Яшь батырлар Сабантуйларга әзерләнә (ФОТО)

26-27 апрель көннәрендә Актанышта Татарстаннның беренче Президенты кубогына үсмерләр арасында көрәш ярышлары узды. Командалар Актанышка югары әзерлек белән килә. Сезонның соңгы ярышы бит ул, ахыр чиктә, Сабантуйларга да әзерлек этабы булып тора.

Ярышның иң матур мизгелләрен тәкъдим итәбез:

 

Илназ Мөхәрләмов фотолары

 

Ярышның җиңүчеләре

 

Сабантуйга күп калмады — көннәре билгеле

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Сабан туен уздыру көннәре турында указга кул куйды.

Быел татар халкының милли бәйрәме республиканың район үзәкләрендә (шул исәптән республика шәһәрләрендә) 1-2 июльдә; Чаллы шәһәрендә – 8 июльдә; Татарстан башкаласы Казанда 15 июльдә узачак.

 

«Сабантуй»ның яңа санында ниләр бар?

Яраткан журналыбызның яңа саны дөнья күрде.

Бу санның төп яңалыгы — журналыбызда яңа редактор!

Март ае санында без:

  • «Сабантуй» журналы призына узган көрәш буенча Татарстан беренчелеге турында репортаж тәкъдим итәбез
  • Зирәкләр һәм тапкырлар клубы эшен дәвам итәбез
  • Гади һәм файдалы коктейльләр ясарга өйрәтәбез

һәм тагын күп кенә кызыклы сәхифәләр таба аласыз.

Безнең «Сабантуй»ны табыгыз, язылыгыз, сатып алыгыз — УКЫГЫЗ!

“Сабантуй” — шәп журнал! Балалар белми әйтмәс…

Без быел сыйныфыбыз белән татарча балалар журналларына язылдык. Күбебез “Сабантуй” журналына язылган булып чыкты. Аны зарыгып көтеп алдык. Һәм бер дә юкка түгел! Ул шундый кызык, эчтәлекле, матур! Укытучыбыз Рәмилә Фаис кызы Зарипова белән “Сабантуй”ның һәр санына күзәтү ясыйбыз, үзара фикер алышабыз, ошаган язмаларны бер-беребезгә сөйлибез, кызыксынып, андагы биремнәрне үтибез, уеннарын да рәхәтләнеп уйныйбыз. Журнал безгә төрле чаралар оештырганда, әдәби уку, әйләнә-тирә дөньяны танып белү, юл хәрәкәте иминлеге һәм башка дәресләрдә дә ярдәм итә. Ә шулай да сыйныфташларыма журналның кайсы рубрикалары якын соң? Алар “Сабантуй”да тагын нәрсәләр күрергә тели икән? Мин шул турыда белешеп,  сезнең белән дә уртаклашырга булдым!

Регина Әхмәтсафина:

 – “Сабантуй” журналының төсле, күп рәсемле булуы ошый. Бигрәк тә комиксларын яратам. Журналны  чыгаручыларга зур рәхмәт! Мин аңа киләчәктә дә язылачакмын.

Рината Вилданова:

 – “Сабантуй”да язучылар, төрле вакыйгалар турындагы язмаларны аеруча яратып укыйм. Рәсемнәре күз явын алырлык! Журналдан төрле халык әкиятләрен укып белү кызык булыр иде.

Айназ Шәфигуллина:

 – “Сабантуй”да безнең кебек балаларның шигырьләре, язмалары, рәсемнәре күп булуы яхшы. Киләчәктә, бәлки безне төрле рецептлар, кул эшләренә өйрәткән сәхифәләр дә сөендерер.

Сыйныфташларым, бер-берсен уздыра-уздыра, журналның бигрәк нык ошавы, кызыклы булуы турында әйтергә ашыкты. Һич арттырусыз, һәммәбезнең активлыгын, сәләтен искә алганда, журнал битләрендә әле үзебезне дә танытырбыз дип уйлыйм. Шулай булгач, дуслар, “Сабантуй”да очрашканга кадәр!  

Илүзә ГОБӘЙДУЛЛИНА

Әлмәт шәһәре, Риза Фәхретдин исемендәге гимназия укучысы