Әби-бабай тәрбиясе
Гаиләдә әти-әни белән
Әби-бабай булса, ул бала,
Гомергә онытылмаслык, күркәм,
Иң кыйммәтле тәрбия ала.
Иртә белән әти белән әни
Эшкә китә, нарасый-бала,
Ходайның бирмеш көне буена
Әби-бабай янында кала.
Ир баланы инде бабай кеше
Төрле һөнәрләргә өйрәтә,
Ә кыз бала әбисе янында
Бәлеш серен сорап йөдәтә.
Ашар алдыннан кулларын юа,
“Бисмилла” әйтеп ашый башлый,
Туклангачтын, бала “Амин” белән
“Рәхмәт” әйтеп кузгала башлый.
Әби-бабай йогынтысында ул
Мәрхәмәтле, шәфкатьле була,
Аның тәрбияле булуыннан
Күңелләр шатлык белән тула…
Күркәм тәрбия алган баланың
Дөньялары бәхеткә тулыр,
Әби-бабай дөньядан китсәләр,
Ул аларга догачы булыр…
Нияз Бишбалта, Казан.
Харис Якупов сурәте