Балалар өчен табигать турында шигырьләр

Кырмыскалар илендә

Факил Әмәк

Җәйнең матур көнендә

Күзәт әле, иренмә —

Көне буе эш кайный

Кырмыскалар илендә.

 

Ничек төзи белгәннәр:

Өйләре катлы-катлы.

Озын, урау юллардан

Чабалар бер-бер артлы.

 

Яңгыр килсә — посалар,

Өйләре—җылы, җайлы.

Бергәләшеп яшәгәндә

Башта юк һич тә кайгы.

 

Нәни генә кырмыска,

Ямьнәр өсти тормышка.

Җәй эшләсә, ял итәр —

Ерак калмады кышка.

Фото: pixabay.com


Бака

Әнәс Кари

Камышлы күлдә,

Куак төбендә

Ята быгырдап

Зур башлы бака.

Батып һәм калкып,

Су дулкынлатып,

Тынмый кычкыра:

«Бака-ка-ка-ка!»

 

Аяз көннәрдә,

Кояш көлгәндә,

Куак төбеннән

Өскә чыга ул,

Авызын ачып,

Түмгәккә басып,

Камы ш аралай

Черки куа ул…

 

Черкиләр тотса

Һәм ялмап йотса,

Ярсып сикерә

Мактанчык бака.

 

Күл сазлыгында

Ул, бата-калка,

Тагын кычкыра:

«Бака-ка-ка-ка!»

Фото: pixabay.com


Песи, песи, пескәем…

Дамир Гарифуллин

Песи, песи, пескәем,

Нигә качкан төскәең?

Тычкан тотмадыңмыни,

Озак йокладыңмыни?

 

Сөт бирмәделәрмени,

Нык тиргәделәрмени?

 

Ә песи әйтә: — Мияу,

Мин һәрвакытта уяу,

Тычканнар миннән поса,

Күсенең коты оча.

 

Олылар шуңа күрә

Миңа тәмле сөт бирә.

 

Тик менә Айрат кына

Кылана харап кына:

Йә аягыма баса,

Йә ул койрыктан аса.

 

Шуңа качкан төскәем,

Шуңа яшьле күзкәем…

 

Тик Айратка әйтегез,

Ул зур дип тормыйм әле.

Тагын миңа тисә ул,

Борынын тырныйм әле.

Фото: pixabay.com


Ат яратучы малай

Равил Фәйзуллин

Поездга да утырган бар…

Ә мин атны яратам!

Атта рәхәт! Кая телим —

тезгенне генә тартам!

 

Поездлар баралар алар

бер салган эздән генә…

Аннан дөньяны күрәсең

фәкать тәрәзәдән генә.

 

Атта —

телим — кырга чыгам,

телим — тауларга менәм!

Иреклекне тою рәхәт,

куышып җилләр белән!

Фото: pixabay.com


shigriyat.ru сайтыннан тупланды