ел 19 команда бик күп булып тоела иде, ә быелгы 34 команда киләсе елга тагын күпмегә артыр икән? Димәк, быелгы 315 көрәшче киләсе елга тагын да күбәячәк бит!  Киләсе ел дигәннән, Салават Фәтхетдиновның әлеге турнирны 5 тапкыр уздыргач россиякүләм итәргә кирәклеге турында әйткән сүзе бар иде. Быел бу фикерне ул тагын бер тапкыр җөпләде. Берничә елдан соң болай булса Татарстанда Актанышта уза торган Татарстанның Беренче Президенты кубогына ярышлар белән беррәттән тагын бер шундый дәрәҗәле ярыш барлыкка киләчәк.

Көрәшче Сибгатуллиннар династиясе

Чыгышы белән Актаныштан булган 2000 еллар батыры Илшат Сибгатуллинны көрәш сөючеләр яхшы хәтерли. 2007 елда аның белән бәйле истәлекле вакыйганы да күпләр белә: Илшатның өч игезәк уллары туган иде! Хәсән, Фазыл, Фаяз Сибгатуллиннар – бүген Чаллы шәһәрендәге 2нче гимназиянең 5 нче сыйныф укучылары. Мәктәптә оешкан көрәш түгәрәгенә дә йөриләр. Илшат улларын Теләчегә дә алып килгән иде.

– Өч улым да Чаллыда Илгиз абыйлары Шәмсевалиев карамагындагы көрәш түгәрәгенә йөри. Игезәк булсалар да, характерлары буенча да, укудагы күрсәткечләре буенча да, көрәштәге нәтиҗәләре буенча да өчесе дә өч төрле алар. Узган ел, мәсәлән, әлеге турнирда Фаяз белән Фазыл гына көрәшеп беренчесе – 3нче урын, икенчесе 2нче урынны яулаган иде. Быел инде Хәсән дә туганнарына кушылды. Җәйләрен Актаныш районы Такталачык авылында бабалары янында уздыралар инде. Такталачык Сабантуенда әле укырга кергәнче үк инде көрәшкә чыгалар иде. Гимназиядә укый башлагач инде ныклап шөгыльләнә башладылар.

«Киләчәктә профессиональ көрәшче булуларын телисеңме соң?» – дигән сорауга Илшатның җавабы әзер:

– Үзләренең теләкләре ничек була инде, мәҗбүриләмим. Көрәштән тыш башка шөгыльләр дә бар бит, әтиләре көрәшче булгач та, малайлары да көрәшче булырга тиеш, дигән сүз түгел. Шәһәр мәктәбендә спорт юнәлешендә булсынмы, белем алудамы – мөмкинлекләр җитәрлек. Аларның укуда һәм спортта нәтиҗәләре була икән, мин шатланам гына. Киләчәктә нәрсә буласын бер Алла гына белә, – дип тәмамлады сүзен Илшат.

Алга китеп шуны әйтик: быелгы ярышта өч игезәкнең Фазыл исемле яшь батыры гына призлы урын яулады.

 

«Балалар да көрәшми бит…»

Көрәш буенча соңгы вакытта узган ярышлардан соң җәмәгатьчелек күп кешене борчыган бер мәсьәләгә үз карашын белдерә. Сүз кагыйдәләргә кергән үзгәрешләр турында, бигрәк тә аркага яткан көрәшчегә бирелгән кисәтүнең нәтиҗәсе хакында. Бер очракта бу көрәшчене дөрес алым ясарга этәрсә, икенче очракта көндәшенең көрәшмичә генә җиңүенә китерә. Күп хөкемдарлар ярыштан соң матур алымнар артуы турында фикер әйтсә, көрәшмәүче, бары тик «накрывание » белән җиңеп чыккан «батырлар» саны артуын да күрми мөмкин түгел.

«Алым ясап ике очко алган иде бит инде, көндәшенең бер техник баллы да юк, тик менә кисәтүләр аркасында көрәшче егетем төшеп калды. Инде хәзер үзе дә алым ясамыйча төртеп егып кына көрәшергә җыена. Болай барса матур көрәш күрсәтергә өйрәтү ай-һай авыр булачак!» Күп еллар балалар белән эшләүче тренер сүзләре бу.

