
Илназ Мөхәрләмов фотосы
- Чи-чи итәр,
Читлегенә кереп китәр;
Алтын башлы, йомры кашлы,
Моны белгән йөз яшьле.
- Чик-чик итә – читкә сикерә.
“Тоттым” дигәндә тора да китә.
- Зелф-зелф итәр, зелфәргә кунар,
Әлиф-лям сырлы, алтын кырлы.
- Иң иртә ул күренә,
Менеп китә үренә,
Сокланамын эшенә —
Нур сибә бар кешегә.
- Язын дөньяга килә,
Көзен саргаеп үлә.
- Нечкә яшел сабакта
Юл буенда шар үскән.
Кай арада җил искән,
Ак шар очкан да киткән.
- Ялгыш кына тисәгез дә,
Елатабыз, чагабыз.
Безгә үпкәли күрмәгез,
Шул – саклану чарабыз.
- Кигән киеменең бизәге
Бөтен дөньяны ямьгә бизәде.
- Тау куенында анасы,
Чыгып кача баласы.
- Язын ямь бирә,
Җәй салкын бирә,
Көзен тәм бирә,
Кышын тун бирә.
Җаваплар:
- Бал корты.
- Чикерткә.
- Күбәләк.
- Кояш.
- Яфрак.
- Тузганак.
- Кычыткан.
- Җәй.
- Чишмә.
- Урман.