Балалар белән бергәләшеп кулдан эшләнмәләр ясауны дәвам итәбез: бүгенге композиция «Ел фасыллары» дип атала.
Картонны рәсемдәгечә кисеп, агач кәүсәсе итеп беркетегез. Нигезендә ныклап утыруын тикшерергә онытмагыз: композиция киләчәктә әйләнеп йөрергә дә тиеш булачак.
4 яклы агач килеп чыккач, аның һәр ягын ел фасылына хас булырдай итеп буяп чыгу кирәк. Мисалга, кыш көнен акка, көзне — сарыга, җәйне яшел төскә буягыз. Фантазиягездән чыгып төрле бизәкләр урнаштырыгыз.
Балага әлег уенчык күзәтү өчен дә кызыклы, ә ел фасылларын өйрәнү өчен — файдалы. Шушы композиция белән бергә ул вакыт алмашынганын көтеп торыр!