Теләчедә узган ярышның баш хөкемдары, Теләче районы Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Нурмөхәммәтов ярыш алдыннан ук иң кечкенә авырлыкта көрәшүчеләргә карата хәерхаклык күрсәтергә чакырды. Беренче тапкыр аркага ятканда кисәтү бирмичә генә көрәштеләр орчык батырлар. Бер караганда, бәхәсләшкән ике якның да мәнфәгатьләре искә алынды, шулай да канәгатьсезлек барыбер кала бирә.

Балалар көрәшендә аркага ятуны ничек бәяләргә? Алым ясарга талпынган малайны куәтләп кисәтүне бирмәскәме, әллә инде икенче ярышларда шушы хатасын кабатламасын өчен кисәтергәме? Тегесенең дә монысының да артыннан тагын сораулар калкып чыга. Алайса саклануга өстенлек биреп көрәшергәме? Әллә инде тренер өйрәткәнчә этеп егып караргамы? Кыскасы, көрәш кагыйдәләрендә үзгәрешләр аның методикасы, ахыр чиктә милли спорт төренең асылы белән тәңгәлләшкәнче әле күп вакыт кирәк булачагы шиксез.

Теләчедә хөрмәт һәркемгә 

Җирлекнең казанышлары төпле җиткәчелек итүдән һәм кешеләрнең тырышлыгыннан туа. Теләчедәге бу ике якның аңлашып эшләве соклануга лаек.  Район башлыгы Илдус Зарипов та көрәшнең берләштерү көче барлыгын ассызыклый: «Монда килгән халык беренче чиратта аралашу, берләшү өчен җыелгандыр дип ышанам. Теләчелеләр барлык кунакларга да шат кына, ә көрәш мәйданы безне тагын да ныграк берләштерә!» – диде ул ачылыш тантанасында.

Иң мөһиме – җирле батырларны хөрмәтләү. Аларга киләчәктә дә туган як данын яклап чыгыш ясарга этәргеч бирү. Андыйлар Теләчедә байтак, әлеге ярыш ачылышында рәсми ярышлардагы уңышлары өчен кайбер яшүсмер спортчыларга акчалата бүләк тапшырылды. Шулай ук Теләче районы башлыгы урынбасары Айрат Гыйльван улы Фәтхуллин һәм Теләче районы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге Илдар Гыйниятуллин Спорт министрлыгының рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

 

Илназ Фазуллин


 

ЯРЫШТА ҖИҢҮЧЕЛӘРНЕҢ ИСЕМЛЕГЕ ҺӘМ ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Салават Фәтхетдинов призларына көрәш ярышы (ИСЕМЛЕК, ФОТО)

Бүген Теләчедә 4 нче тапкыр Татарстанның халык, Россия һәм Башкортстанның атказанган артисты Салават Фәтхетдинов призларына балалар арасында көрәш ярышы узды. 315 көрәшче һәм 34 команда катнашкан чарадан язма әзерләнә. Әлегә фоторепортаж карагыз һәм җиңүчеләр белән таныша торыгыз:

 

 

Илназ Мөхәрләмов фотолары

Көрәшче Сәгыйть Гыйниятуллин: «Балаларга акча кызганмаска кирәк!» (фото, видео)

Сабантуйларында мәйдан тоткан һәр батыр үз артыннан дәвамчы калуын тели торгандыр. Теләче районында гомер кичерүче легендар көрәшче, РСФСРның спорт остасы Сәгыйть Гыйниятуллин бу яктан бәхетле: үз төбәгенең генә түгел, Татарстан, Россия, хәтта дөнья күләмендә танылу алган өч көрәшче малай һәм билбау көрәшендә мәйдан тотып килүче кыз тәрбияләгән кеше бит ул!

