Инстамизгел: чәчәкләргә төренгән җәй

Җәйнең кыл уртасына җитеп киләбез, дуслар. Яртысы узса да, иң матур көннәре алда әле – безне җәйнең җиләк-җимешле чагы көтә. Килешәсездер, җәй белән инстаграм да чәчәкләргә төренә, яме арта. Бүген без йолдызларның инстаграмнарын барлап, җәй белән бәйле иң матур фотоларны бирергә уйладык. Чү, җәй генә түгел икән бит анда!


Күңелле балачак, малайлар шуклыгының нинди икәнен беләсегез киләме? Башкортстанның атказанган артисты Лилия Биктимерованың инстаграмына күз салыгыз: җырчының дүрт яшьлек улы Кәрим белән танышырсыз, видеоларын карарсыз. “Үсте безнең малай. Егет булган. Сезнең бәләкәчләрегез нинди кызык нәрсәләр уйлап чыгара?” – дип язган әни кеше чираттагы бер фотога.

Ә без Кәримнең моннан берничә ел элек төшкән видеосын да “эзләп таптык”. Кәеф күтәренкелеге җитмиме? Шул видеоны карап алыгыз.

ФОТО:

Видео:


Җырчы Дилә Нигъмәтуллина һәм кызы Сәфинә өчен быелгы җәй гомергә истә калырлык булган. Табигать кочагында фотосессия ясаганнар бит. Ә фотосурәтнең кадере еллар узган саен арта гына ул! “Күптән шундый фотосессия теләгән идем. Хыялны чынга ашырга фотографка рәхмәт”, – дип балкый Дилә.

ФОТО:

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Сегодня получила фотографии с последней фотосесии . Фотограф Айсылу говорит : выбери 10 самых классных , чтобы обработать. Я с начало не поняла . Что тут обрабатывать ? И так все круто! Эти все фото без ретуши . Мне кажется ничего и не надо ретушировать . Правда ведь ? Давно так хотела такую фотосессию . Спасибо , что воплотила в жизнь все наши желания! Все получилось волшебно . Айсылу , мең рәхмәт сиңа😘😘😘. @ais_photo_ahmadieva . . #makeup : @aliya_shaiakhmetova #бренд : @arimas.dress @amelie_linen_clothes

Публикация от Диля Нигматуллина (@dilyanig)


Авылда яңгыр яуганда су ерып йөрергә яраткан, яланаяк йөгерешкән балалар шәһәрдә дә яңгырлы көннең рәхәтен белә шул. “Әминә белән Сөембикә, авылдан калошларны ник алмадың, дип колак итен ашый. Яңгырда рәхәтләнәләр”, – дип язган җырчы Иркә кызлары турында. Җәй кызу көннәре генә түгел, яңгырлары белән дә ямьле шул.

ФОТО:


Туганы Алмаз белән татар эстрадасында беренче игезәк җырчы дуэтын булдырган Айдар Юнысовның ике яшьлек улы Әмирхан спорттагы киләчәк казанышларына беренче адымнарын ясый. “Әти булу – зур бәхет!” – ди автор-башкаручы буларак танылу алган Айдар. Тулы бәхеткә менә шундый бергәләп мавыгулар, балалар өчен сөенә белү дә керә бит ул!

ФОТО:

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Әти булу — зур бәхет! ❤️ #деньотца #юнсики #юнусовы #юнысовлар

Публикация от Айдар Юнусов (@aidar_yunus)


“…Үз илемдә ямьле миңа
Бәрәңге бакчасы да”, –
дип җырлана җырларда. Татар эстрадасының популяр җырчылары Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар да шундый фикердә. Төркиядә дә ял итеп кайтырга өлгергән алар, әмма авылдагы ялга барыбер өстенлек бирәләр икән. “Авылдагы рәхәтлек. Туган якның суы гына да аеруча бик тәмле. Бездән дә бигрәк, балаларыбызга ирек җитәрлек монда”, – дип язган Ләйлә кызлары Риана һәм Арина белән төшкән фото астына. Кызыктырдылармы? Безне – әйе!

