4 июльдә Кукмара районында Татарстанның мәгариф һәм фән хезмәткәрләре республикакүләм август киңәшмәсе кысаларында секция утырышы уза. Ул балаларга өстәмә белем бирү системасының йөз еллык юбилеена багышлана. “Татарстан Республикасында өстәмә белем: үсеш векторы” дип исемләнгән утырыш кысаларында Кукмара районының әлеге өлкәдәге эш тәҗрибәсе белән танышачаклар.
Кукмара районында 61 балалар бакчасы эшли, шуның унысы район үзәгендә урнашкан. Аларның һәрберсендә балаларда кече яшьтән һөнәргә мәхәббәт тәрбияләүне максат итеп куялар. Шуларның берсе – “Йолдызлык” балалар бакчасы.
Роберт Мансуров, район мәгариф идарәсе башлыгы:
– Районның балалар бакчаларында сабыйларны иртә яшьтә һөнәргә тарту буенча актив эш алып барыла. Белем бирү оешмалары һәм предприятиеләрнең тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә балаларда – үсеп килүче буында эш бирүчеләр тарафыннан ихтыяҗ зур булган эшче һәм инженер һөнәрләренә карата уңай имидж туа. Бүген белем бирү оешмаларының максаты – баланы физик, эмоциональ, рухи-әхлакый һәм акыл ягыннан үстерү генә түгел, ә балаларны материаль дөньяда яшәргә, материаль кыйммәтләр белән төгәл эш итәргә, булган кадәрне арттыру өстендә эшләргә өйрәтү дә.
2015 елда ачылган Кукмараның “Йолдызлык” балалар бакчасында 300 бала тәрбияләнә. Һөнәргә мәхәббәт уяту эшчәнлекләре үрнәк итеп куярлык.
Зөһрә Зиннәтуллина “Йолдызлык” балалар бакчасы мөдире:
– Районда һөнәрчелек нык алга киткән. Кукмара яшьләре WorldSkills, JuniorSkills бәйгеләрендә сынатмый. Балалар да һөнәргә өйрәнеп үссен дип, “БалаСкилс” проекты булдырдык. Ике еллап эшләүче әлеге проект үзенә 7 үзәкне берләштерә. Шул рәвешле бакчадагы һәр бала (кече яшьтәгеләре уен формасында) һөнәргә өйрәнеп үсә. Алар тегә, төймә тага, агачтан төрле әйберләр ясарга өйрәнә, флористика, декор белән бизәү эшенә өйрәнә, тәм-том пешерә, хәтта балчыктан чүлмәк әвәли һәм итеп басу эшенә дә өйрәнә. Максатыбыз – балаларны һөнәргә өйрәтү, аларны туган төбәкләренә кирәкле һөнәр ияләре итеп тәрбияләү һәм гореф-гадәтләрне саклау.
…“БалаСкилс” проекты Кукмараның танылган оешмалары – итек фабрикасы, металл савыт-саба җитештерү берләшмәсе һәм тегү фабрикасы белән берлектә тормышка ашырыла. Балалар өчен аларга экскурсияләр оештырыла. “Гаилә белән бакчаның бердәмлеге көчле. Әти-әниләр – зур ярдәмчеләр”, – ди мөдир. Сер итеп кенә әйтәбез: Кукмарада балалар бакчасына иң зур чират нәкъ менә “Йолдызлык”ка икән.
Фәрит Салихов
Ринат Нәҗметдинов фотолары