Оныклар да көрәшеп үссен: Теләчедә Сәгыйть Гыйниятуллин призына көрәш бәйгесе үтте  

Башкалардан аерып торган тагын бер сыйфаты бар әти кешенең. Ул бервакытта да улларына келәм көндәше әзерләүдән курыкмады. Районда үз призына көрәш турниры оештырды, шунда улларын чыныктырды, беренче җиңелүләрен күрде, җиңәселәренә ышанды һәм шул рәвешле үз улларын гына түгел, Теләчедә башка бик күп батырлар әзерләп булуына да ихластан сөенде. 

Быел турнирны 27нче тапкыр оештырабыз. Үткәрелми калган бер ел да юк. Беренче елларда улларымны җитәкләп йөргән булсам, бүген менә кече улымның олы улы белән килдем, – дип оныгы Салават белән таныштырды безне Сәгыйть абый. – Бүген карап кайтыр, киләсе еллларга үзе дә келәмгә чыгар. Оныклар да көрәшеп үсәргә тиеш. 

…Күптән түгел “Сабантуйдан – олы мәйданга” китап дөнья күрде. Шуны басмада Сәгыйть Гыйниятуллин исеме күп тапкырлар телгә алына. “Саба районы Олы Мишә урта мәктәбендәге татарча көрәш түгәрәгенә спорт остасы Сәгыйть Гыйниятуллин җитәкчелек итә. Арендатор булып, көне буена тракторы белән басуда эшләсә дә, кичләрен спорт залында малайлар янында очратасың аны. Аның ике шәкерте – Рөстәм Хәбибуллин белән Айнур Сафин чемпион булдылар”, – дип язылган 1990 еллар белән бәйле истәлектә. 

Кандадыр инде ул минем. Үз артыбызда дәвамчылар булуын теләдем, – ди Сәгыйть абый үзе. – Үз призыма ярыш уздыруның да төп асылы шул – алмаш үстерү. Турнирдагы бүгенге көндәшлек иртәгә уңыш китерәчәк. Көрәшмичә генә ныгып булмый. Менә шундый турнирлар аша малайлар ныгый, дуслаша, сәламәт буын тәрбияләнә. 

Генералга күрсәтерлек бәйге 

Теләчегә кайту сәбәпләре мөһим түгел, ә менә районның “Батыр” спорт комплексында узган быелгы бәйгене Татарстан Республикасының ДОСААФ региональ оешмасы җитәкчесе, генерал-майор Дамир Динниуловның тамаша кылуын әйтми калдырырга ярамый. 

Сокланам, – дип тел шартлатты ул ачылыш тантанасына чыгып баскан 100гә якын көрәшчене күргәч. – Ватаныбызны сакларлык егетләр үсә бит. Сайлаган юлыгыздан тайпылмагыз гына. 

Теләчедә көрәш бәйгесе уздыралар икән, генераллар тамаша кылса да йөзгә кызыллык килә торган түгел. Ачылыш өлеше – мәдәни тамашага әйләнсә, ә келәмдәге бил алышлар һәрчак җитди каршылык белән уза. 

2003 елгы һәм аннан кече яшьтәге үсмерләр 13 авырлык үлчәвендә бил алышты бу юлы. 10 мәктәптән 97 көрәшче җыелган. Иң күп көрәшче – Теләче мәктәбеннән. Аларны көрәш серләренә Сәгыйть абыйның уллары Фирзәр белән Илдар өйрәтә. Команда беренчелеген дә шулар отты.  

Мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен дә аерым үлчәү авырлыгы оештырганнар. Анысында Теләченең танылган көрәшчесе Зөлфәт Ибраһимовның улы Адель мәйдан тотты. Шул ук авырлыкта өченче урынга гына калганына үпкәләп, мышык-мышык борын тартып торган Ильясның әтисен дә яхшы беләбез. Илдар Мараковның  улы булыр ул! Кемдер улын, кемдер оныгын көрәштерә мондый бәйгеләрдә. Ә мактау баскычына менгән һәр көрәшче затлы кубокка ия була. 

Балалар өчен акча кызганмаска кирәк, – ди Сәгыйть абый. – Әти-әниләрен сөендерсеннәр әле. Аларның рәхмәтен ишетү ни тора! 