ФОТО:


Скрипкачы Динә Закирова белән Камал театры артисты Илнур Закировларның кызы Зәлия дә телевидение йолдызы булды. “Безне дә хәзер “Шаян ТВ”дан карый аласыз. Зәлия кызымның хыялы чынга ашты, Аллага шөкер!” – дип сөенече белән уртаклаша Динә. Ә сез Зәлияне телевидениедә күрдегезме соң? Хәер, тапшыруда соңгы төшүе булмас әле. Абый-апалары бик мактаган үзен. Уңышлар телик Зәлиягә!

ФОТО:


Фәрит Салихов әзерләде

Инстамизгел: табигатькә сәяхәт, бакча мәшәкатьләре һәм инстаграм…

Озын-озак бәйрәм яллары, табигатькә сәяхәт, бакча мәшәкатьләре һәм инстаграм… Күпләр өчен май аеның шул рәвешле узуы шик уятмый. Язның соңгы ае “йолдызлар” өчен дә искәрмә булмагандыр. Хәер, нишләп әле шик-шөбһә белдереп маташабыз – инстаграм киңлеге ишекләрен ачыйк.


Бәләкәй Зәйнәпкә дә 1 яшь тулды! Әти-әнисе – Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева төпчек кызларының фотосын “элеп” куймаса, белми дә калучылар күп булыр иде әле. Ә болай котлаулар яуды гына. “Җимеш, рәхмәт сиңа безне сайлаганың өчен! – дип котлады кызчыкны инстаграм аша әнисе дә. – УЗИда, малай түгел, дигәч ярты сәгать елаганым өчен гафу ит”, – дип тә өстәде. Ә Булатның дөнья түгәрәк: “Өчләтә бәхетле иткәнең өчен рәхмәт!” – диде ул өч кызының әниләренә.

Фото:


Танылган пародияче һәм алып баручы Алсу Фаракшинага кызын курчак итеп киендерергә дә язның җәйдәй кызу көннәре тәэсир иткәндер, мөгаен. Кием сайлау сере белән дә уртаклаша әни кеше. Безгә анысы әллә ни кызык түгел, ә менә ике яше дә тулмаган Раянаның модельләр кебек фотога төшүе күңелне нык әсир итте. Кечкенә Алсу, дисәң дә үпкәләрлек түгел. “Кызым, матур итеп бас, фотога төшерәм, дигән идем. Берничә кадрны кабул итеп алыгыз”, – дип язган Алсу фото астына.

Фото:

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Мин эйтэм: Кызым,матур итеп бас эле, фотога тошерэм ) Сезгэ берничэ кадр, икенче фото ( листайте) селфи 😀 Кызлар, энилэр!!! Бик матур киемнэр тегэ торган кызны таптым) Бииик нежный, жинел материал бн эшли) Балаларга биииик матур киемнэрне, узе тегэ! Бик молэем, акыллы кыз Эльвира ) Сез дэ узеннэн берэр матур кием алыгыз эле бэбилэрегезгэ) Рэхэтлэнеп киярлэр ❤️ бу косынканы вообще салмыйча киябез, тагын заказ бирдем эле! Кереп инстограмына язылыгыз , югалтмагыз @_lovely_family_shop_ #балалар#исэнбулсыннарсабыйлар#киемнэр#

Публикация от ALSU FARAKSHINA (@alsufarakshina)


Май яллары гаилә белән бергә булырга мөмкинлек тә тудыра бит әле ул. Шуның белән кадерле дә. Гастрольләрдән кайтып кермәгән җырчы гаилә өчен бигрәк тә. Әнә, Зинира һәм Ризат Рамазановларга авылга кайтырга җай чыккан. Ризатның туган ягында – Саба районы Шекше авылында булган алар. Кызлары Айгизә белән, әлбәттә. “Авылда күңелле, яллар рәхәт”, – дип фото урнаштырды Зинира бәйрәм ялларында.

