«Сабантуй» журналының яңа саны дөнья күрде, дуслар!
Бу санда сезне, гадәттәгечә, тәмле рецепт, сканворд, инстабәйге көтә. Күптән түгел Казанда узган бик күркәм бәйрәм — «Түгәрәк уен» турында да укырга була. Шулай ук яраткан журналыбыз Раяз Фасыхов гаиләсендә кунакта булып кайтты. 1 сентябрьгә алар ничек әзерләнәләр — шуны белеп кайттык. Тагын күп кызыклы язмалар сине «Сабантуй»ның 16нчы санында көтә.