Ярышның чемпионнары – Адель Ибраһимов (Теләче), Азат Мусин (Теләче), Ибраһим Хәйретдинов (Баландыш), Раил Тимербаев (Баландыш), Рамил Антонов (Теләче), Ислам Кәримуллин (Олы Мәтәскә), Наил Шакиров (Баландыш), Әнәс Галиуллин (Иске Җөри), Марсель Дәүләтшин (Югары Кибәхуҗа), Антон Иванов (Олы Нырсы), Ранил Шәкүров (Олы Нырсы), Фәрит Яруллин (Олы Мишә), Илфир Баев (Үзәк), Багир Зарипов (Теләче). 

Фәрит САЛИХОВ

Казан чаңгы марафонына әзерләнә: итәкле җиңүчегә — 5 мең сум!

Казан читендәге Юдино бистәсендә урнашкан “Локомотив” стадионында чаңгы ярышлары буенча чираттагы Казан марафоны уза: ярышырга да, тамаша кылырга һәм ял итәргә дә мөмкин булачак.

Казан марафоны 10 мартта уза. Теркәлү эше күптән алып барыла. Иң ерак ара – 50 чакрымга узышырга 400 катнашучы теләк белдергән инде.

– Икенче ел рәттән марафон 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне рухында уза. Шуны истә тотып, гүзәл затлар өчен махсус узыш билгеләдек. Ул итәкле ярыш, дип атала. Алар өчен ара ерак түгел – 500 метр гына, – дип белдерделәр Татарстанның Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе матбугат хезмәтеннән.

Ара ерак булмаса да, бүләге саллы. Итәк киеп чаңгы юлына баскан һәм җиңүче булган хатын-кызны 5 мең сум күләмендә бүләк көтә. Хәтта җиңмәсәң дә шул ук суммага лаек булу мөмкинлеге бар. Иң мөһиме – киемең үзгәлеге белән аерылып торсын!

Әмма шунысын истән чыгармагыз: итәкле чаңгычылар ярышы марафонга бер көн кала – 9 мартта төгәл көн уртасында башлана.

Ике ел элек Казан чаңгы марафоны ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтте. 1968 елның 24 мартында узган тәүге ярыштан соң әлеге марафонның бер генә ел да уздырылмый калганы юк. Хәзер инде ул илнең 20дән артык марафонын берләштергән “Russialoppet” халыкара хәрәкәте составына кергән ярыш.

Казан марафонының төп оештыручылары – Татарстанның Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе белән башкала мэриясе барлык катнашучыларны шаккатырырга җыена. Ярышларның гомуми приз фонды – 1 миллион сумнан артык булачак!

– Әлеге чыгымнарны соңгы өч елда федерация президенты Илшат Фәрдиев күтәрә, – дип белдерделәр федерациядән.

Ярышларның мәртәбәле кунаклары арасында дүрт тапкыр Олимпия чемпионы Николай Зимятов белән ике мәртәбә Дөнья кубогы иясе Александр Завьяловны да күреп булачак.

50 чакрым араны иң беренче булып узган ир-ат спортчыга – 150 мең, ә хатын-кызларга 100 мең сум акча бирелә. Хәтта унынчы булып килсәң дә начар түгел – тырышлыгың 15 һәм 10 мең сум белән бәяләнә.

Казан марафонында катнашучылар өчен 25 һәм 5 чакрым арага узышлар да каралган. Чаңгы юлына 700ләп кешенең басуы көтелә. Бу иң беренче ярышка крааганда 30 тапкырга күбрәк дигән сүз.

P.S. Казан марафонында катнашу өчен теркәлү түләүле.

Фәрит САЛИХОВ

Фото: ski-tatarstan.ru

Татарстан командасы Чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогында җиңү яулады

«Без Кубокны кабаттан республикага кайтардык – бу безнең өчен бик кадерле! – ди Татарстанның Чаңгы федерациясе президенты Илшат Фәрдиев кадерле Кубокны кулына алуга. – Мондый җиңүне безнең узышчылар инде икенче тапкыр яулый. 2017 елда Татарстан чаңгы ярышлары тарихында безнекеләр беренче тапкыр бу Кубокның җиңүчеләре булган иде. Һәм менә без бу исемне кабат үзебезгә кайтардык. Безнең команда кабат Россиядә – беренче!».