Фото:

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Авылда кунелле, рэхэт яллар))) #минемгаилэм#авылдарэхэт#ризатзинирарамазановлар

Публикация от Зинира Рамазанова (@ziniraramazanova)


Бераз баш ватып алыйк әле: фотодагы малайларны танырга кирәк булачак. Телевидение алып баручысы Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова инстаграмдагы дусларына шундый сорау биргән бит. “Күрше белән киттек әле, кызлар янына, күрше авылга танцыга… Кем малайлары бу, кем белә?” – дип язган Зәмирә. Сары футболкадан Зәмирәнең улы Данил, икенчесе Филүс Каһировның улы, дип язучылар күп. Сез ничек уйлыйсыз?

Фото:


Маймыл тотканга куанган, әллә инде бераз куркуга да калган әлеге малайларны бутап булмый инде. Бертуганнар – Камил, Рамил һәм Марсель исемле малайлар бит бу! Гүзәл Идрисова белән Илназ Баһның батыр уллары. Җиңү көнендә паркка сәяхәт менә шундый күңелле мизгелләр бүләк иткән аларга. Әни кеше язганнарга без дә кушылабыз: “Дөньялар тыныч, имин булсын. Җиңү китергән әби-бабайларга зур рәхмәт!”

Фото:


Велосипедта җилдерәсезме инде, дуслар? Җилдерсәгез дә концерт-тамашалар алып баручы Рамил Шәрапов кадәр булдыра алмассыз. “Кайсыбыз беренче килгәнне аңлагансыздыр инде”, – дип шаярта Рамил балалары Линара һәм Раян белән төшкән фото астына. Ә без аңламадык – җиңүчене ачыклар өчен әллә кабат старт бирергә микән?..

Фото:

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Кайсыбыз беренче килгәнне аңлагансыздыр инде😎

Публикация от Рамиль Шарапов (@sharapovramil)


Инстаграм киңлекләрендә “Нурсолтан маҗаралары” дип исемләнгән сериал пәйда булды. Берничә сериясен инде тамаша кылырга да була. Төп герой – танылган юмор остасы, пародияче Илдар Ямалиевның 3 яшьлек улы Нурсолтан. Сериалның дәвамлы булу булмавы тамашачыдан, дөресрәге Илдарның инстаграм дусларыннан тора. “Сезгә ошап китсә шушы исем астында тагын видеолар куярмын”, – дип ышандыра ул. Рәхим итеп сез дә карагыз!

Видео:

Фәрит Салихов әзерләде

Инстамизгел: Гүзәлем һәм Салават Миңнехановның кызлары Мәдинә сәхнә тормышына ияләнә

Йолдызлы дөнья кабат сәламли сезне, дуслар! Танылган шәхесләрнең социаль челтәрләрендә балалары белән бәйле нинди яңалыклары бар, җәйнең якынлашуы тәэсир иткәнме үзләренә, әллә барысы да хәрәкәтен гадәти агым буенча гына дәвам итәме? Хәер, бәяне үзегез бирерсез, ә без йолдызлы дөнья ишеген ачыйк.


Җырчы кешенең баласы өчен дә гастрольләр бик иртә башлана шул ул. Әнә, Ранис Габбазовның алты айлык улы Тимерлан да әтисе белән сәфәргә җыенган. “Гастрольләр башлана! Улым, кием жыйган арада, сумка эченә кереп утырган. Мин дә барам, әти, ди”, – дип язган җырчы инстаграмга элгән әлеге фотосы астына. Юллары хәерле булсын!

ФОТО:


Танылган спорт журналисты Алмаз Гафиятов үзенең 30 яшьлек туган көненә, юк ла инде – гаиләсенә шәп бүләк ясаган: апрельдә Дубайда ял итеп кайтканнар. “Шәп кенә ял итеп кайттык. Барыннан да бигрәк улыбыз сөенде. Чит илгә беренче баруы бит әле. Ошатты!” – дип сөйләде безгә ике яшьлек Айданның әтисе.

