«Сабантуй» журналының яңа санында ниләр бар?

Дусларыбыз, «Сабантуй» журналының яңа саны дөнья күрде.

Бу санда ни генә юк — татар телен иң яхшы белүче Саба кызы Ризәлә Йосыпова белән әңгәмә, «Бер көн — бер мизгел» сәхифәсендә Рөстәм Гайзуллинның уллары Рамазан белән Нурсолтан, Рамазан аеның мәгънәсен аңлату өчен ата-аналарга эш планы һәм башкалар.

Сөенчебез дә бар!!! «Сабантуй» битләренә «Моң дәрьясы» дигән сәхифә яңадан әйләнеп кайтты. Хөрмәтле музыка укытучылары —  җыр сәнгате белән бәйле сорауларыгыз, балалар өчен язылган җырларыгыз (ноталары белән) булса, журналыбызның sabantui@bk.ru адресына юллагыз.

Яраткан журналыбыз «Сабантуй»га язылмаган булсагыз — ашыгыгыз! Сайтыбыздагы сылтама буенча интернеттан гына да язылырга була!

Шулай ук яраткан журналыбызны сатуда таба аласыз яки редакциядән сатып алырга була.