Шигъри табышмаклар — Мөҗәһит Әхмәтҗанов

***

Башта суга ташлыйсың,
Аннан көтә башлыйсың.
Өметләнеп аласың,
Өлгералмый каласың.
Тагын суга ташлыйсың;
Өр-яңадан башлыйсың.

(Кармак белән балык тоту)

***

Кызлар карап туя алмый,
Карыйлар да карыйлар.
Аңа карап елмаялар,
Йә чәчләрен тарыйлар.
Кайчак аңа малайлар да
Карап-карап алгалый.
Хәтта әби-бабайлар да
Яшертен күз салгалый.

(Көзге)

***

Күрсәтәм мин җилнең көчен
Һәм аның юнәлешен.
Башка вазыйфам юк минем.
Шул була бөтен эшем.

(Флюгер)

***

Без буйга да үттек, ди,
Аркылыга үттек, ди.
Тирләп-пешеп беттек, ди.
Шуңа да без … ди.

(Үтүк)

***

Почмакта бер суык кыш,
Исеме аның – …

(Суыткыч)

***

Бертуктамый йөзәбез,
Йә төшәбез кар булып.
Йә төшәбез яңгыр булып,
Ә исемебез …

(Болыт)

***

Тотам дисәң тоттырмый,
Ялык-йолык итә ул.
Болыт белән килә дә
Болыт белән китә ул.

(Яшен)

***

Баш астына саласың
Һәм йокыга таласың.

(Мендәр)

***

Утырган килеш йөри,
Тик торган килеш йөри.
Суга салып та йөри,
Соңга калып та йөри.
Очып барганда йөри,
Утын ярганда йөри,
Кайчак күз салмаса да,
Кешеләр тагып йөри.

(Сәгать)

***

Әтиләр аны һәрвакыт
Билгә буып йөртәләр.
Кайчак безгә акылны да
Шуның белән кертәләр.

(Каеш)

***

Эче тулы ком гына,
Агып тора тын гына.
Вакыт санап, эшендә
Ярдәм итә кешегә.

(Ком сәгате)

***

Җаным булмаса да, синең
Хезмәтчең булырмын, ди.
Үземнең акылым белән
Игелек кылырмын, ди.

(Компьютер)

***

Шомасын шома булсам да,
Ялкаулыкны яратмыйм.
Яныгызда булам икән,
Тәнегезне каралтмыйм.

(Сабын)

***

Кешеләрне бик ярата,
Ләкин никтер кадала.
Шәфкать туташы да түгел,
Үзе бездән кан ала.

(Талпан)

***

Агуын да, угын да
Үзе белән йөртә ул.
Ачуы килгәннәргә
Икесен дә кертә ул.

(Бал корты)

***

Язын җиргә күмәбез.
Аннан тагын күмәбез.
Агулыйбыз, алабыз
Һәм сакларга салабыз.

(Бәрәңге)

***

Кышкы салкында курыкмый,
Белми көнен – төнен дә.
Рәхәтләнеп йоклап ята
Ул үзенең өнендә.

(Аю)

***

Безли – безли,
Нидер эзли.
Тешләмичә,
Тәки түзми.

(Черки)

***

Тешләремнең исәбе юк,
Утын кисәм, он ясыйм.
Егет булсаң, кадерне бел,
Мине читкә куйма син.

(Пычкы)

***

Гомер буе
Сугар өчен,
Мине уйлап тапканнар.
Нигә «суккыч» диеп түгел,
Башка исем такканнар?

(Чүкеч)

***

Бар очым,
Бар түбәм.
Сугалар –
Мин түзәм.
Кайчакта
Кәпрәям:
Тутыгам,
Кәкрәям.

(Кадак)

***

Шак та шок,
Шак та шок
Тукмыйлар үземне.
Мин эшлим,
Мин тишәм,
Мин шундый түземле.

(Өтерге)

***

Тешлим дә
Суырам.
Йә тешләп
Өзәм мин.
Тик ятсам – тутыгам,
Ә эшкә түзәм мин.

(Келәшчә)

***

Хезмәтем бик кечкенә,
Кирәк бары көч кенә.
Менә шушы тактаны
Мине бор да тиш кенә.

(Борау)

***

Ансыз бармый төзелеш,
Ул – турылап торучы.
Озын койрыклы тычкан –
Биек йортлар коручы.

(Асма)

***

Этәләр дә тарталар,
Этәләр дә тарталар.
Мине тотып, тактаны
Нәкъ шулай шомарталар.

(Фуганка)

***

Киемнәре ыңгырчак һәм
Камыт, дуга, дилбегә.
Инде ничә гасыр буе
Кешеләргә бил бөгә.

(Ат)

***

Кып – кызыл аяклары,
Була көрән, аклары.
Искә төшә элгәре
Хат ташыган чаклары.

(Күгәрчен)

***

Балык кебек йөзә ул,
Океаннар гизә ул.
Баласына, кадерләп,
Тәмле сөт имезә ул.

(Кит)

***

Балык дисәң дә балык!..
Тора халык таң калып.
Тәмле прәннек, кәнфитне
Ашый кулыңнан алып.

(Дельфин)

***

Бөтен вазифам – сеңдерү,
Кешеләр сөендерү.
Мин – чисталык сагында,
Рәхмәт укыйм сабынга.

(Сөлге)

***

Үзем дә ап–ак,
Эзем дә ап–ак.
Белем бирәм, дип
Сызылам кат – кат.

(Акбур)

***

Урамда да, буранда да,
Дәрестә дә сайрый ул.
“Минем белән сөйләш әле”, —
Диеп кенә сорый ул.

(Кесә телефоны)

Мөҗәһит Әхмәтҗанов,
шагыйрь, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе, халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Мөслим районының мактаулы гражданины