ФОТО:

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Dubai one love… #uae #DUBAI #burjalarab

Публикация от Almaz Gafiyatov (@almazgafiyatov)


Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиеваның төпчек улы – ике айлык Илһамнан да бәхетле кеше юк, диярсең. Игътибар бик зур бит үзенә – апасы Ильвина, абыйлары Данил белән Ильяс, әти-әнисе… “Аллага шөкер – дүртенчебез! Көннәр буе кайнашабыз аның янында. Рәхәт!” – дип язган Лилия инстаграмдагы гаилә фотосы астына.

ФОТО:

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Коннэр буе кайнашабыз анын янында😊рэхэт👨‍👨‍👧‍👦Аллага шокер!!! ДУРТЕНЧЕБЕЗ😙😙😙 1.Көтеп-көтеп алган шатлык, Син -бәләкәй улыбыз. Синең янда бөтерелә, Бүген бөтен уебыз. Куш:Балдан-шикәрдән дә татлы, Син безнең дуртенчебез. Карап та,сөеп туймаслык, Син безнең сөенчебез. 2.Ходайның биргән бүләге, Тормышыбызның яме. Түп-түгәрәк кояш йөзле Син инде бигрәк тәмле. 3.Үс син,улым,куанычка, Үс син безнең шатлыкка. Килер көннәрең уралсын, Аклыкка һәм сафлыкка. (Авторы дустым куп матур жырлар авторы ИЛЬШАТ ХАРИСОВ) РЭХМЭТ СИНА ИЛЬШАТ!!!😙😙 #балаларбэхетлебулсыннар #балалардасиненяшьлеген #миняратамсинетормыш #аллагатапшырган

Публикация от Лилия Муллагалиева (@lilia_mul)


Әти-әнисенең туган якларында булып, бәби туен күрде, әби-бабайда ял итте, инде хәзер сәхнә тормышына да ияләнә башлаган. Инстаграмга күз салсак, Гүзәлем һәм Салават Миңнехановның дүрт айлык кызлары Мәдинәнең яшәү рәвеше шулайрак тәгәри. “Яз. Яңа җырым өчен матур видео әзерлибез. Мәдинә дә әкренләп төшерү-грим-юл-банкет-концерт-сәхнә тормышына күнегеп килә”, – дигән Гүзәлем чираттагы фотосын элгәннән соң. Болай булса озак көттермәс – җырлый да башлар әле.


Өй туе уздырган сыерчыкларны очратмадыгызмы, дуслар? Күргән булсагыз, уллары Аяз һәм Ильяс белән җырчы Азат Фазлыев ясап куйган оядагы бәйрәм булгандыр ул. “Сезне дә өй туена көтеп калдылар”, – дип язган Азат инстаграмына. Шунда ук эш барышының видеосын да элеп: “Мондый ояга мин дә кайтыр идем”, – дип тә өстәгән.

ВИДЕО:


Танылган язучы Мөхәммәт Мәһдиевка ияреп, телевидение алып баручысы, журналист Әдилә Сәфәрова инстаграмына: “Дөньяда язны күрер өчен генә булса да яшәргә ярый”, – дип язып элгән. Ә без аның гаилә фотосын – улы Сабир белән кызы Нәргизәне, язның матур мизгеле булып калсыннар дип, укучыларыбызга тәкъдим итәргә булдык. Килешәсездер, илһамландыра бит ул яз!

ФОТО:

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Дк Московский.

Публикация от Сабир Сафаров (@sabirdanilovich)


Фәрит Салихов әзерләде

Инстамизгел: Айдар Галимов оныгы Сафияга җыр багышлаган!

Сәлам, дуслар! Йолдызлы инстаграм дөньясы сәламли үзегезне. Яздан чыгып, җәйгә керергә аз гына вакыт калган инде. Тизрәк, тизрәк социаль челтәрләргә күз салыйк. Ел фасыллары алмашыну анда да чагылыш тапмый калмагандыр. Сүзне озакка сузмый гына йолдызлы яңалыкларны барлыйк.


