«САБАНТУЙ»ның соңгы саны дөнья күрде!

Дусларыбыз! Менә «САБАНТУЙ»ның соңгы саны дөнья күрде! 👇
Ләкин ул бу ел өчен генә соңгысы бит. ✨✨✨

Якынлашып килүче 2018 елда яраткан журналыгыз тагын да матуррак, тагын да калынрак булып киләчәк! Димәк, башваткычлар, мавыктыргыч язмалар, конкурслар, уеннар тагын да күбрәк булачак! 

Бу елның соңгы санында — Гузәл #Уразова гаиләсенең Яңа ел традицияләре турында язма чыкты. Һәм тышлыкта да бу матур күркәм гаилә! Я, дуслар, ничек, ошыймы яңа сан?

Ә бит киләсе саннар да шундый ук матур булачак. Кем әле өлгермәде, ашыгыгыз. Бик аз вакыт калып бара «Сабантуй»лы булырга. Почта бүлекчәләренә барып өлгермәсәгез, менә бу ссылка аша https://podpiska.pochta.ru/press/П2336 кереп, язылып чыгыгыз!

Дуслар, сезнең белән киләсе елда очрашырбыз!

#сабантуйжурналы #сабантуй


«Сабантуй»га язылыгыз һәм АКВАПАРККА БИЛЕТЛАР отыгыз! Моның өчен:

👀 Менә бу анкетаны тутырыгыз 👇

👀 «Сабантуй» журналына язылыгыз: почта бүлекчәләрендә яки https://podpiska.pochta.ru/press/П2336 сайты аша 👇

👀 2018 елның 15 гыйнварына кадәр квитанция күчермәсе һәм анкетаны безгә юллагыз! Адресыбыз: 420066, Казан, Декабристлар урамы, 2нче йорт. «Сабантуй» редакциясе.

🎁🎁🎁»Сабантуй»ның нәни дусларына бүләкләр күп булачак!
Сездән хатлар көтеп калабыз! Ашыгыгыз, дуслар!