Әлифба, әлифба! Беренче китабым — Укучыларыбыз иҗаты

ӘЛИФБАМ

Әлифба, әлифба,
Беренче китабым.
Хәзер дә карыймын
Гел сиңа сокланып.

Өйрәттең син безне
Укырга, язырга.
Төсләрне аерып,
Рәсемнәр ясарга.

Яратып укыдык,
Әлифба, без сине.
Зур белем иленә
Озаттың син безне.

Өйрәттең һәрвакыт
Тәртипле булырга.
Әйтерсең, бүген дә
Әлифбам кулымда.

Айнур Гарифуллин, Саба районы, Эзмә авылы