Җырчы Айдар Галимов оныгы Сафияга багышлап җыр башкара. “Сафия” җырын Зифа Нагаева үзенең оныгына багышлап язган. Беренче тапкыр ишетү белән мин аңа шалтыратып: “Минем дә бит оныгым Сафия”, – дидем. Шул көнне үк миңа да бу җырны җырларга кирәк дигән уртак фикергә килдек…” – дип яза җырчы. Шәп килеп чыкканмы? Җырга бәяне видеоны караганнан соң бирерсез. Ә без җырчының оныгы һәм әтисе белән күптән түгел төшкән фотосын бирергә булдык. “Барыбызга да картәни, картәти бәхетен татып яшәргә язсын! Балалар, оныклар исән булсыннар”, – ди Айдар Галимов үзе.

ВИДЕО:

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

«Сафия» җырын Зифа Нагаева үзенең оныгына багышлап язган. Беренче тапкыр ишетү белән мин аңа шалтыратып: «Минем дә бит оныгым Сафия», — дидем.. Шул көнне үк миңа да бу җырны җырларга кирәк дигән уртак фикергә килдек… Менә ниһаять, үземнең Туган көн концертларымда беренче тапкыр сәхнәдән башкардым , әлбәттә үземнең Сафиямә багышлап… Барыбызга да картәни- картәти бәхетен татып яшәргә язсын! Балалар, оныклар исән булсыннар🙏 Җырны күп сораулар буенча урнаштырабыз. Тулысынча Вконтакте челтәрендә тыңлый аласыз.

Публикация от Айдар Галимов (@aidar_studio)


Без язны каршылаганда “Татар радиосы” алып баручысы, бала ялында утыручы Ләйсән Таишева гаиләсе белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә булып кайтты. Үзләре белән, әлбәттә, 1 яшь тә 3 айлык Роланны да алганнар. Җылы яктан фото-сәламнәрне күп алдык. Игътибар үзәгендә һәрчак Ролан иде. “Һич кенә дә кулда тотып булмый үзен. Һәрчак хәрәкәттә, йөгерә. Ә без аның артыннан. Шуңа да Роланның уңышлы фотолары аз”, – дип язды Ләйсән. Менә шулай: дача сезонында әбиләренә булышырга көч туплап кайтты алар.

ФОТО:

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

У нас тут есть один мальчик, который постоянно хочет от нас убежать😂 у нас нет ни одной удачной фотографии, где мы с ним вместе, потому что Ролан категорически не хочет сидеть на руках, а только показывает нам сверкающие пятки и затылок… Ему надо нестись сломя голову (в доказательство две шишки на лбу, ВТОРАЯ РОВНО НА ПЕРВОЙ)🙈 . За руки ходить- это не для него🙅🏻‍♀ Коляска — для слабаков🙈 . Вот так и ходим, точнее бегаем, Ролан от нас, а мы за ним ☺ . #лейсантаишева #роликgal #охужэтидетки #дубай #оаэ

Публикация от Лейсан Таишева (@leysan_taisheva)


Танылган журналист, радио-телевидение алып баручысы, өч бала әнисе Айсылу Леронның кече кызы Сәйдәне күрегез әле! Гармунда уйнарга маташа түгелме соң?! “Әтисенең нәни аккордеоны бу. Рәвешен китереп утырган була бит. Ноталардан “соль” белән “ми”ны белә инде, калган бишесен өйрәнәсе дә, музыкант булабыз аннары”, – дип язган Айсылу үзе. Сүз уңаеннан, 27 апрельдә Сәйдәгә 3 яшь тула. Туган көне белән котларга онытмагыз.