Бүген Сыктывкарда (Коми Республикасы) 2018-2019 еллар сезонында Россия Кубогының финалы тәмамланды. Иң җаваплы минутларда ТРның Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясенең президенты Илшат Фәрдиев спортчылар белән янәшә булды — ул аларга көч бирергә дип Сыктывкарга үзе килде.

Ярышлар Коми Республикасының Раиса Сметанина исемендәге чаңгы комплексында узды. Бу стартларда 47 регионнан килгән 250дән артык чаңгычы катнашты.

Команда белән 3950 очко җыеп, Татарстан чаңгычылары беренче булды. Икенче урынга калган Коми командасы 2098 очко җыйды. Төмән өлкәсе чаңгычылары 1544 очко белән өченче урында булды.

Барлыгы Татарстан спортчылары Россия Кубогының төрле этапларында 19 медаль яулады: 5 алтын, 7 көмеш һәм 7 бронза. Командабызның лидерлары исәбендә булган Артем Николаев, Андрей Феллер, Лариса Рясина, Светлана Кузнецова шәхси зачетларда да яхшы уңышка ирештеләр.

«ТРның Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясенең бу уңышлары – спортчыларның, тренерларның, сервисмен һәм табибларның уртак эше нәтиҗәсе, – диде Илшат Шәех улы Фардиев. – Без республикабыз Президенты Рөстәм Миннихановның ярдәмен дә гел тоябыз. Аның белән очрашканда федерациябез алдында торган бурычларны, спортчыларның чаңгы ярышларына әзерлекләре турында фикер алышабыз. Президентыбыз безнең алга куйган бурычлар үтәлде – Олимпиадада, илебез чемпионатында медальләр яуланды. Хәзерге вакытта без эшебезне алга таба да уңышлы дәвам итәргә тиеш».

Фото: ski-tatarstan.ru

Татарстанның Чаңгы федерациясе президенты Илшат Фәрдиев Сыктывкарда безнең команда өчен җан ата

Коми Республикасындагы Сыктывкар шәһәренә чаңгы ярышларына килгән Татарстан командасы өчен бүген аеруча «җылы» көн булды. Чөнки спортчыларыбыз өчен җан атарга һәм аларның уңышларына бергә сөенергә дип ТРның Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясенең президенты Илшат Фәрдиев килгән. Чираттагы ярыш алдыннан ул спортсменнар һәм тренерлар белән очрашып, аларга Россия Кубогы финалының соңгы көннәрендә уңышлар теләде.

Исегезгә төшерәбез, Сыктывкарда чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогы финалы уза. Командалар арасында безнекеләр әлегә беренче урында бара, икенче урында —  Коми Республикасы, өченчедә — Төмән өлекәсе чаңгычылары. Шәхси зачетта Россия Кубогы лидерлары — Лариса Рясина (Татарстан Республикасы) һәм Андрей Парфенов (Төмән өлкәсе).

Татарстан командасының бу сезонда чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының төре этапларында алынган барлыгы 18 медале бар: 5 алтын, 7 көмеш һәм 6 бронза.

26 февраль көнне иң көчле спринтерларны билгеләделәр. Командалар спринтта классик стиль белән узыштылар. Нәтиҗәдә Татарстан командасы 2нче урынны яулады. Ә бүген — финалның соңгы көнендә — чаңгычылар скиатлон буенча ярышачаклар (15/30 км).

Сыктывкарда уздырылган финал нәтиҗәләре буенча хатын-кызлар һәм ирләр арасында Россия Кубогы җиңүчеләре генә түгел, шулай ук Көнчыгыш Европаның Континенталь Кубогы лидерлары да билгеле булачак. Россия Кубогы финалының өч ярышы нәтиҗәләре Континенталь Кубокның соңгы этабында да исәпкә алыначак. Бу узышларда FIS Дөнья Кубогында өстәмә шәхси квота буенча стартка чыга алачак җиңүчеләр дә билгеле булачак.

Фотолар: ski-tatarstan.ru