ФОТО:

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Әтисенең нәни аккордеоны бу☝️ Рәвешен китереп утырган була бит, ә😁 #Сәйдүш #кызымйолдызым . Ноталардан «соль» белән «ми»ны белә инде, калган бишесен өйрәнәсе дә, пулный музыкант булабыз аннары😅 . Без кечкенә чакта Флера Хөрмәтова бик популяр иде, хәтерлисезме? Аның кассеталары бөтен кеше дә бар иде бугай. Кунак килсә дә, тәк кәеф өчен дә уйната торган идек шуны📻💃 Хәзер аның хәтле кунакка йөрешү дә, күңел өчен татар бию көйләрен тыңлау да юк инде…

Публикация от 💜АЙСЫЛУ ЛЕРОН💜 (нас 52k) (@iceluleron)


Яз җиткәч җырчы Чәчкәнең кызы – Веснаның да хәлен белергә булдык әле. Кунакка килгән бабасын “япон ризыгы” белән сыйлаган чагында “тоттык”. “Кунакка авылдан әти килде. Роллыларга заказ бирдек. Бик ошатты. Мине бүтән бәлешләр белән каршы алмагыз, анысын авылда да ашыйм мин, дип указ бирде әти”, – дигән Чәчкә. Весна андый ризык яратамы, дисезме? Сер булып калсын әле.

ФОТО:


Җырчы гаилә Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановларның гыйнварда уллары Минтимер тууын ишеткәнсездер инде. Апрельдә Минтимергә – 3 ай, апасы Асылбикәгә 3 яшь тулды. Ә без  Асылбикәнең энесен ничек кабул итүе белән кызыксындык. “Кызыбыз үзен ничек тотар икән, дип борчылган идек. Бактың исә, ул үскән кыз икән бит инде. Иң ягымлы апай!” – дип яза әни кеше кызы белән төшкән фото астына.

ФОТО:

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

ТЕПЕРЬ Я МОГУ ПЛАКАТЬ КРОКОДИЛЬИМИ СЛЕЗАМИ …. ОТ СЧАСТЬЯ ❣️💫 . . Я больше всего переживала как будет себя вести наша Бикуш 🙏🏼 Наша маленькая принцесса 💫🎀 . Оказывается она такая взрослая🎀 . Очень эмоциональная 🎀 . Самая добрая уже СЕСТРА 🎀🙏🏼 . P/S Разница 2г9м🌸 А наше сердце толкло стало ещё больше На них обоих Наших ангелочков Асылбика❣️ Минтимер🐣

Публикация от Гульназ Халимова-Шарипжанова (@gulnazshrp)


Телевидение хезмәткәре Гөлүсә Исмәгыйлеваның инстаграмындагы әлеге фотосын да бүгенге сәхифәбезгә урнаштырыйк әле. Шат елмайган әни белән улының йөзләрендә яз елмаюы чагыла, ләбаса. Улы Данил белән циркка килгән алар. Кәеф күтәренкелеге дәвамлы булсын.

ФОТО:

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Пришли мы такие в #цирк #шоугииэрадзе #баронеты

Публикация от Гелюся Исмагилова (@gelusatnv)


Фәрит Салихов әзерләде

Казан күгендә – «Йолдызлык»! (ФОТО)

Кичә, 19 нчы апрель көнне Татарстан башкаласында яңа йолдызлар кабынды! Дөресрәге, йолдызчыклар! «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә җиңүчеләрне кечкенә йолдызчыкларга тиңләрлек шул. Яшь булуларына да карамастан, үзләрен сәхнәдә чын артистларча иркен тотулары, табигый сәләтләре белән алар тамашачылар күңелен җәлеп итәләр. 

Быел инде 22 нче тапкыр уза торган «Созвездие — Йолдызлык» үз максатына тугры кала: республикадагы иң талантлы балаларны ачыклый. Зоналарда сайлап алынган коолективлар, гадәттәгечә, Казанга Гала-концертка җыела. Беренчесе шуның кичә УНИКС концертлар залында узды. Бер атнага якын әзерлек белән шөгыльләнгән балалар арасында җиүңүчеләр ачыкланды. Ә инде тагын ун көннән соң, ягъни 29 нчы апрельдә «Пирамида»да икенче Гала-концерт узачак.

Әлегә узган тамашадан матур фотолар белән хозурланыйк.

Калган тагын бик күп фотолар «Ялкын» журналының Вконтакте төркемендәге фотоальбомнар бүлегендә. Бу төймәгә басып карагыз! 

Илназ Мөхәрләмов фотолары